Логотип Идель
Иҗат

АШЫГАБЫЗ, АШКЫНАБЫЗ, ТИЗРӘК ҮСӘСЕ ИДЕ... - УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ

Әнием


Искә алып сөйли әни,
Балачагы турында:
Ничек итеп көн иткәнен,
Торган кайсы урында?

Кыш көннәре тау шуганын,
Чана-чаңгы ясатып.
Капка төбен чистартканын,
Көрәк белән кар атып.

Көзен-язын бакча эше,
Җиләккә дә өлгергән.
Җәйнең эссе көннәрендә
Сөлчәдә ул су кергән.

“Җиң сызганып эшләгәндә,
Бәхетле була кеше.
Тормыш юлын ничек узу -
Һәркемнең дә үз эше.

Һөнәр табып эшли идек”,-
Ди әнием, нурланып.
Яшәргә тырышырмын мин,
Әнидән үрнәк алып.

Гәрәева Эльвина,
Түбән Кама районы Кама Аланы эшчеләр бистәсе, 4 сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Гәрәева Маһинур Абрам кызы




Бәхетле балачак


Кемнәр генә хыялланмый
Бәхетле балачак турында.
Күпме серләр яшеренгән
Аның назлы киң кочагында.

Иң матур хатирәләр,
Истә кала хәтердә.
Бик күп дуслар табыла
Шат балачак илендә.

Ашыгабыз, ашкынабыз,
Тизрәк үсәргә иде, дибез.
Инде үсеп буй җиткәч,
Балачак кайтсын иде, дибез.

Сабый чакта бар да рәхәт,
Татлы төш, хыял илем.
Әти-әни кочагында
Мәңгегә калыр идем.

Тимашева Алёна
Мөслим районы,
Яңа Усы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы




«Җырлап яши ала кеше, булса тик Туган теле!»


Ишетеп үстем бишек җырын,
«Әннә» дип телем ачтым.
«Туган тел»не тыңлый-тыңлый
Беренче тәпи бастым.

«Шахта көе»н дә ишеттем:
Анысын бабам көйләде.
«Шүрәле»не, «Су анасы»н
Тәмләп әбием сөйләде.

Тирә- якның гүзәллеген
Телем аша аңладым.
Киләчәккә мирас итеп
Тапшырырга уйладым…

Тик… Беркөн килеп кемдер әйтте:
«Бетә бит Туган телең!
Хәзер – телең, ә аннары
Тартып алсалар илең?!

Телсез калсаң, илсез калсаң,
Кол булып яшәрсеңме?
Әллә инде барысын яклап,
Яшендәй яшьнәрсеңме?!»

Әйтерсең, башка суктылар:
Исем – акылым китте.
Татарның гел эндәшмәве
Телнең башына җитте.

Кемгә зыяны тиде соң???
Ник шулкадәр кагалар???
Шунсыз баш имәс татар дип,
Телен тартып алалар!

Нинди матур, аһәңле бит
И, минем татар телем!
Телем бетсә, үземнең дә
Бетмәсме соң кадерем?!

Бу хурлыкка түзмәс иде
Җәлил, Фәнис, Туфаннар.
Алар кебек телне сөйгән
Юкмы җиргә туганнар?!?

(Авыз ачып сүз әйтергә
Һич курыкмый торганнар!)

Гөрләп торган Татарстан
Моннан соң да шаулармы?
Әнкәйләрдәй газиз телен
Саклап калыр, даулармы?!...

…Теле бетсә, яши алмас
Бетәр татарның көне.
Җырлап яши алыр халкым
Булса тик Туган теле!

Әхмәдуллина Айгөл
Пөшәңгәр авылы, 9 сыйныф укучысы




Әкияттә


Кулыма китап алам,
Бер битен ачып куям,
Бармагымны төртәм дә
Кычкырып укып китәм.
Менә бер сәгать үтә,
Икенчесе дә менә...
Тик мин һаман туймыймын:
Кулымдагы китапны
Читкә алып куймыймын.
“Нинди китап?” – диярсез.
Серем бит ачык бугай:
Кулымдагы китапны
Язган Габдулла Тукай.
Су анасы, Шүрәле.
Кәҗә белән Сарыгы...
Әйдә, дустым, күр әле
Мондагы могҗизаны:
Су анасы күл буенда
Чәчен тарап утыра,
Урмандагы Шүрәле.
Чыдый алмый кычкыра,
Кәҗә белән Сарыгы
Аш пешерә казанда,
Бүреләр качып киткән
Таныш башны күрүгә.
Әле монда күп тылсым,
Монда “йөрүе” рәхәт.
Килегез монда, дусларым,
Монда мәңге әкият!

Гөлназ Мәҗитова,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укучысы




Авылым табигате


Авылым болыннарын,
Урманнарын яратам.
Табигать матурлыгын
Беркайчан да онытмам.

Су буйларына төшәм,
Каршымда тора таулар.
Бик тәмле һәм шифалы
Таулардан аккан сулар.

Сулыкларга кушылып,
Мин дә йөгергән булам.
Шундук арып, хәлсезләнеп,
Бераз ял итеп алам.

Яшел чирәмгә утырып,
Күк йөзенә сокланам.
Кояш миңа елмайганга,
Җавап итеп елмаям.

Гөлназ Мәҗитова,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укучысы




Без - Арча яклары!


Арча якларын яратам.
Туган авылым бит анда,
Бер - береннән ерак түгел
Авыллар да күп анда.

Авылыма багышладым,
Шушы язган юлларны.
Оныта алмыйм гомеремдә
Шунда узган елларны.

Тау астына урнашкандыр
Гүзәл авыл – Иске Му.
Тырыш, батыр авыл халкы
Күңелемдә шатлык хисе, соклану.

Авылыбызның тирәсендә
Күп авыллар урнашкан.
Сеҗе, Масра, Курса – Почмак
Чөмә – елга, Сикертән.

Авылыбызда йорт – җирләр дә
Өч урамга салынган.
Авылым халкы борынгыдан
Хезмәтле дан казанган.

Язып кына әйтеп булмый
Авылым халкы турында.
Нинди генә кәсепләр юк
Тырыш авыл халкында.

Анда бардыр балта остасы,
Итекче һәм тегүче.
Мич чыгару осталары,
Шәл бәйләүче, тимерче.

Тау астында чишмәләр күп
Сулары да бик тәмле.
Якын гына урманы бар
Кырлары да бик ямьле.

Авылыбыздан бер читтәрәк
Бер елга да агачак,
Шул елгада су коенып
Узган безнең балачак.

“Кесмәс” дигән бу елгада
Бик күп балык тотканнар.
Кармактан тыш кайчагында
Ятьмәләр дә салганнар.

Туган авылым, авыл халкым
Казан аның каласы,
Горурланып без яшибез
Без бит аның баласы.

Белем алыйк, алга атлыйк
Матур булсын дөньялар,
Бәхет корабында йөзсен
Барлык булган балалар!

Әби-бабай, аналар да
Яшәсеннәр бәхетле,
Тырыш хезмәт иткән өчен
Алар моңа лаеклы!

Тормыш бит ул шундый нәрсә
Буладыр төрле чаклары,
Сынаттырмыйк, авылдашлар,
Без бит Арча яклары!

Илүзә Гыймаева,
Арча районы Курса Почмак урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев