Логотип Идель
Иҗат

“БЕЛӘ ИДЕМ МИН АНЫ!”

- Йох-хоооо! Йээээээсс!

Әле генә планшеты эчендә “йотылып” утырган Кәтүкнең кыргый шатлык авазы тәнәфес ыгы-зыгысына чумган сыйныф бүлмәсенә таралды. Кайсы нәрсә белән мәшгуль сыйныфташлары әле башларын аның ягына борырга да өлгермәделәр, Кәтүк инде, түбәсен түшәмгә тияр дәрәҗәгә җиткергән сөенечтән канатланып, парталар өстеннән “класс” күрсәтеп йөгереп тә китте. Мизгел эчендә сыйныфның бер башыннан икенче башына шулай җилдереп ул гына “оча” ала. Юлда очраган китап-дәфтәрләр җилфердәп идәнгә төшеп калды, кайсыдыр өлгере шапылдатып аңа пенал белән тондырды, кызлар чиелдашып кырыйга тайпылды- биш парта өстеннән сикерә-оча узган Кәтүк тантана итте! Кем шулай булдыра тагын!

Аның әтәчләнеп тырпайган чәчләре, дулкынланудан тимгел-тимгел булып чыккан йөзе хәбәрнең шырдый-бырдый гына түгеллеген күрсәтә иде.

Колагын учлары белән томалап, тырышып-тырмашып алдагы дәрескә теорема ятлап утырган Амур башын калкытты:

- Нәрсә булды инде тагын?

Сыйныфта Ренальнең бердәнбер якын дусты ул. Метр ярымлы тиктормас малайга аңардан башка исеме белән дәшкән кеше юк та бугай.

- Менә әйтеп карасыннар хәзер мине надан дип! Менә, карагыз!

Кәтүк кулындагы планшетын беренче партада утыручы Алинәнең борынына ук төртте. Төртмәскә! Иң кыланчыгы шул бит инде. Отличник, имеш!

- Карагыз, кара! Болар, между прочим, студентлар! Сезнең шикелле борын аслары да кипмәгән малакасуслар түгел. Белеп сөйлиләр.

Кәтүкнең юк-бар кыланмышларына өйрәнеп бетсәләр дә, әллә “студентлар” дигән сүз тәэсир итте, әллә “бу юлы нәрсә икән тагын” дигән кызыксыну уянды, малайны сыйныфташлары сырып алды.

Планшетта видео бара иде.

- Озакламый кышкы вакытка күчәбез, дуслар, беләсездер? Тәүлектә ничә сәгать була инде аннары? – Журналист микрофонын тотып студентлар төркеменә якынлашты.

- Карале, - кызларның берсе икенчесенә эндәште.- Артка күчәме, алгамы әле ул сәгать?

- Артка бугай.

- Артка булгач, 23 инде.

- Юк, алга түгелме соң? 25 була бит.

- Артка, артка. 23 була...

Алинә, матур зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп, малайга бер генә карады да, пырхылдап читкә китте. Үзе шикелле үк китап корты булган Ясминә янына барып, ни хакындадыр пышылдаша, көлешә башладылар.

- Нәрсә, дөрес сүзгә җавап юкмы? То-то!

Кәтүк белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнлеген күптән белгән башка сыйныфташлары да берәм-берәм таралышып бетте. Алардан “вәт ахмаклар”, “шаярудыр бу”, “юри әйтәләрдер” кебек сүзләр генә калды.

Кәтүк мондый илтифатсызлыкка башта үпкәләргә уйлаган иде, аннары кире уйлады. “Дөрес сүзгә җавап юк шул!”

Аның каравы, тугры дусты Амур видеоны икенче тапкыр әйләндереп карагач:

- Вот, малай, ә! - дип куйды. – Ул математиканың бигүк юньле нәрсә түгел икәнлеген баштук аңлаган идем мин. Бөтен кеше “кирәк, кирәк, иң төгәл фән” дигәнгә генә дәшми йөрүем.

- Соң шулай булмыйча! - Кәтүк, үзе кебек үк, математиканы “кеше җәзалар өчен укытылучы дәрес” дип санаучы дустының һәр сүзен җөпләргә әзер иде. - Алай бик төгәл фән булса, сәгать телләрен бер алга, бер артка күчереп йөртмәсләр иде.Димәк, ыштуто не то монда! Кем ничек тели, шулай боргалый.

Шулай диде дә, күзе стенадагы сәгатькә төште Ренальнең.

Берничә секундка аның йөгерек күзләре сәгатькә карап катып калды. Тубал башына ниндидер уйлар тынгылык бирмәве күзләрен челт-челт йомып алуыннан ук күренә иде.

- Слушай... - малай аптыраулы күзләрен Амурга төбәде. – Кышкы вакытка күчкәч, тәүлегенә 23 сәгать кала, ди, допустим, ә ул артык вакытны сәгатьтән ничек алалар соң? Сәгать кискәннәре юк бит. - Малайны әнисе сәгатьне “кисәкләргә бүленгән зур бәлеш дип күз алдына китер” дип өйрәткән иде.

- Ә 25 булса?! – Дустын ярты сүздән аңлаучы Амурның күз алдына егерме дүрт бүлентекле велосипед тәгәрмәче килеп басты. Аңа сәгатьне шулай өйрәткәннәр иде.

Тәгәрмәчкә тагын бер бүлентекне өстәүне аның башындагы ми сырлары һич кенә дә кабул итәргә теләмәде.

Лилия Фәттахова

ВИДЕО:


[embed]https://youtu.be/Oxo_hXxdPkg[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев