Логотип Идель
Иҗат

БАРСАМ

Кара юрга аткаем, Йомшак иде ялкаең. Күңелемнән китәсе юк Тугрылыгың, малкаем!

1942 елның февраль башлары иде. Мин өченче сыйныфта укып йөрим. Көннәрдән бер көнне, дәрес вакытында, кинәт кенә кемдер безнең сыйныф ишеген шакыды. Сискәнеп киттек. Укытучы апабыз ашыгып ишеккә юнәлде...

Бераздан ул безгә:

 – Балалар, колхоз рәисе Ахун абый килгән. Аның сезгә әйтер сүзе бар икән. Басып каршы алыгыз, – диде.

Сугышка кадәр Ахун абыйны без барыбыз да яхшы белә идек. Алыптай баһадир гәүдәле, төз сынлы, бик тә сөйкемле кеше иде ул... Бүген исә каршыбызга без яраткан, якын иткән Ахун абыебызга бөтенләй дә охшамаган ят бер кеше килеп басты. Аның йөзенә күтәрелеп туры карарга да уңайсыз иде: сул яңагының буеннан-буена чыбыркы очы сыман нечкә-озын, күкле-зәңгәрле җөй сузылып төшкән. Ул җөйнең бер очы, күз кабагының аскы ягын тарттырып, күзен йомылып бетә алмаслык иткән. Аскы ирененең яртысы юк, теш казнасы имәндергеч булып, ыржаеп күренеп тора. Элек арыш тулы капчыкны баш очына кадәр көчәнми-нитми күтәрә алган сул кулы урынында хәзер... буш җиң...

Без, хәтта утырырга тиешлегебезне дә онытып, баскан көйгә тораташтай калдык. Каршыбызда коточкыч сугыш афәтенең ни-нәрсә икәнен миләребезгә, вөҗүдебезгә сеңдерергә теләгәндәй, бу сугышның тере шаһиты басып тора иде. Аның куркыныч рәвешкә кереп гарипләнгән йөзе, шыксыз булып асылынып торган җиңе бу каһәр төшкере сугышның әле кешеләр өстенә янә дә мең вә мең бәхетсезлек яудырачагын сүзсез дә сөйли иде.

Ул, исән кулы белән гарип авызын каплабрак, безгә болай диде:

– Утырыгыз, балалар... Мине күргәч тә аптырап калганыгызны аңладым... Нишлисең, сугыш бит. Аннан кем генә исән-имин кайтыр икән, белмим... Ыжгырып килгән фашистны атарга мылтыгы да җитми бит аның... Ярый, балалар, фронт хәлләрен икенче юлы сөйләрмен. Ә хәзер бер гозеремне тыңласагызые. Анда, кәнүшнидә, яңарак кына туган бик матур ике колыныбыз үлем хәлендә ята. Әнкәләре дә шул ук хәлдә. Күтәрәмгә калганнар, бичаракайлар. Әгәр дә кайсыгыз да булса шул колыннарны өенә апкайтып исән калдыра алса, гел үзегезнеке булачак. Сүз бирәм! Ату үләләр бит бичаралар. Калхуз аларны барыбер саклап кала алмый. Уйлап карагыз әле, йә, кайсыгыз тәвәккәлләр икән?!.

Тынлык... Башлар иелгән... Сугыш бит ул үзе белән бергә ачлыгын да алып килә, өендә бер уып салырдай булса да умачлык оның калса ярый әле ул... Бу балаларның байтагы үзләренең туйганчы ашаган чакларын инде хәтерләми дә бугай. Югыйсә, кырык беренче елны игеннәре дә үкереп уңган иде лә. Әмма дә... Әмма дә халыкка аның бөртеге дә эләкмәде.

– Абый, берсен мин алып карыйм әле... – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Сафура апам мәктәптә директор булып эшли. Әнием дә үтә мәрхәмәтле. Шуларга ышанганмын, шуларга таянганмындыр инде...

– Бәрәкалла! Ялгышмасам, син Кәшифәттәй малае бит әле, име? Сыер тота аласызмы соң?

– Әйе, Ахун абый, сыерыбыз бар. Сөтен дә ишле бирә.

– Сөт эчерә алсагыз, колын исән калачак, Аллаһы боерса!

Өйгә кайтып керү белән, әнигә барысын да ашыга-ашыга сөйләп бирдем.

– И-и, бала, ат җене кагылган шул сиңа, ат җене... Барсаң өстеннән егылып төшеп, беләгеңне бер тайдырганыең инде, югыйсәм... – диде әни. – Күз алдымнан һич кенә дә китәсең юк: Барсаңны сугышка озатканда җылый- җылый шешенеп беткәниең. Әтиеңне йөрткән ат булгачтын, бөтен яшәве бездә ие бит инде ул малкайның. Бигрәкләр дә мал җанлы бала шул син, улым... Йә, бар инде, бар, олы чананы лапастан ал да, йөгер!

***

Кәнүшнигә килеп керсәм... Бетәшеп беткән ябык, тире дә сөяккә генә калган (әмма дә тиресе-йоны сокланып туя алмаслык чем кара!) бер колын үләксә шикелле сузылып ята, мин сиңайтим. Маңгаенда ап-ак кашкасы да бар. Күзләре йомык. Җан әсәре тамчы да сизелми. Эчем жу-у итеп китте, тыным кысылды. Җылап җибәрдем. Үлгән колынны жәлләп җылавымны ишеткәнме, әллә каян гына ат караучы Саттар абый килеп чыкты.

– Саттар абый, икенче колын кайда? Монысы үлгән бит, үлгән. Ахун абый: «Алар икәү», – дигәние... – дим, ә үзем әле һаман да җылавымнан туктый алмый сулкылдыйм.

– Юк, олан, исән әле, исән ул! – ди Саттар абый. – Җә инде, җегет кешегә яшь агызып җылап тору бер дә килешми. Әнәтерә, җегет булгач, колын да үлемгә бирешмәскә тырыша. Ә менә син сораган икенчесе үлде. Анысы да матурые, бә-әк матурые. Әйдә, балакай, чанаңны мондарак китер, икәү күтәреп салмый булмас: яңа туган булса да, авырлыгы җитәрлек моның, ат токымы бит... Һай, әгәр дә исән-имин үстерә алсаңмы?! Нәселле айгыр булачак бу! Саттар абый әйткәние, диярсең әле менә, боерган булса!

Колынны күтәреп маташканда, ничектер, күзем әнкәсенә төште. Йа Ходаем, күзләрен зу-у-ур итеп ачкан да, әле безгә, әле колынына карый. Башын да күтәрмәкче була үзе, тик хәле генә юк... Капылт кына торырга теләгәндәй, бөтен гәүдәсе белән талпынып та карый, бичаракаем...

– Саттар абы-ы-й! Күр әле, әнә безгә ничек итеп тилмереп карый. Күзеннән мөлдерәп яшь ага. Нишләп икән, ә?

– Бала – кемгә дә бала шул инде. Кадерле. Колыны күздән югалуга ук үләчәк инде ул, бичара...

– Саттар абый, ат күзеннән нишләп мөлдерәп яшь ага икән ул, ә? Әти җигеп йөри торган теге Барса исемле атны сугышка озатканда да шулай булганые. Әллә атлар да кешеләр шикелле җылый микән ул?

– Һы, ничек кенә җылыйлар әле! Тик алар тавышсыз гына, атларча гына җылыйлар... – диде Саттар абый, көрсенеп.

Шулай икәүләшеп чана тарта-тарта, сөйләшеп кайта-кайта, өйгә җиткәнебезне сизми дә калганмын. Капканы ачуга, Моряк атылып килеп чыкты. Безнең эт ул. Аптыраган кыяфәт белән әле миңа килеп сырпалана, әле чанага карап йомшак кына өргәләп ала, әле: «Син кем соң?» дигәндәй, Саттар абыйга да өргәләп куя.

Колынны идәнгә кертеп салдык. Әни җылымса гына итеп сөт әзерләп куйган. Сөтне олы кашык белән колынның авызына сала башладык. Әмма колын аны йотмады, сөт авыз турысына куйган җамаякка агып төшә торды, төшә торды... Мин колынның башын бераз гына күтәреп торам, ә Саттар абый ике кулы белән аның авызын ачып, әни исә олы кашык белән сөт салып тора. Сөт идәнгә ага... «Булмас, ахры, бу» дигән шомлы уйдан өметем киселеп барганда, менәтерә вәйт, Ходайның рәхмәтле бирмеш көне, колыным беренче йотымын йотмасынмы! Озак та үтмәде, күңелләребезгә шатлык өстенә шатлык өстәп, күзләрен дә ачып җибәрде бу! Менә сөенеч кайда икән ул!

Бераздан Саттар абый:

– Аллага шөкер, болай булгач, монысы исән калды дигән сүз. Ярый, мин кайтыйм инде, – дип, саубуллашып чыгып китте.

Озакламый мәктәптән Сафура апай да, энекәшләр дә кайтып керде.

Озын-озак уйлап тормадык, колыныбызга Барса дип, әти җигеп йөргән атның исемен куштык.

– И-и, балакайларым, – диде уйларыннан айнып-арынып киткән әниебез. – Әле генә шуны уйлап утыра идем... Барса диген... Элекке Барсабыз да ап-ак кашкалы, нәселле ат иде бит. Монысы тагын да матуррак булырга охшаган, тик әтиегез генә юк... – диде дә, күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып, битен яулыгы белән каплады. Әнинең йөрәгеннән чыккан ачы сагыш, моң тулы бу сүзләрен без ул чагында аңлап та бетермәгәнбездер. Исән калган колын шатлыгы биләгән иде безне ул чакта. Ул шатлыкның иге-чиге юк сыман иде. Әллә инде безнең бу халәтне аңлап, боларның куанычларын тагын да арттырыйм әле, дигәндәйме, колыныбыз да нечкә, озын сыйракларына басарга талпына башлады. Нәзир энем белән мин аңа торырга булышмакчы булдык. Колынның корсак астыннан тоткан Нәзир кинәт кенә чырыйлап кычкырып җибәрмәсенме:

– Карагыз әле, пес итә бит бу, пес итә! И, Алла, кулларымны буяды бит, әни, тизрәк астына ләгән куй инде!

Ачуым килде моңа.

– Улым, тыныч кына тор, песе бүленмәсен. Соңыннан үзем сөртермен дә алырмын, – диде аңа әни. Ләкин энем мырлавыннан туктамады.

Ачуым тулышты, түземем төкәнде.

– Бигрәкләр дә өф-өф инде син, Нәзир. Чебен тисә чер иткән кызлардан бер дә ким түгел. Харап булган, кулына колын сидеге чәчрәгән икән, үлә күрмә тагын...

– Нигә бу төшеннән үзең тотмадың соң алайсам, миңа куштың? Хәйләкәр төлке, өстәвенә әле ачуланган була тагын. Ачуымны бәк китерсәң – киттем-бардым... Үзең тот! – диде дә Нәзир, авызын турсайтып, китеп тә барды. Ә колын, маладис, сыйраклары бераз калтыраса да, сер бирмәде, аягында калды һәм... һәм идәнне чылатуын дәвам иттерде.

Атна-ун көн эчендә Барсабыз тәмам ныгыды, тернәкләнде бит, әй! Шаянлыгына, арт сикертеп чапкынлавына, кыланмышларына түзәр әмәл калмагач, тоттык та җылы абзарга чыгардык үзен. Апай, үзенең күз карасыдай карап торган тегү машинасын каядыр илтеп, ике капчык солыга алыштырып кайтты. Әле тагын каяндыр бер капчык арыш көрпәсе дә юнәтте.

Мин Барсаны әкренләп өйрәтә башладым. «Сыйлавын» да камчы-чыбыркы белән түгел, шакмаклап туралган шикәр чөгендере белән генә сыйлыйм инде анысы. Хәер, Барсага чыбыркы-камчының бервакытта да йомышы төшмәде. Акыллы иде ул, зирәк иде.

Шулай бер-бер артлы атналар, айлар үтте. Торган саен зирәкләнә баруы белән колыным күрше-күләнне дә гаҗәпкә калдыра башлады. Ул үзенең шатлыгын да, үпкәсен дә, рәхмәтле булган чакларында хәтта «рәхмәт»ен дә матур итеп аңлата, кешеләрнең тел белән әйтүенә караганда да үтемлерәк итеп аңлата белә иде. Үзенә генә хас кешнәве, дәү күзләре, бар килеш-килбәте белән ничектер нәзакәтле, затлы итеп «сөйләшә» иде ул безнең белән.

***

1944 ел. Ул елларда безнең якларда бүреләр бик ишәйде. Әйе, 1944 елның салкын марты иде. Шундый көннәрнең берендә, шабыр тиргә батып, саташып уянып киттем. Әллә нинди шомлы иртә. Иртә дә түгел әле бу, иртәнең яралгысы кара төн чатыры эчендә тыпырчына гына башлаган чак.

Ишегалдына чыктым. Чыксам... Минут эчендә түгел, бер мизгелдә минем янга койрыгын болгап килеп җитә язган  Морягым юк! Күренми... Оясына якынрак килеп карасам, өнсез калдым: ап-ак кар өстендә кан тамчылары, йолкынган йоннар, бүре эзләре... Бөтен тәнем куырылып китте. «Моряк бәгърем, син кайда, нишләттеләр сине?!» – дип, әллә кайларга кадәр ишетелерлек итеп кычкырасым, бөтен дөньяга аваз саласым килде, әмма тавышым чыкмады. Кинәт кенә: «Абзардагылар ни хәлдә икән?» дигән уй йөрәгемне өтеп алды. Карыйм: шөкер, ишекләре ябык, аларга аркылы салган нык араталар да үз урынында. Бүре дигән зәхмәтнең түбәдән төшә торган гадәте дә бар, Аллам сакласын! Атылып абзарга керсәм... башка чакта ишек янында ук басып, иреннәре, яңаклары белән битләремне назлап каршы ала торган Барсам хәзер миңа арты белән баскан да, пошкырынгалап тик тора. Юк, юк, бу гадәти пошкыруы түгел аның. Кай җире дә булса авыртудан, шуңа чыдый алмыйча гасабилы ыңгырашуы, уфылдавы бу аның. Башын бормыйча гына, үзе күз кырые белән мине күзәтә. Карашында тирән үпкә сизелә кебек. Морягымны кызганудан йөрәгемнең әле дә булса сулкылдап әрнегән бер мәлендә бахбаемның бу аңлаешсыз сәер халәтен күрүдән мин, ни уйларга да белмичә, гаҗиз калдым. Өстәвенә, алгы аякларын чиратлаштырып, тезеннән бөгеп, миңа таба боргалап та ала. Һич аңламыйм... Ни булган? Нигә үпкәләдең? «Их, Морягым өчен йөрәгемнең ничек итепләр сыкранганын-сызлаганын белмисең шул син, югыйсә, миңа болай артыңны куеп тормас иден», – дим. Шулай дип Барсамны муеныннан кочаклап алуым булды, аның күтәребрәк торган аягына күзем төшүе булды. Малкаемның ике аягында да канлы җәрәхәт иде. Йа Хода, бүре-зәхмәт әллә монда да үтеп кергәнме? Абзарның бөтен җирен: идәнен, түшәмен, ян тәрәзәләрен карап-тикшереп чыктым. Тик шикләнерлек урын тапмадым. Атымны яктыда җентекләбрәк карамакчы булып, абзар ишеген киңрәк ачып җибәрдем. Таң сызылып килгәндәге ак кар яктысында ишектәге сузылып-сузылып киткән кан эзләре шәйләнде. «Аһ» иттем. Аннары, ниһаять, барысын да аңладым: әй, бичаракаем, Морякны коткарам, дип, җан көчләре белән тибенгән икән. Аяклары канаганчы тибешеп, ишекне ачмакчы булган, күрәсең. Үпкәсен тел белән әйтә алса: «Их, син, нигә уянмадың? Моряк бит безне ничекләр итеп чакырды, мин дә бит сине чакыра-чакыра кешнәдем, нишләпләр генә уянмадың, югыйсә, мылтыгың да бар иде бит», – дигән булыр иде ул. Мин исә абзар ишегенең калын такталардан ясалуына, аратаның да нык булуына сөенеп бетә алмадым. Әй, Барсакаем, җүләркәем минем, ярый әле, чыга алмагансың! Бер көтү бүре үзеңне дә ботарлап ташлаган, харап иткән булыр иде. Синең хәсрәтеңне мин дә, әни дә күтәрә алмас идек. Аның бит хәсрәте болай да башыннан ашкан: әтине җирләдек, Гаяз абыем сугышта, ут эчендә. Инде кайчаннан бирле хәбәре-хаты юк. Җизнинең хаты килгәли хәзергә дә, ләкин сугыш үз корбаннарын чүпләп кенә тора бит. Безнең авылга гына да кемгә – «үлгән», кемгә – «хәбәрсез югалды» кәгазе никадәрле килде бит инде. И, гөнаһсыз малкаем! Син бездән акыллырак шул, сөйләшә генә алмыйсың...

Таң атты. Әни дә уянып чыкты. Аннары без икәүләп Барсаның аякларын юып, җәрәхәтләренә киптерелгән бака яфрагын уып сиптек тә, йомшак чүпрәк белән кысып бәйләп куйдык. Аяклары авыртуын, шәт, баса алганбыздыр, әмма хәсрәтен баса алмадык, күрәсең. Ул көнне Барсабыз ни ашамады, ни эчмәде. Гел яратып каба торган шикәр чөгендере кисәкләрен дә биреп карадым, алмады, капмады, башын гына борды. Озак, һай, озак оныта алмады ул урак койрыклы шаян нәни дустын. Аптырагач, эт оясын юкка чыгарырга туры килде. Шуннан соң гына нәни дусты Моряк яшәгән ул урыннан, туктап калмыйча, тыныч үтә башлады.

***

Бервакыт Барса апай белән икебезне коточкыч бәладән (бәлки әле үлемнән дәдер) саклап калды.

1944 елның зәмһәрир салкын кышы иде. Сабадан укытучылар өчен декабрь аена бирелгән хезмәт хакы акчасын алып кайтып киләбез. Юлның шактый өлеше урман кырыеннан уза. Шул урман кырыена җитәрәк, күрәм: ике ир заты урманнан чыгып, нәкъ юл уртасында безгә каршы басып торалар. Берсенең кулында мылтыгы да бар. Эчкә шом керде, курку төште. Апай хәтта агарынып китте.

– Энем, бу урманда сугыш качкыннары яши икән, дип сөйлиләр иде. Мөгаен, шулардыр. Безнең акча апкайтканны беләләр инде болар, нишлибез?.. – ди.

– Апай, син сузылып ят, түлке чана башына ныгытып ябыш, ныклап! Төшеп калырлык булмасын. Курыкма, Барса бирешмәс! – дигән булам.

Барса да, нидер сизендеме, әсәренеп, колакларын торгызды. Пошкыруында да шом сизелә. «Нишлик?» – дигәндәй, башын үзе безнең якка да боргалап куя. Ә тегеләр торалар. Кузгалмыйлар да. Атны туктатачакларына ышаналар, күрәсең. Инде болар турына килеп җитәбез, дигәндә генә, минем: «Әйдә, на-а, Барса!» – дип, бар шәпкә дилбегәне каты итеп кисәк кенә тартып җибәрүем булды, Барса җаный дүрт аяклап чабып боларның өсләренә ташланмасынмы! Өстәвенә, әллә нинди бер усал, дәһшәтле-кыргый тавыш белән көтмәгәндә кешнәп җибәрде! Бу хәл тегеләрнең бөтенләй котын алды бугай: икесе ике якка (ничек тайпылып өлгергәннәрдер?) юл читендәге кар көртенә мәтәлеп килеп төште. Артыбыздан атып карадылар каравын, шөкер, соң иде инде. Коштай очкан Барсабыз безне бу кабихләрдән шактый ук еракка алып китеп өлгергән иде. Бераздан, йөзеннән кан качкан, акбурдай агарынган апай да телгә килде:

– Э-э-э-нем, җа-аным! Исән калдык бит! Барсабыз тегеләрнең җүнсез кешеләр икәнен бездән элегрәк сизенгән икән бит, әй! Ул синең команданы гына көткән булып чыга бит. Сөбханалла! Атлар кешеләрдән дә зирәгрәк була, дисәләр, бәлки ышанмаган да булыр идем,  – диде дә сәер генә тынып калды апаем. Борылып карасам, апаем ике кулы белән дә йөрәк турысын тоткан, бөгелеп төшкән...

Шул вакыттагы куркуыннан имгәнеп калган йөрәге озак чыдый алмады аның. 1953 елның мартында, бары тик утыз өч яшендә чагында, берсеннән-берсе кечкенә кызлары Алия белән Алисәне ятим калдырып, дөнья куйды ул...

***

Барсам турындагы иң авыр сәхифә – кызганыч хатирә – ул аерылышу, мәңгегә аерылышу тарихы... Күңелемә гомер буена җитәрлек әрнүле җәрәхәт салган бу вакыйгаларны күз алдына китерү миңа әле хәзер дә җиңел түгел...

...Нигәдер ул көнне иртәдән үк эчем пошты. Сәбәбе дә юк төсле. Мәктәпкә дә теләр-теләмәс кенә киттем. Дәресләр беткәнен көтеп тормыйча, озын тәнәфестә тиз генә өйгә кайтып килергә уйладым.

Кайтып киләм шулай, күрәм: безнең капка төбендә тарантаска җигелгән ат тора. Капканы ачып керсәм, ишегалдында ике ят ир-ат, кулларын болгый-болгый, минем апайга нидер аңлатып маташалар. Абзарның ачык ишегеннән чыгар-чыкмас боларны күзәткән Барсага да карап-карап алалар. Бахбаем, мине күрүгә, гадәтенчә биегән сыман вак-вак атлап, яныма килеп җитте. Мин аның маңгаен кашыдым, муенын сыпырдым. Шунда тегеләрнең берсе:

– О! Какая походка! А осанка, осанка какая! Это же не конь, а чудо!!! – дип, атыма соклануын белдерде.

Барсамның боларда эше юк: ефәк төкле йомшак иреннәре, яңаклары белән минем битләремне назлый, иркәли...

Шул рәвешчә бераз басып торгач, икенче ир заты да телгә килде:

– А какой ласковый, настоящий джигит! – дип, Барсаның елкылдап торган янбашыннан сөеп куйды.

Апай мине ымлап кына өйгә дәште...

Бу кешеләрнең атымны алып китәргә килүләрен белгәч, бугазыма утырган төердән сулышым капланды. Сүзсез калдым. Авыр иде миңа. Әйтеп бетергесез авыр иде. Мин, үз-үземне белештермичә, йодрыкларым белән ишек яңагын төйдем.

– Бирмим! Бирмим!!! Үзем ач кала-кала, үз өлешләремне ашата-ашата үлемнән саклап калдым мин аны. Ә сез ул вакытта: «Нигә ябыга бу бала, тәмам сөяккә калды бит», – дип аптырый идегез. Ни хаклары бар аларның?! Әйдә, Ахун абыйга әйтик: «Мәктәпне атсыз калдырасыз бит», – диик...

Апай сүземне әйтеп бетерергә дә бирмәде, ниндидер куркынган-серле тавыш белән ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Тукта, энем, шаулама. Хәзер безгә Ахун абыең түгел, обком үзе дә ярдәм итә алмаячак, болар бит НКВД кешеләре. Закон алар кулында, ни телиләр – шуны эшлиләр. Энем, җаным, мине саклыйм дисәң, зинһар өчен, үзең булыш инде. Берүк кире дәшә күрмә! Барыбер алардан котылып булмаячак, «алабыз» дигәч, алалар да алалар инде болар.

Апайның шушы сүзләреннән соң, Барсага үз кулларым белән йөгәнен киертеп, капкадан үзем алып чыктым. Күземә яшь тулды. Теге кешеләрнең берсе атланган арада атымның ялларыннан, яңакларыннан сыпырам, үбәм, ә күзләремнән мөлдерәп яшь ага...

Урам буйлап бераз ияреп бардым да, кинәт кенә борылып, атыма: «Сау бул!» – дип тә әйтә алмыйча, бугазыма тыгылган төерне йотарга тырышып, өйгә чаптым. Кайттым да, чак-чак тыеп торган яшьле күзләрем белән мендәремә капландым.

Әмма, озак та үтмәде, берзаман шактый ерактан ук Барсамның ярсып кешнәгәне ишетелде. Атылып-бәрелеп, урам якка караган ачык тәрәзәгә ташландым. Карасам-күрсәм... Бахбаем бар булмыш көченә чаба-чаба, сырт сикертеп өйгә кайтып килә!

Ишектән чыгу юк – тәрәзәдән генә сикердем. Әле анда да чак-чак кына өлгердем. Капканы ачуым булды – ялт Барсам! Миңа күзен дә салмыйча, янымнан выжлап кына үтеп кереп китте бу, мин сиңайтим! Шул чагында муены буйлап сузылып төшкән озын камчы эзен күреп алдым. «Аһ, фашист тәреләр!» – дип кычкырганымны сизми дә калдым. Аннары, муеныннан кочып назламакчы булып, янына килдем. Әмма ул капылт кына борылды да абзарга кереп китте һәм миңа арты белән басты. Инде ни генә, ни-нәрсә кылсам да, Барсамның мине үзенә якын җибәрмәячәге көн кебек ачык иде. Әйе, аның үзен бу рәвешле тотуы хыянәтем өчен үпкәләве генә түгел, ә бик тә, бик тә нык рәнҗүен белдерү иде.

Икенче көнне барысын да күреп-күзәтеп торган бер дус малаем миңа менә нәрсәләр сөйләде: «Башта тыныч кына барган бахбай, авылны чыккач та, кисәк туктап калды. Бер адым да кымшанмый бу, мин сиңайтим. Куган саен киреләнә, пошкыра-пошкыра таптанып, бер урында тик әйләнеп тора. Атланган бәндәнең дә берзаман тәмам түземе төкәнде: оятсызларча сүгенеп, камчысы белән Барсаның муенына сыздырып җибәрүе булды, бахбай ыргылып китеп чаба да башлады. Арт сикертеп чаба, хитри! Менә бер заман кисәк кенә арт санын шундый итеп күтәрде бу – теге мөртәтҗан атның башы аркылы җиргә очып та төште, Барсаң да кире авылга сыпырды, вәт! Аяклары җиргә дә тимәде бугай, очты гына, малай!»

Инде бер атнадан соң, ниһаять, Аллага шөкер, атыбыз үзебезгә калды бугай, дип куанып кына йөргән бер мәлдә безнең капка төбенә җигүле ат белән тагын бер ят кеше килеп туктады. Матур гына ишеккә шакып, өйгә килеп тә керде бу. Матурын матур да, әмма дә йөрәк барыбер жу-у итеп китте. Күңел дигәнең сизенә бит ул, тиз генә өйдән чыгып шылдым. Башымда бер генә уй бөтерелә: ничек итеп атны шыпырт кына абзардан чыгарырга да, төнгелеккә урманга сызарга...

Өйалдыннан да чыгарга өлгермәдем:

– Карале, кем, энекәш, минем атка да инешегездән су эчертеп менсәң, яхшы булырые. Туарып биримме атны, әллә үзең дә булдыра аласыңмы? – дигән тавышка сискәнеп киттем. Теге абый шыпырт кына артымнан ук чыккан икән, карак мәче диярсең...

– Ат та туармаска... – дип төксе генә җавап кайтардым да ирексездән, теләр-теләмәс кенә атлап, урамга чыктым. Капка аратасына бәйләп куелган, елкылдап-тупылдап торган яшь алмачуар бияне күрүгә, Һәммәсен дә онытып, онытылып, күреп туймаслык бу затлы гүзәлгә текәлдем. Бу сылубикәгә соклану тәэсиреннәнме, күңелемә бер уй килде: «Нигә соң әле шушы алмачуар белән бергә Барсамны да инеш буена алып төшмәскә ди?!» Һәм шулай эшләдем дә.

...Бахбайлар, бер-берсен күргәч тә, башларын нәзакәтле генә чайкап, тыйнак кына пошкырынгалап алды. Аннары Барса, вәкарь белән генә сөлектәй сыгылмалы сынын уйнатып, кияү егетедәй көяз атлап, кунакның янәшәсенә ук килеп басты. «Кунак кыз» исә, һич тә көтелмәгән бу бәхетле очрашудан нишләргә дә белмичә, әле биегән сыман иттереп аякларын тыпырдаткалый, әле елкылдап торган гәүдәсен дулкын-дулкын дерелдәтеп, уйнаткалап ала...

Менә бер мәлне болар йомшак иреннәре белән бер-берсен назларга кереште. Вакыт-вакыт кешнәшеп тә куялар. Халык телендәге: «Кешеләр сөйләшеп, атлар кешнәшеп табыша» дигәннәре менә шушы була торгандыр инде ул.

«Егет» белән «кыз»ның су буендагы матур кыланышларын сүз белән генә язып бетерә торган түгел, аны үз күзләрең белән күрү кирәк. И-и, уйнап та карадылар инде! Моряк үлгәннән бирле Барсамның болай шаярганы, болай куанганы юк иде әле. Хәтта ул янәшәләрендә минем басып торганымны, барлыгымны да онытты. Аның бөтен кыяфәте: «Күрәсезме, мин нинди бәхетле!» – дигән шикелле иде.

Мин бу ике гашыйкның шушы бәхетле халәтенә сокланып туймадым, хәтта көнләшеп тә куйдым бугай әле. Үземнең дә Зәйтүнә исемле бик тә чибәр, сөйкемле бер кызга гашыйк булып та, хисләремне белдерергә җай тапмыйча гаҗизләнеп йөргән чагым иде лә...

Зәйтүнәкәем янында, нишләптер, гел өлкәнрәк егетләр чуала иде шул. Көннәрдән бер көнне шуларның берсе: «Карале, Зәйтүнә, нишләп әле бу юеш борын синең тирәңдә бөтерелә?» – димәсенме! У-у-ф-ф, шул чактагы гарьләнүләрем, хурлануларым... Ачуымнан шартлардай булып, хыялым белән тегенең ипи шүрлеген шундый иттереп «җимереп» ташладым! Зәйтүнәгә: «Нишләп юеш борын булсын ул, менә дигән егет ич! Ул миңа бик тә ошый!» – дип кенә әйтәсе бит инде, югыйсә...

Менә хәзер, бу гүзәл җаннарның сөю-сәгадәтле халәттә мәхәббәт аңлатуларын күзәткәндә, янымда Зәйтүнәкәй булса, ул минем хәлемне аңлар иде, дип уйлаганым әле дә хәтеремдә. Һай, самими-садә, гүзәл сабыйлык елларым...

Һич тә көтмәгәндә: «Әхмәт! Әхмәт!» – дип дөнья ярып кычкырган тавышка сискәнеп борылсам, йөзе качкан энем Ирек йөгереп килеп тә җитте.

– Әхмәт абый! Әхмәт абый җаным, атларны апкайт инде. Теге кунак абый ашыга! Беләсең килсә, ул бит Барсабызны апкитәргә килгән! Теге вакытта килгән кешеләрнең иң зур нәчәлникләре икән ул, исеме Шамил абый... – дип, тыны кысылудан бу хәбәрне көч-хәл белән аңлатты.

Шылды. Бары да аңлашылды. Бу юлы инде Барсамның үзе теләп китәсе көн кебек ачык иде. Минем атыма хуҗа булыр өчен менә нинди хәйләле, мәкерле юл эзләп тапканнар... Көчсезлегемнән, чарасызлыгымнан күңелем тулышты. Мин, ачы күз яшьләремә буылып, яр буена ятып, үкси-үкси еладым...

Капка төбендә безне көтеп торган теге юньсез кеше:

– Сөбханалла! Кара боларны, ничек килешкәннәр, ә! Безнең Иркә егетне сайлый белә шул ул. Егет тә бик канәгать күренә, шулай бит, Сафура ханым? – дип, янында басып торган апайга күзен кысты.

Бу бәндәнең кыланмышларыннан косып җибәрерсең, билләһи! Ун фашистны җыгып салырлык гәүдәсе белән, сугышка китмичә, монда гына илнең тынычлыгын саклый, имеш. Авыл халкы ачлыктан интегә, ачтан үлә, ә ул – аяклы әбрәкәй, корсагын киереп, монда мин үстергән атны алып китәргә килгән... Шул вакыттагы кичерешләрем, уйларым, нәфрәтем минде гомерем буена сакланып калды. Оныта алмадым, һай, оныта алмадым мин Барсамнан мәңгегә аерылган ул көнне.

Аннан соң байтак вакытлар дәвамында ак кашкалы колынымны төшемдә күреп, уянып китә торган булдым. Колынымның күзләре йомык икән. Җан әсәре дә сизелми. Эчем жу-у итеп китә, тыным бетә... Җылап җибәрәм... Шунда әллә каян гына ат караучы Саттар абый килеп чыга... «Исән әле ул, исән! – ди, имеш, Саттар абый. – Йә инде, җылама, җегет кешегә җылау бер дә килешми...» – ди икән, имеш... Ә мин үлгән колынымны кочам... Аның нәни гәүдәсенә иңгән боз салкыны миңа да күчә, минем бар вөҗүдемне биләп ала һәм мин, шабыр тиргә батып, туңып уянып китәм...

Саттар абый да юк инде. Сугыш ачлыгын күтәрә алмыйча, вафат булды. Урынын җәннәттән әйләсен. Ни дияр иде икән? Барсаның үзенә икенче гомер биргән, авызыннан өзеп, азыгын аңа җәлләмәгән иң якын дустын шулай җиңел генә ташлап киткәнен күргән-белгән булса, ни генә дияр иде икән? «Дуслык кына түгел, мәхәббәт дигән нәрсә дә бар әле бу дөньяда. Ул дуслыктан өстенрәк була. Ә син борчылма, олан. Барсаң сине беркайчан да онытмас», –  дияр иде, мөгаен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев