Логотип Идель
Иҗат

БАБАЙ ЯНЫНДА

Самат дәресләрен әзерләп бетерде дә, тәрәзәгә карап, уйга калды. Ниндидер бик тә мөһим, зур эшлисе килде аның. Гел шулай: өйгә бирелгән сабакларын карагач, берәр шөгыль таба - йә ындыр артында гына челтерәп аккан чишмәдән су алып килә, йә идән паласларын кагып керә, йә абзарда сагынып көтеп торган йорт куяннарына әрекмән яфраклары җыеп бирә...

Бүген бөтенләй башка бер эш эшлисе килде аның. Шундук уйлап та тапты: югары очтагы бабакаеның хәлен белеп киләчәк ул. Бер авылда яшәсәләр дә, бик сирәк күрешәләр. Ярты көн мәктәптә үтә, аннары дәрес әзерлисе... Әтисе, әнисе кушкан вак-төяк эшләр... Болары сәбәп кенә, әлбәттә... Бабайлар янына ешрак барырга кирәк, ешрак хәлләрен белергә, тамакларын кайгыртырга, күңелләрен күрергә... Саматның әнисе дә көн саен барып йөри алмый, ә бабакае япа-ялгыз. “Безгә генә күчеп кил”, - дисәләр дә,  килми, “йорт-җиремне ташлый алмыйм, соңгы сулышым шушында чыгарга тиеш”, дип кенә җаваплый...

Самат өстәлдән берничә күмәч, пешкән ит һәм бәрәңге кисәкләре алып төрде дә югары очка юл алды.  Йөгерә-атлый барды, бер нәрсәгә дә игътибар итмәде. Урам башында каршы алган Ак борынлы кара этне дә, яшел капкалы йорт каршында басып калган ал бантиклы кызны да игътибарсыз калдырды.   

Бабасы аны  капка төбендә, күкрәгенә җитә язган озын таягына таянып каршы алды. Саматның киләсен каян белгән диген! Кадерле кунакларны каршы алганда кия торган киемен кигән - иске генә пинжәгенең түшенә, гадәттәгечә, ике сугышчан бүләген тагып ачыккан. Самат аларны кечкенәдән белә - “Батырлык өчен медале” белән “Дан ордены”. Аның һәр Җиңү көнендә өстәлеп торган башка медальләре дә күп, хәтта колхозда эшләп алган ордены да бар. Әмма ул гел шушы икесен генә тагып чыга. “Кан коеп алынган алар”, - ди ул, шул хакта сораша башласаң. Ләкин бу орден белән медальне алуы хакында әлегә  кадәр ныклап сөйләгәне юк. “Яшең җитмәгән әле, вакыты җиткәч сөйләрмен”, - ди. Самат түземсезләнеп көтә. Менә бүген дә сорап караячак, ни өчен дигәндә, бу арада нык кына үсеп китте ул. Әнисе дә: “Кая үсәсең болай, улым?” - дип аптырый. Бу орден-медаль тарихларын тыңларга, бәлки, вакыт җиткәндер инде?

– Ни хәлләр, улым, исән-саулармы барыгыз да? - дип каршы алды аны бабасы. - Атна уртасында килүеңне әйтәм, бер-бер хәл булмагандыр бит?

– Бабакай, үзеңнең хәлләрең ничек, бездә барысы да әйбәт.

– Миндә дә әйбәт! Ходайга шөкер, менә үз-үземне карап яши алам әле.

– Мин сиңа әни пешергән әйберләр алып килдем...

– И-и, мәшәкатьләнмәскә иде... Мин үзем пешереп ашый алам. Оныттың мыни - мин бит фронтта повар булып йөрдем. Кем әйтмешли, балта сабыннан да ботка пешерә алам.

Самат елмаеп куйды. Балтадан ботка пешергән әкият герое исенә төште аның. Бабасы да чын әкият герое инде менә. Әнә бит, ничек, каян белеп, Саматны каршы алырга чыккан. Әкиятләрдә генә барысын да белеп, тоеп торалар. Әкиятләрдә генә сихер, тылсым бар...

– Бабакай, минем киләсен каян белдең, орденнарыңны тагып чыккансың... Бәйрәм дидеңме әллә?

– Син киләсен белдем. Минем яшьтә барысын белеп торасың ул, балам.

– Ничек белдең соң, бабакай, әйт әле...

– Ничекме? Минем үз киңәшчеләрем бар, улым. Менә шушы һава, шушы күк, шушы урам... Алар барысы да миңа синең киләчәгеңне хәбәр итеп тордылар... Менә син килдең, ә мин каршы алырга чыктым...

Алар шулай койма буендагы эскәмиядә утырып, бик серле сүзләр сөйләштеләр. Тормыш-яшәеш хакында, өйдәге, мәктәптәге хәлләр турында. Самат үзе дә, бабасы да бу сөйләшүдән бик разый булып калдылар. Юк икән, Саматның бер сүзе калган икән әле.

– Бабакай, бу медальләрең, орденнарың хакында кайчан сөйлисең инде?

– Хәзер сөйлим. Тыңлыйсыңмы? Бүлдерми тыңласаң гына сөйлим... Кайсыннын башлыйм икән? Орденнанмы, медальдәнме?

– Орденнан, орденнан! 

– Юк, балам, медальдән башлыйк. Ул бит минем беренче алган бүләгем. “Батырлык өчен” медален “солдат медале” дип йөртәләр. Солдат өчен бу медаль орденга тиң, аңлыйсыңмы?

Аңламаса да, Самат:

– Аңлыйм, - дип куйды.

– Тыңла, алайса... Ул көнне Мәскәү янында бик хәтәр сугышлар барды. Мин поход кухнясы өчен җаваплы. Батальон “Урра” кычкырып һөҗүмгә китеп барды. Алар артыннан кузгалам дигәндә генә атыма мина кыйпылчыгы тиде. Ула арада тыл ягыннан немец батальоннарының бәреп керүе хакында хәбәр килеп җитте. Старшина: “Кухняны саклау - синең өстә”, - дип кисәтте дә траншеялар буйлап китеп барды. Мин, өч кенә патроны булган мылтыгымны тыл ягына төбәп, окоп чокырында басып калдым. Менә бервакыт тылдагы урман ягыннан бер төркем немец солдаты килеп чыкты. Унбишләп булыр. Посып кына киләләр тегеләр. Өчесе - офицер. Фуражкалары берсеннән-берсе текәрәк! Аларның шулай бит - фуражкалары биегрәк булган саен чиннары да югарырак. Өч патроным бар бит инде. Бер патронымны иң биек фуражка кигән күзлекле чандыр фрицка төбәп атып җибәрдем. Чалкан барып төште хәшәрәт. Бераз посып тордылар да, автоматларыннан ата-ата,  тагын килә башладылар болар. Хәзер инде икенче офицерга төбәп аттым. Анысы да “сынып төште”. Һаман киләләр немец фашистлары. Җиңелчә генә яраландым. Дошман пулясы чигә турысыннан сыдырып үтте. Үзем мылтыкны төзим, үземнең чигәдән мылтык түтәсенә кан тама... Өченче пулям калды бит әле. Шул пулям өченче фуражканың да башына җитте.

Офицерсыз калган фрицлар кинәт туктап калдылар, яр артына постылар. Аннары, артка таба шуышып, чигенә-чигенә урман куелыгына кереп югалдылар. Офицерларының гәүдәләрен алырга да оныттылар. Офицерлары дөмектерелгән немец гаскәриләренең шундук чигенә башлавы хакында ишетеп белә идем, минем бәхеткә, чынлап та шулай булып чыкты. Тагын да килә торган булсалар, бер патроным да калмаган иде инде... Аның каравы, ботка болгата торган авыр саплы чүмечем әзерләнеп куелган иде...

Ул арада старшина килеп җитте. Минем янга окопка сикереп төште дә:

– Нинди атыш монда? - дип сораша да башлады. Үзе шундук минем башны бәйләргә кереште.

– Сөйләп бирдем. Ышанмый.

– Бар, барып кара, - дим. - Әнә теге калкулык буенда өч офицер ята.

Кача-поса барып карасак, чынлап та, аркылы-торкылы өч җансыз  гәүдә ята. Берсе - күзлеклесе - кыймылдап  куйгандый булды. Ике сикерүдә шул күзлекле немец майоры янына барып җиттек. Исән булып чыкты хәшәрәт! Пуля янбашына тигән. Аңына килеп, торып утырмакчы була, үзләренчә кычкырырга әйтә, җикеренә, ватык күзлеге аша акаеп карый...

– Моны ничек тә комбат блиндажына алып барырга иде, - ди старшина. - әйбәт тел булачак. Ә тел ул информация дигән сүз.

Шулай иттек тә. Ат табып, поход кухнысын тактык та, яралы офицерны шуның баскычына сөяп куеп, батальон артыннан киттек. Чакырып китерелгән разведчиклар төркеме исә, дәррәү чабып, бая гына немецлар качып киткән урман куелыгына кереп югалды...

Соңыннан белдек: мин яралаган немец офицеры бик кыйммәтле тел булып чыккан. Ул биргән мәгълүмат ярдәмендә безнекеләр һөҗүмгә күчтеләр һәм фашистларны ике көн буе куып бардылар. Шул вакыйгадан соң мине снайперлар төркеменә күчерделәр, бераздан әлеге “Батырлык” медале дә килеп иреште.

– Бабакай, ә орденны ни өчен бирделәр?

– Улым, анысы хакында инде икенче килгәнеңдә сөйләрмен, яме... Хәзер бар инде, кайт. Әнә караңгы  төшеп килә.

– Тагын бераз гына торыйм да... Бу медальне тагын бер генә тотып карыйм да...

– Бар кайт. Өйдә дә югалтканнардыр... Мин бит озата алмыйм, менә... таягым комачаулый...

Каршында елмаеп-көлеп басып торган бабасын бераз кызганып куйды Самат. Ләкин барыбер дә аның белән горурлану хисе көчлерәк иде. Ул бабасының медален озак кына кулыннан ычкындырмый торды. Аннары юлга кузгалды. Ә юл озын иде, караңгы иде, шомлы иде...

– Сау бул, бабакай...

– Сау бул, улым, исән-имин кайтып җит, яме. Өйдәгеләргә сәлам әйт... Ял көнендә әниеңне көтеп калам. Әтиең дә килсен. Барыгызны да бик сагындым... Караңгы дип курыкма, минем тавышым сине озата барыр... Тыңлап кайт, яме... - Шунда ук, ничек итеп тавыш бирәчәген белгертеп, иңрәтеп кыкырып куйды: - Һайт! Һайт!..

Саматка рәхәт булып китте. Ул, сер бирмәскә тырышып, горур кыяфәт белән урам уртасына чыкты да, эре-эре атлап, кайтыр юлга кузгалды.

Караңгы урам буйлап бераз баргач та артыннан таныш тавыш куып җитте: “ Һайт, Һайт!..”

Самат тагын бер мәртәбә җиңеллек, рәхәтлек тойды. Аякларына көч иңгәндәй булды, һәм ул адымын кызулатты. Бераздан баягы кадерле тавыш тагын яңгырап кабатланды: “Һайт! Һайт!..”

Самат, җиңеллектән, рәхәтлектән йөгереп үк китте... Аннары тагын атлауга күчте. Чөнки ул тыкрык буендагы аулак урынга  килеп җиткән иде. Бу урын хәтта көндезләрен дә куркыта... Әнә бит ничек караеп, шомландырып тора... Менә хәзер шул караңгылыктан теге фашистлар шуышып чыгарлар да автоматларын Саматка төзәп килә башларлар кебек...

“Һайт! Һайт!..”

Самат иркен сулап куйды. Адымын тизләтте. Шактый ерагаеп өлгергән таныш тавыш бу юлы тагын да моңлырак яңгырады.         Шул арада якында гына эт өреп куйды. Саматның йөрәге аяк табанына төшеп яткандай булды, тәненә салкын йөгерде. Теге эт бит бу! Килгәндә карап калган иде, менә хәзер, сагалап торып, Саматны кабып йотмакчы була!..

Шулвакыт шомлы караңгылык эченнән  мөлаем тавыш ишетелде:

– Тими ул, мин аны бәйләп куйдым. Туктап торма, бар кит!.. Ә син, Пират, тик тор, әйбәт малай ул, мин аны беләм...

Самат аңлады. Килгәндә, ал бантиклы бу кыз да юл читендә басып калган иде. Бара-бара, Самат: “Әйбәт кызга охшаган. Дуслашырга кирәк әле. Эте белән дә танышасы иде. Әйбәт эт, тыңлаучан, әллә каян күренеп тора...” - дип уйларга өлгермәде, караңгы күкне тонык кына тавыш ярып үтте:

“Һайт! Һайт!..”

Самат  инде анык белә: бабасының тавышы аны һаман да саклап, яклап килә. Бу тавыштан да якын, газиз тавыш юктыр кебек тоелды. Ул инде хәзер курыкмый да. Бары тик көтә генә, бераз бара-бара да таныш тавышны сагынып көтеп ала... Бу тавыш, бу аһәң аңа өмет бирә, көч бирә...

“Һайт! Һайт!..”

Бу - яшәү тавышы, язмыш ишарәсе. Самат сөенеп бетә алмый: ярый әле барды бабакае янына. Ярый әле хәлен белде. Ярый әле аның медаль тарихын тыңлады...   

“Һайт! Һайт!..”

Самат өйләренә кайтып җиткәндә бабасының тавышы инде ишетелми, бары тик ул тавышның кайтавазы гына күктә аҗаган кебек уйнап тора иде. Гүя андагы йолдызлар да шул тавыштан калыккан, шул аһәңнән яктылык, нур алган...

Самат тиз генә кермәде әле. Таныш тавыш ишетелмәсме дип, байтак вакыт тыңлап торды. Бераздан ишегалды ягыннан бөтенләй икенче тавыш колагана килеп иреште: 

– Самат, улым... Керәсеңме инде? Бабаңның тавышы күптән тынды бит. Тиз кер... Өстәлеңдә сөт суына... Сама-а-т...

Самат үзалдына елмаеп, олыларча баш чайкап куйды да, капканы киң ачып, өйләренә кереп китте. Ул бүген яшәгән көненнән бик тә канәгать иде.

 

22 октябрь, 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев