Логотип Идель
Иҗат

БАТЫР БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ

(Резеда Шакирова хәтирәләренә таянып язылды)

Һай, ул җәйге каникуллар! Көтә-көтә көтек буласың да, үтеп киткәнен сизми дә каласың. Әлбәттә, заманча әйткәндә, аның иң зур "фишкасы" – кая да булса кунакка бару, я булмаса, кунака кайтканнар белән танышу-аралашу. Әйтергә кирәк, бигрәк тә борыннарына "ис керә" башлаган малай-кызлар өчен болар иң күңелле күренешләрнең дә күңеллесе инде ул!

Елның-елында, җәй ае башлану белән авылыбызга да, нәкъ сездәгечә, төрле тарафларданн әби-бабайларына, туган-тумачаларына кунаклар агыла башлый иде. Бер елны шулай, төш уртасында, Рәхимә түти белән Флүр абзыйларның да ишек алларына, капка төпләренә туктап та тормыйча, зәңгәр төстәге УАЗик килеп туктаган. Шушы минутларда чишмә суыннан кайтып килгән безнең күрше кызы Нәсимә дә, бу вакыйганы күз уңыннан җибәрмәгән. УАЗик артыннан олы капкалар шунда ук ябылып кую сәбәпле, машинадан кемнәр төшкәнен шәйләми калуына эче пошып, безгә йөгереп кергән. "Башкаладан Лена белән Марат кайттылармы, әллә район үзәгендә яшәгән Клара белән Лилияме?" – дип, хәтсез генә фаразлап утырырга туры килде. Бераздан: “Ярый, урамга чыгарлар әле, өйдә генә утырмаслар”, – дип, үз-үзебезне тынычландырдык та, кичтән капка төбендә очрашырга сөйләшеп, аерылыштык.

Ул көнне дә, икенче көнне дә, Рәхилә түти белән Флүр абзыйларга кайткан кунаклар урамга чыгып күренергә ашыкмады. Безнең урам кыз-кыркын, малай-шалайлары: "Харап икән, эре бәрәңге ашап кайтканнар", – дигән фикергә дә килергә өлгерсәләр дә, өмет уты бөтенләй үк сүнеп бетмәгән иде әле. Апасының “яхшыга” гына кия торган кремплен күлмәген ялынып-ялбарып сорап киеп чыккан Зөлфиянең кәефе бигрәк тә нык төште. Былтыр җәй Марат белән кинодан соң "озатышып" та йөрештерештергәннәре сер түгел иде. "Бүген дә чыкмасалар, иртәгә көндез "разведка"га үзем барам!” – диде Рәхилә түтиләрнең ындыр башы күршесе Самат. "Подумаешь!» – дип куйган булды бер атна элек кенә, калада ун көнләп торып кайткан Әлфидә. "Кирәкләре бер тиен!" – дигәннең урысчасы ничек икәнен белмәве аркасында, анысын эчтән генә уйлап куярга мәҗбүр булды.

Шулай да, ныклап караңгы төшеп бетмәгәнгә, теге пыскып кына янган өмет утлары әле һаман да янудан туктамады, менә чыгарлар, менә чыгарлар дип янды. Караңгысы да тиз каба бит әле аның, кирәксә, шулай булмас иде!

Берзаман, көттереп булса да, капка шыгырдап ачылды. Шунда ук Рәхиләттәйнең: “Батыр, Йолдыз, кайда йөрисез, кайтыгыз!” – дигән тавышы да ишетелде. Кара син аларны, безгә күренми генә кай арада чыгып киткәннәр бу кунак кызы белән кунак егете, ә?! “Әһә, – диде Нәсимә, үзләрен күрмәсәк тә, исемнәрен белдек, чүр, Батыр минеке булачак!” “Алдан кычкырган кәккүкнең башы ярыла, бәлки ул балалар бакчасына гына йөридер”, – дип эләктереп алдым Нәсимәне. Ә үзем эчтән генә Батырның, безнең кебек унынчыга күчкәнен тели идем, әлбәттә. “Йөрде ди, көтеп тор! Аларга бала-чаганың кайтканы юк!” – дип, кырт кисте күрше кызым. Зөлфия безне тынычландырырга тырышса да, без байтак кына вакыт сүз көрәштердек әле. Бәй, Зөлфиягә рәхәт, аның Мараты бар бит, көяләнәсе түгел! Быел сигезенчегә барган Ринат Йолдызны “тамгалап” куйды. Сабир белән якалашып китүдән чак тыеп алып калдык. Вәт дуслар дип әйт инде син аларны! Бер күрмәгән- белмәгән Йолдыз аркасында, күккә очып менеп китердәй булып кыланалар! Көзге әтәчләр, ачуым да килмәгәе! Хаттә, Рәхилә апаның: “Әйдәгез, әйдә!“, – дия-дия кәҗә бәтиләрен капкаларыннан куып алып кереп киткәнен дә күрми кала язганбыз. Менә шунда безнең башка барып җитте: УАЗикта “Батыр белән “Йолдыз” кушаматлы кәҗә бәтиләре булганлыгы! "Кәҗә озатучылар” дип бераз ирештерешеп йөрсәк тә, берничә көннән урамыбыз шәһәр кунаклары белән тулгач, үпкәләш-мазарны оныттык.

Кайтты инде кайтты Марат! Кайгырып утырмагыз Зөлфия өчен! Менә безгә дигәннәре ниндәйрәкләр икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X