Логотип Идель
Иҗат

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ - КАЙДА, НИЧЕК?

Хәтерлим, 1 сентябрь көнне уза торган тантаналы линейкада алгы сафларда башлангыч сыйныфлар басып тора иде. Йөзләре шат, кулларында чәчәк бәйләмнәре – Белем бәйрәменә килгәннәр бит, уку дәрьясына чумып йөзәргә! Урта һәм югары сыйныф укучыларының инде йөзләре миләш ашаган сыман сытылган, кемдер хәтта йокымсырап иснәнеп тора. Аларның башында бер генә уй: «Эх, каникулларны тагын беразга гына озынайтырга иде…» Таныш күренешме, дуслар?

Гомумән, уку елын ни өчен нәкъ менә 1 сентябрьдән билгеләгәннәр икән ул? Югыйсәң, табигатьнең иң күркәм мизгелләре алтын көздә, бакча-кыр эшләрен йомгаклау чоры да сентябрьгә туры килә бит. Тарихка күз салсак, Петр I указы нигезендә, 1700 елдан яңа ел 1 гыйнвардан исәпләнә башлый. Тик уку процессына хилафлык килмәсен өчен, уку елының башлану вакыты үзгәртелми. Аңа кадәр яңа ел да, уку елы да 1 сентябрьдән башланган булган. Шулай да Россиядә барыбер уку елы башын билгели торган тәгаен дата билгеләнмәгән: авылларда мәктәпләр кыр эшләре тәмамлангач кына ишекләрен ачса, шәһәрдәге гимназистлар инде август уртасыннан ук белем ала башлаганннар. 1935 елда гына 1 сентябрьне уку елының беренче көне итеп билгеләгән карар чыга. Ә 1984 елдан бу дата Белем көне буларак бәйрәм ителә башлый.

Дөнья күләмендә караганда, күп илләрдә уку елы шулай ук август-сентябрь айларында башлана. Ләкин кайбер илләрнең канун-кагыйдәләре без күнеккәннән шактый аерыла.

Япония. Уку елы монда 1 апрельдә башлана. Нәкъ менә сакура агачы чәчәк атканнан соң. Япониядә ул яңа тормыш, матурлык, яшьлек символы буларак кабул ителә. Балалар 6 яшьтән укырга керәләр һәм 31 мартка кадәр өч триместр укыйлар. Каникуллар исә кыш, яз һәм җәй айларында була.

Һиндстан. Уку елы шулай ук апрель аенда башлана. Мәктәпләрдә бары тик ир-атлар гына укыта (!), һәм математикага өстенлек бирелә. Иң эссе айларда – май һәм июньдә канкуллар игълан ителә.

Көньяк Кореядә уку елы 2 мартта башлана. Иң озын каникуллар июль-август айларына туры килә.

Малайзия һәм Сингапурда мәктәп ишекләре 3 гыйнварда ачыла икән.

Таиландта исә уку елы май уртасында башлана.

Бразилиядә февраль ае уку елы башы итеп кабул ителгән.

Кыскасы, һәркемнең үз кагыйдәсе, үз тәртипләре. Ә сиңа, дустым, дәрт-дәрманны югалтмыйча, җиңел сулышта, яңа белемнәр туплап уку елын уңышлы башкарып чыгуыңны телим! «Ялкын» сиңа ярдәмгә һәрвакыт әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев