Логотип Идель
Иҗат

БАТЫРЛАР ТУДЫРГАН АНА

Сугыш... Нинди дәһшәтле, фаҗигале, авыр сүз. Бәхетебезгә, безнең буын бу сугыш турында ишетеп кенә, кинолардан күреп кенә белә.

Рәхимсез сугыш илебез халкына чиксез зур кайгы-хәсрәт китергән.  Һәрбер йорттан диярлек аналар улларын,  абыйларын,  хатыннар ирләрен сугышка озаткан. Ата-аналарының кадерләп үстергән, әле дөньяны күрергә дә өлгермәгән япь-яшь ир-егетләр кулларына корал алып, туган илебезне дошманнан сакларга фронтка киткән. Һәм күбесе яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Ничәмә-ничә миллион сабыйны ятим, хатыннарны тол калдырган бу сугыш!..  Әйе, бик күп гаиләгә газизләрен югалтып, ачы күз яшьләре түгәргә туры килгән, шул исәптән,  минем әбиемә дә...

Безнең район үзәге саналган Урыссу бистәсендә мемориаль комплекс бар. Шушы комплекста сугышта үзенең җиде улын һәм бердәнбер киявен югалткан минем бабамның әбисе  Җинан әбинең һәм аның батыр улларының якты истәлегенә багышланган барельеф хөрмәтле урын алып тора. Без анда барыбыз да: әбиемнең балалары, оныклары, оныкчыклары ел саен Җиңү көнендә бергә җыелып, туганнарыбыз истәлегенә чәчәкләр салабыз... Шушы матур гадәт безнең гаиләдә буыннан-буынга күчеп бара. Мин шундый батыр уллар үстергән Җинан әби оныкчыгы булуым белән чиксез горурланам.

Җинан әбинең уллары һәм кияве фронтка сугышның башында китеп, барысы да 1942-1943 нче елларда һәлак булганнар. Улы Мансур – минем әниемнең бабасы була. Ул фин сугышыннан яраланып кайткан булса  да,  Бөек Ватан сугышына үз теләге белән киткән. Алар яуның иң куркыныч урыннарына кергәннәр, аяусыз көрәшләрдә актык каннарына кадәр сугышып, батырларча һәлак булганнар.

Җинан әбинең улларының дүртесе генә гаилә корырга өлгергән була. Минем бабамнар өч малай калалар. Әтиләре сугышка киткәндә, бабама – 8 яшь, ә кечкенәсенә бер ай да булмый. Шулай итеп, әниемнең әбисе – Зәйнәп әби өч малай белән утырып кала. Әниемнең сөйләве буенча, Зәйнәп әби төрле авыр эшләр башкарган. Иртә таңнан кичкә кадәр урак урумы, көлтә бәйләүме, үгез җигеп җир эшкәртүме, тирес түгүме – Җиңү көнен якынайту өчен барысын да эшләгән әбием.

Сугышта җиде улы һәлак булуга карамастан, Җинан әбидән җиде улы өчен дә налог түләткәннәр. Түләргә мөмкинлеге булмагач, килен булып төшкәндә кигән, кадерләп кенә саклаган туй күлмәген сандыктан алып биргән әбием. Ә соңыннан кыңгыраулы сандыгын да алып чыгып киткәннәр...

Җан яралары бик тирән булса да, әби улларының үлеменә ышанмаган, һаман өмет белән яшәгән. Берсе булса да  әйләнеп кайтыр, дигән өмет тулы күзләрен олы юлдан алмаган ул. Шулай гомере буе өзгәләнеп газизләрен көтә торгач, үзе дә мәңгелеккә күзләрен йомган...

Быел илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Инде арабызда сугыш ветераннары да бармак белән генә санарлык. Алар алдында түләп бетермәслек бурычлы икәнебезне онытмасак иде! Киләчәктә тормышларыбыз тыныч, күкләребез һәрвакыт аяз булсын иде!

Бөгелмә районы, Мостафа Өнҗәл лицей-интернат исемендәге 6  нчы сыйныф укучысы Хафизов Гомәр

Рәсем әлеге сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X