Логотип Идель
Иҗат

БАЛАМ-БАГАЛМАМ

– Кайчан да булса баламны миннән тартып алырлар кебек... – Кадрия чәчәкле кулъяулыгы белән күз тирәсен, аннан җебеп киткән борынын сөртеп алды. Чиста ак яулыгы астыннан чигә турысында төртеп чыккан берничә чәч бөртеген бармаклары белән сыпырып кабаттан яшерде дә, җилкәләрен ирексездән сикертеп, авыр сулыш алды. Әле генә баласы – кызы Ләйләсе өчен утка да, суга да керергә әзер, ирләргә хас зур гәүдәле, тиресе ялтырап торган тулы битле, саллы йодрыклы хатынның күз алдында басынкыланып, мәлҗерәп төшүе гаҗәбрәк иде.

– Син нәрсә бер дә юкка борын салындырып утырасың, Кадрия апа? Булмаганны! Башка кайгың калмадымы? – Яшь шәфкать туташы Гөлнара нык холыклы хатынның кинәт балавыз сыга башлавына аптырашка калды.

– Куркам мин.

– Кемнән, нәрсәдән?

– Ләйләне миннән алып китүләреннән...

– Тынычлан әле, Кадрия апа. – Гөлнара бер кулы белән аның җилкәсеннән кочты, икенчесе белән башыннан сыйпады. – Ун ел буе беркемгә кирәкмәгән баланы бүген генә исләренә төшермиләр дә төшермиләр инде...

– Белмим, белмим... – Кадрия һаман тынычлана алмады. Гөлнара, графиннан су агызып, кәсәне сузды.

– Бүген ир белән хатын килде бит...

– Теге... Урта яшьләрдәге, мөселманча киенгән – шулармы?

– Әйе, шулар. Ләйләнең чын әти-әнисе...

– Кит инде! – Гөлнараның зур күзләре, йомры шар ны хәтерләтеп, тагын да түгәрәкләнде. – Ялгышасыңдыр ла?!

– Юк. Ул хатын белән очрашкан көнне төгәл хәтерлим мин. – Кадрия, күзләрен йомып, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, бераз тын торды. Аннары ашыгып сөйли башлады:

– Безнең хастаханәгә анасы баш тарткан чираттагы баланы китерделәр. Шундый матур, кеп-кечкенә! – Кадрия шул мизгелләрне кабаттан хәтерендә кичереп, елмаеп дәвам итте: – Үзе сабыр. Башкалар тамак төбе белән кычкырып ашарга дауласа, бу бала тыныч кына көтеп тора. Аннан, безне борчымаска теләгәндәй, тавышын артык күтәрми генә барлыгын сиздереп ала. Без ишетмәсәк, мыштым гына, «эһ-эһ» дип елап ята. И-и, шуның яшертен генә күз яше түгеп ятуын күргәч жәлләүләрем! Бигрәкләр дә сөйкемле иде ул, Ләйлә!..

– Ул хәзер дә шундый, күз тимәсен...

Кадрия, хискә бирелеп, Гөлнараның сүзләренә кушылды:

– Әйтмә дә инде! Ун яшьлек бала гына булса да, өйне дә җыештырып куя, ашарга пешерергә дә өйрәнеп килә; «Әнием», – дип кенә тора.

– Бәхете булсын инде балакайның...

– Шулай! – Кадрия кабаттан элекке халәтенә кайтты. Иелгән башы турайды, урындыкка сеңеп бетә язган гәүдәсе юлчы каршында кинәт пәйда булган тау сыман калыкты.

– Тик менә... – аның күзендә тагын сагыш чагылды, – аны миннән алып китәрләр кебек. Ләйләсез яши алмыйм мин...

* * *

Кадрия бу хастаханәдә инде бик күптәннән эшли. Монда бала тудыру йортларыннан әти-әниләреннән артык кашык булган балаларны китерәләр... Язмыш кочагына ташланган ятимнәрнең кайберләренә бәхет тә елмая: бу хастаханәгә баласыз гаиләләрнең сукмагы өзелми. Берничә көн элек кенә «Үә-үә!» дип кычкырып елап, дөньяга беренче авазын яңгыраткан балалар, үзләре дә белмичә, башка берәүләрнең, бөтенләй чит-ят кешеләрнең газизләре булып китә. Сайланудан калганнарын ятимнәр йорты көтә...

Кадрияне шунысы гаҗәпләндерә: ташландык балалар арасында кызлар сирәк очрый, хастаханәгә озатылганнары да, гадәттә, авыру була. Менә хәзер дә күпме малай арасында нибары бер кыз ята. Бала карарга килгән ир белән хатын, арада кыз бала барлыгын ишетүгә, иң беренче аның янына атлый. Кызның даун авырулы икәнен белүгә, корт чаккандай, карават яныннан читкә сикерәләр...

Кадрия эшен бик ярата. Һәр бала аның өчен бик кадерле. Барысын да үз кочагына сыендырыр, өенә алып кай тыр иде. Тик ничә еллар инде аны вөҗданы борчып тора. Шулай да ун ел элек Ләйләне кызлыкка алды ул. Вөҗдан... Әгәр Кадрия ул чакта ялгыш адымга бармаган булсамы! Их!

* * *

– Бүлтәйгән корсагың белән бүлше авылда күренәсе булма! – Әтисе, изәрдәй булып, йодрыкларын болгап аның өстенә килде. Тик сукмады. Өч малайдан соң туган кызын бик ярата иде ул. «Үчтеки-үчтеки» иттереп кенә үстерде Кадрияне.

– Хурлык! Нәсел имгәге! Өстерәлчек! Сөйрәлчек! – Әтисенең ачудан кызарган, шартлап чыгардай акайган күзе, маңгаенда зәп-зәңгәр булып бүрткән кан тамырлары бүгенгедәй хәтерендә.

– Чү, чү, әкренләп... – Әнисе, күкерттәй кабынган әтисен суытырга теләп, арага кермәкче була. Көчле куллар аны читкә очыртып җибәрә:

– Соң инде! Үстергәндә кысыласы иде!

Кадрия әтисен аңлый. Төпчек кыздан мондый мәсхәрәне көтмәгән иде ул.

– Алдандым... – дип үксүен әтисе колагына да элмәде.

– Теләмәгән кешене алдамыйлар!

...Кадрия үзенең ул чактагы гөнаһын беркайчан да кичермәячәк. – Бәлки, кире уйларсың? Яралгы инде зур. Беркайчан да бала таба алмаячаксың бит. – Зур кысалы күзлек кигән табиб бу соравын, операциягә керешер алдыннан, тагын бер кабатлады.

– Юк! Юк... Зинһар өчен, коткарыгыз мине бу хурлыктан...

...Кадриянең тормышы бик озак үз эзенә төшә алмады. Күзен йомуга, каршына бер нарасый – сөйкемле кызчыкның сурәте килеп баса. Ул йомшак тавыш белән: «Әнием, әнием», – дип туктаусыз кабатлый. Бу сабый Кадриянең төн йокыларын гына качырып калмады, өнендә дә тынгылык бирмәде. Кадрияне ахыр чиктә эшеннән кудылар. Гөлнараның әнисе – фатир күршесе Мәүлия – юл күрсәтмәсә, ул тәмам бетәсе иде. Намазга басу Кадрияне тормышка кайтарды. Ул ятимә баланы кызлыкка алырга карар кылды...

* * *

– Ләйләгә күз ташлауга, төшемә кергән нарасый икәнен шундук таныдым. – Кадрия тирән итеп сулыш алды. Ул инде тынычланган иде.

– Аның ятимә бала икәнлеген бездән башка берәү дә белми бугай, – диде Гөлнара. – Бүген әйткән кешеләрне башка берәүләр белән бутыйсыңдыр ла?

– Юк шул. – Кадрия, тынгысызланып, урындыгында борсаланып куйды. – Ләйләне китергәннең икенче көнендә хастаханәгә бер кыз атылып керде. Яулык бөркәнгән дини кыз. Япь-яшь, әле бала гына диярсең. Ахырдан паспорт күчермәләреннән карап белдем – нибары унсигез яшь иде аңа. Ләйләнең әнисе икәнен шундук аңладым. Ошаса да ошар икән кыз әнисенә! Күз кабаклары күп елаудан шешенеп бетсә дә, яшь ана бик чибәр иде.

– Апа, баламны тагын бер генә күримче...

Мин аны Ләйләнең караваты янына алып килдем.

– Балам, балакаем минем! – Ана тыела алмый үкседе. – Кичерә күр мине, балам!.. И Ходаем, бу кадәр гөнаһымны ничекләр генә итеп юып бетерермен...

Ул бик озак елады.

– Тагын бер генә карыйм да китәм... Башка килмәскә дип китәм...

Аның баласына баккан карашы бүгенгедәй хәтеремдә саклана. Ничек дип әйтергә дә белмим. Аннан ул кинәт миңа таба борылды да:

– Апа, бу баланы кем дә булса барыбер алып китәчәк. Мәрхәмәтле кешеләр кулына тапшырырга тырышчы... Ходай Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын... – Ул, күз яшенә буылып, хастаханәдән чыгып йөгерде. Шул көннән башлап мин аны башка күрмәдем... Ник бүген килгәннәр алар? Ләйләне эзлиләрме? Мин аларга кызымны – бердәнберемне бирмим!

* * *

– Хәтерлисеңме, мин сиңа бер апа белән сөйләшүемне әйткән идем? – Хастаханә ишеген ачып керер алдыннан, ап-ак яулыклы, озын кара итәкле чибәр хатын туктап калды.

– Әйе, истә. – Кара мыеклы, түгәрәк битле, ияк очында бармак очы белән генә тотарлык сакаллы ир хатынына кыска гына җавап кайтарды. – Ул анда эшләсә... кыз... кызыбыз турында сорыйбызмы?

– Юк! Җитте! Булды! Үткәннәрне оныт! Ул гөнаһыбыз болай да соңгы көнгәчә вөҗданыбызны газаплаячак...

Хатын иренен тешләде.

* * *

...Алар бер авылда туып үсте. Әти-әниләре дини, авылдашлары арасында абруйлы кешеләр иде. Гаиләләрен үрнәк санап йөрттеләр. Егет белән кызның бер-берсенә гашыйк булуы беркемне гаҗәпләндермәде. Әйтерсең лә шулай булырга тиеш, никахлары күкләрдә язылган...

– Ничек шулай булды?! Йа Ходам, нинди гөнаһларым өчен? – Кызның әтисе көтелмәгән хәбәрдән катып калды.

– Унсигез яшьтә! Авыл халкы ни әйтер?.. Кеше күзенә ничекләр итеп күтәрелеп карарбыз?.. Башың кайда иде? Син инсафлы кыз идең бит... – Әнисенең яулык чите тозлы күз яшьләрен сеңдереп бетерә алмый, алар идәнгә тамчылады.

– Берни аңламыйм, берни аңламыйм. – Әтисе арлы-бирле дүрт дивар арасында йөренде...

– Сез әле бик яшь! Гаилә башлыгы булырга борын астың кипмәгән! – «Өйләнәм!» – дигән малаен ата кеше бик озак сүкте. – Ник безгә генә шундый авырлыклар җибәрәсең, Ходаем? Биш вакыт намазны калдырмыйбыз, гөнаһ кылмыйбыз, кеше өлешенә кермибез, и-и-и. – Ана кызын сөя-сөя үкседе...

– Бала үтерү – гөнаһ! Табуын табарсың, тик аны өйгә алып кайтмыйсың! Мондый ук хурлыкны йөрәгем күтәрә алмый! – Берничә көннән тынычлана төшкән атаның кызына катгый фәрманы яңгырады.

Кызны Казанга – әнисенең апасына – ялгыз хатынга озаттылар. Аннан ул суырылып, тормыштан күңеле суынып кайтып төште. Ике елдан туй булды, гаилә Казанга күчеп килде. Уртак шатлыклары – балалары гына яралмады... Ышанычлары тәмам сүнеп, Ходай әмере белән килешеп, алар хастаханәгә килде...

* * *

– Керергә мөмкинме? – Кадрия таныш тавышны ишетеп, сискәнеп китте.

«Сиздермәскә, ничек тә сиздермәскә!»

Ул дулкынлануын җиңәргә тырышып җавап кайтарды:

– Әйе, үтегез, утырыгыз.

Ир белән хатын кыюсыз гына ишек катындагы урындыкларга чүмәште.

– Без, без... – Хатын Кадриянең күзенә текәлеп карады. Аңа сүз башлау авыр иде.

– Без тәрбиягә бала алмакчы идек... Рөхсәтебез бар, барлык документлар да әзер... – Ир аңа калын гына папка сузды.

Таныш фамилия, таныш исемнәр...

Кадрия кәгазьләргә күз йөгертеп чыкты. Бар да тәртиптә иде.

– Баланың кем булуын телисез? – Кадрия, хатын ягына күз ташламаска тырышып, карашын иргә төбәде. Ир нидер әйтмәкче булып авызын ачмакчы гына иде, хатын тавышы яңгырады:

 – Кыз... кыз булсын иде ул!

Кадрия тетрәнеп куйды. «Түзәргә кирәк!»

– Алай... Әлегә бездә бер генә кыз бар. Тик – даун авырулы...

Ир белән хатын бердәм көрсенеп куйды.

– Кызлар булыр микән?

– Хәбәр итәрбез. – Кадрия төксе җавап биргәненә үзе дә уңайсызланды.

– Рәхмәт сезгә! – Ир урыныннан кузгалды.

Хатын Кадриядән карашын аера алмый иде. Ул карашта чиксез сагыш та, оят та, кызыксыну да бергә тупланган, шуңа микән – озын керфекләре туктаусыз калтырый иде.

– Матур гына, кечкенә генә кыз булсын иде ул. Безне онытмагызчы, зинһар... – Хатынның күзләре яшьләнде.

– Сау булыгыз, рәхмәт сезгә! – Ир хатынының кулыннан алып чыгып китте.

* * *

– Танымады бит, их, танымады! – Хатын нишләргә белми гасабиланды.

– Тынычлан әле... Бәлки, шулай булуы яхшырактыр да... Ходай Тәгалә рәхмәтеннән ташламас, безгә насыйбы булыр әле...

– Ходай каргышы төште безгә! Балабызны күрергә язмагандыр инде... Балам-багалмам...

* * *

– Әү, кызым. – Кадрия, сискәнеп, телефонны алды.

– Әнием, әнием! – Кызның нечкә матур тавышы бүлмәгә яңгырады. – Мин бүген ике «биш»ле алдым...

– Булдыргансың, кызым!..

– ...өйне җыештырдым!..

– Рәхмәт, багалмам!

– ...дәресләрне әзерләп бетердем...

– Шәп иткәнсең, бердәнберем!

– ...бию түгәрәгендә укытучы апа мактады...

– И-и күз нурым!..

– Хәзер синең яныңа киләм, әнием! Бик сагындым сине!

Кадриянең теле көрмәкләнде. Ни әйтергә белми изаланды.

– Әнием, әнием! Син мине ишетәсеңме? Мин сине бик сагындым! Кадрия күзен йомды. Кинәт якты нурдай сөйкемле кызчык пәйда булды. Үзе шундый сөйкемле елмая. Кадрия аны таныды. Бу – ул, аның төшенә кереп бимазалаган нарасый иде...

– Балам-багалмам!.. Бүлмәдә төшенә кереп бимазалаган нарасыйның бик тә Ләйлә булуын теләгән Кадрия иңрәсә, коридорда исә кызыннан мәхрүм калган ана сулкылдый. Икесенең дә дерелдәгән иреннәре: «Балам-багалмам!» – дип пышылдый иде.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев