Логотип Идель
Иҗат

БЕР ТЕЛЕМ ИПИ

Күптән түгел редакциябезгә Сембер (Ульяновск) шәһәреннән хат килеп төште. Конверт эчендә кулдан пөхтә итеп җыелган китап! Китапның авторы – Иркәм Дәүли (Хәйретдинов). Әлеге китапта Иркәм абый үзенең сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләре белән бүлешә. Аның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыйк, уйланыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик.

1945  елның май  аенда: «Сугыш бетте! Без җиңдек!» дип шатландык. Әмма ул җиңү бик кыйммәткә төште. «Утыз миллионга якын кеше сугыш кырында ятып калды» дип язсалар да, авылларда, шәһәрләрдә, барган җирдән  ачтан егылып үлүчеләрнең санын кем санаган?

Ашарга ипи, кияргә кием, урман эчендә яшәсәк тә, ягарга утын юк иде. Таңнан караңгыга кадәр, ач килеш, колхоз эшендә булган әниләрне өйдә күрми дә идек. Ирләре сугышта һәлак булган әниләрнең дүртәр-бишәр, ә кайберләренең сигезәр баласы ач, ялангач...

Ягулык – терлек асты тизәгеннән ясалган кирпечләр. Аны киптереп,   мичкә ягып, кыш чыга идек. Терлек асрый алмаганнарның ул ягулыгы да юк. Ачлыктан, салкыннан туңып үлгән гаиләләрнең исәбе булмады. Үлекләрне кыш көннәрендә җирләмәделәр, кар астында чыктылар.

Июль урталары булгандырмы, мин – алты яшьлек бала – шушы тизәк кирпечләрен киптерер өчен, араларын буш калдырып, кечкенә-кечкенә өемнәргә өям. Әнием, иртә белән эшкә киткәндә, миңа уч төбем кадәр ипи телеме калдырды. Крахмал оны, кырылган бәрәңге, кара төстәге «иген» оныннан пешерелгән ипи үзе дә кара. Әлеге ипине урталай сындырып, бер яртысын сөт белән ашармын дип, кирпечләр арасына буш урынга куйдым. Бер өлешен ашый-ашый, өемнәрне өеп бетердем дә, икенче яртысын алырга сузылсам, ипием куйган урынында юк. Шул кош та туенмаслык кисәкне елый-елый эзләгәнем исемә төшсә, күзләремнән бүген дә яшь бәреп чыга. Әни калдырган бер стакан сөтне эчеп, елый-елый көнем узды. Әни эштән кайткач, булган хәлне аңа сөйләдем. Ул мине кочагына алып, икәү бергә утырып еладык. Тынычлангач, әнием: «Ярар, улым, еламыйк, елап кем баеган?» – дип, үзе ашарга тиеш ипи кисәген миңа бирде. Көтүдән кайткан сыерны савып, бер стакан җылы сөт белән ашаганымның тәме, ышанасызмы, әле дә булса тел очымда тора. 12-15 яшьлек абый-апаларым эштән кайткач: «Синең күзең кайда иде соң», – дип, мине тиргәделәр. Сөтле, йомыркалы бәрәңге шулпасы ашап, йокларга яттык. Икенче көн яңгырлы булу сәбәпле, малайлар янына уйнарга бармыйча, тавык-казларны, бозауны карап көнем узды. Ике көннән соң, кояш үзенең елмайган күзләре белән карап, дөньяны нурга манды, каз бәбкәләре белән сөйләшә-сөйләшә, бозау саклап, аны эчертеп, көн дә үтте. Кич белән бөтен булган терлекне йортка җыйганда, шук бозау, тизәк кирпечләре янына барып, маңгае белән сөзеп, берничә өемне ишеп төшерде. Аны куарга дип барсам, бер өемнең куышында кара ипи кисәгем! Кояшта кибеп, агара төшкән һәм кирпечләрдән төсе белән аерылып тора. Бу телем ипине табуыма бик шатланып, бозауның борынын барып үптем, колакларын кытыкладым, каз бәбкәләре янына барып мактандым. Сохари булып, катып киткән ипи кисәген җылы сөт белән ашап куйдым. Абый эштән кайтуга аңа мактандым, ә ул миңа ачуланып: «Ник миңа калдырмадың», – дип, колагымны борды. Яшь бәрәңге яфраклары, йомырка һәм иске бәрәңге тураган ашның тәме, тизәк арасында кипкән сохарига җитми иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X