Логотип Идель
Иҗат

БДИНЫ - 100 БАЛЛГА! ВУНДЕРКИНДЛАР КЕМНӘР АЛАР?

Кем генә БДИдан 100 балл алырга хыялланмый икән! Бу теләк белән һәрбер чыгарылыш укучысы яши. Ә быел Татарстанның 4 укучысы хәтта берничә предметтан 100әр балл җыя алган!

Казанның 177нче лицее укучысы Алмаз Дәүләтшин – химия һәм биологиядән, ә Мамадыш шәһәренең 2нче лицее укучысы Алинә Нурмиева рус теле һәм биологиядән 100әр балл җыйган. Ә тагын икәү аларны да уздыра: вундеркинд кызлар рус теле, химия һәм биология БДИларының һәрберсен 100әр баллга яза. «Ялкын» әлеге кызлар белән сөйләшеп, 100 балл җыю серләрен белеште.

“Шатлыгымнан сикермәдем”


Бөгелмә шәһәренең 16нчы урта мәктәбе укучысы Анастасия Золотухина өчен БДИ нәтиҗәләре бары тик шатланырлык булган. Аларны күргәч, шатлыгыннан сикермәгән-сикерүен, әмма сөенеченең иге-чиге булмаган.

– Шушы өч предметның һәрберсеннән 100әр балл алырмын, дип уйламадым да. Ләкин шулай да балларым 90нан артыр, дигән өметем бар иде, – ди Настя.

Ике ел дәвамында БДИга мәктәптә дә, өйдә дә әзерләнү юкка китмәгән. Настяның репетиторларга бер дә мөрәҗәгать иткәне булмаган. Мәктәптә ул күбесенчә теорияне өйрәнә, тестлар чишә. Өйдә дә бу эшләрне кабатлый. Тырышып-тырмашып башкарган хезмәт ачы булса да, җимеше татлы була аның. Настя 9 ел дәвамында өйрәнгән бөтен теорияне практика белән ныгыта. Тестлар чишә, биремнәрне үти.

Биологиядән аның өчен ботаника биремнәре авыр булган, генетика мәсьәләләре – киресенчә. Химиядән барлык биремнәрне бертигез, дип саный ул. Ә рус теленнән текст буенча биремнәрнең катлаулы булуына инана.

«Әнине тыңламадым»


Иң беренчеләрдән булып, Настя рус теленнән нәтиҗәләрне белә, аннары – биология, иң соңыннан – химияне. Үзенең химиядән 100 балл алуын белгәч, шаккаткан ул. Чөнки бу фәннән БДИ аеруча авыр булган. Бөгелмә кызы һәрбер фәнгә бертигез дәрәҗәдә вакыт бүлеп куйган. Көн саен һәр предметтан мәсьәләләр чишкән, биремнәр башкарган.

– БДИга әзерләнгәндә, буш вакытым бик аз кала иде. Ләкин атнасына берничә тапкыр мин ял итәргә өлгердем. Мондый режимга әнием дә борчылды. «Арыгансыңдыр, ял ит», дип әйтәләр иде. Ләкин мин, гадәттә, аны тыңламый идем. Әмма югары балларны күргәч, әти-әнием бик шатланды.

Укытучылары да Настя белән бик горурлана. Шулай булмый ни: хәзер бит ул үзе теләгән теләсә нинди вузга укырга керә ала. Чыгарылыш сыйныф укучысы югары уку йортын сайлап та куйган. Аттестатының төп нөсхәсен дә тапшырган. Настя 1 сентябрьдән Самара дәүләт медицина университеты студенты булачак. Нәкъ менә шушы вузны сайлавының сәбәбе – туганнарының бу шәһәрдә яшәве. Җитмәсә, вузның рейтингы да яхшы икән.

Самара дәүләт медицина университетының кабул итү комиссиясендә дә кызның балларына шаккаталар. 27 июльдә төгәл нәтиҗәләр билегле булачак. Ә киләсе елда БДИ тапшыручыларга Настяның киңәше - Ленин бабай әйтмешли, укырга, укырга һәм укырга. Сер түгел, БДИ тапшырганда, һәркем борчыла. «Дөресен генә әйткәндә, имтихан тапшырганда, дулкынланудан ничек котылырга кирәклеген белмим. Чөнки үзем дә бик нык дулкынландым», – ди Настя.

Репетицияләр 100 балл алуга комачауламый


Казан кызы Илсинә Гыйльметдинова 139нчы гимназияне тәмамлаган. Ул да, Настя кебек, химия, биология, рус теле БДИларының һәрберсеннән 100 балл җыюга ирешкән.

– Әлбәттә, бу көтелмәгән хәл иде. Мине бәхет басты. Чөнки имтихан биремнәренең катлаулы булуын күргәч, 60 балл гына җыярмын, дип уйладым. БДИга әзерләнгәндә, репетитор белән шөгыльләндем. Медицина сыйныфында укыгач, химия һәм биологиядән өстәмә дәресләр була иде. Укытучыларыбыз да көчле, алар да яхшылап әзерләде, – дип искә ала ул вакытларны Илсинә.

Бер көнгә ул берничә фәннән 3әр вариант тест чишә торган була. Чыгарылыш сыйныфы укучысы БДИга әзерләнсә дә, буш вакыт табып, чыгарылыш кичәсенә репетицияләргә йөрергә дә вакыт таба.

Имтиханны язуын язса да, нәтиҗәләрен карарга шүрли кыз. Шуңа башта балларны Илсинәнең әнисе карый. Аннары кыз үзе күз сала. Ышанмаслык җирдән ышанырга туры килә аларга!

– Рус теленнән 100 балл алуым мине аеруча шаккаттырды. Үзем «технарь» булгач, миңа бу фәннән имтиханны тапшыру катлаулы иде. Шуңа әзерләнгәндә, аеруча басым ясадым, – ди кыз.

Киләсе 4 елда кайда белем алачагын төгәл генә әйтә алмый Илсинә. Мәскәүнең Сеченов исемендәге Беренче медицина дәүләт университеты, Казан дәүләт медицина университеты – хәзергә ул шушы ике вуз арарсында сайлана. Ләкин, мөгаен, беренчесендә тукталырмын, ди. Аттестатының оригиналын да шунда тапшырып кайткан.

– Мин фән белән шөгыльләнергә телим. Мәскәүнең Сеченов исемендәге Беренче медицина дәүләт университетында «врач-тикшеренүче» дигән яңа программа ачыла. Фән белән шөгыльләннәргә грантлар бирәләр. Мин химияне бик яратам, шуңа медицина сыйныфында укыдым. Без хастаханәдә практика да уздык. ЭКГ эшләргә, пациентны билгеле бер җиргә алып барырга өйрәттеләр. Шәфкать туташларының укол ясаганнарын карадым, табиблар белән обходка йөрдек, – дип аңлатты.

Илсинә БДИ тапшырганда, бик дулкынланган. Шуңа 11 сыйныфларга бары тырышып укырга кирәк, дип саный. Өй эшләрен ясап, дәресләрдә тыңлап, аңлап утырырга, 11 ел буе яхшылап укырга – 100 балл җыю әчен әллә ни күп кирәкми икән ләбаса!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев