Логотип Идель
Иҗат

ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ...

Арып кайткан иде эшеннән Тәслимә. Үч иткәндәй бүген  санитар көн дип игълан итте өлкән сестра. Идәннәрне генә түгел, бар стеналарны,тәрәзә төпләрен, тумбочкаларны хлор кушылган су белән ышкып-ышкып юа-юа барысының хәле бетте. Көчкә сөйрәлеп кайтып кергән иде, Илназы чыгып киткән икән. Бу яңалык бөтенләй эштән чыгарды хатынны. 

Әмма тәндә җан булганда адәм баласы яшәргә тиеш. Соңгы көчләрен туплап ашарга хәстәрләде ул, өстәлдәге савыт-сабаларны юып тезде. Теләсә ничек аунап яткан киемнәрне урнаштырып, өен җыештыргандай итте. 

Һәр шылт иткән тавышка колак салып утырса да,  ишек артында хәрәкәт сизелмәде. Бүген озаклап йөрер, ахрысы, улы. 

Тамагына капкалагач, телевизор-фәлән кабызып тормады, эчкәре бүлмәдәге диванга колак мендәре салып,  шунда бераз онытылып алырга булды. Илназы кайткач барыбер урыныннан кузгалачак, шуңа да урын-җирне кузгатмады хатын. 

Арудан күзләре эленеп килә иде инде. Әмма утны сүндереп ятуы булды, йокысы сыпырып алгандай  юкка чыкты. Талчыккан кулларының буыннары әрнеп сызлый, гөбедәй шешенеп чыккан балтырларына меңнәрчә энәләр кадалган  төсле чәнчи. Үзе белән бергә картайган иске диванында күпме генә боргаланса да, барыбер оеп китә алмады менә. 

Урам аша гына кафе урнашкан иде, анысына терәлеп дигәндәй урман ешлыгына тиң парк җәелгән. Тәслимә монда арыган тәнен кая куярга белми бәргәләнсә дә, яшьләрнең кичке тормышы чак башлана гына иде әле. Тәрәзә аша колак тондырырлык музыка тавышы яңгырап торды, егет-кызларның кычкырып сөйләшкәннәре, ихахайлап көлгәннәре  янәшәдә генә төсле тоелды. Шунысына һич туктамый тыз-быз үтеп торган машиналар тавышын да кушсаң, чынлап та йокларлык түгел иде инде.  Әмма моңа кадәр Тәслимә, улы Илназ өйдә булган көннәрдә талымлап тормый, башын мендәргә тидерүгә үк йоклап китә. Бүген улы юклыктан шулай боргалана инде ул.    

Башына әллә нинди шомлы уйлар килеп тынычлыгын җуйды хатынның. Әнә шунда кешнәп торган егетләр күзенә чалынып калса Илназы? Алар бит бармакка бармак сукмый көне буе ашап-эчеп кенә йөриләр, бертуктаусыз хәмер чөмерәләр. Көчләрен кая куярга белмәгән нәрсәләр кемгә бәйләнергә дип эзләп кенә тора бит. Аның юка гына гәүдәле улына күп кирәкмени? Бер сугуда җанын җәһәннәмгә очырырлар, Алла сакласын... Әнә шул парк дигәннәре дә карурманга тиң, валлаһи, ерып чыкмалы түгел. Төрле этлекләр эшләргә хаслап чәчеп үстергәннәр диярсең шул агачларны. Бер агач артыннан кул сузылып бугазыңа ябышса, дөнья белән хушлаш инде. Исән-сау гына кайтып керсен иде инде, бәгырь кисәге. Улы кайтып керми күзләре йокы күрмәс инде. Ничә тапкырлар такмаклап ялынганы булды шул балага, йөрмә төннәрен башыңа бәла эзләп дип,тыңлыймыни әле ул сине!.. 

Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде. Ире Харис та авызына хәмер кергән саен хатынының исемен онытты, аңа кысыр дип кенә эндәште, гел кимсетте, пычракны ләгәне белән койды Тәслимә өстенә. Ә теге килендәшләре, кайната-кайнанасы, кода-кодачалары адым саен төрттереп кенә тордылар, кешегә санамадылар. Бала тапмаган хатын хатынмыни ул, янәсе. Кунакка-фәлән җыелгач Тәслимәне мыскыллап күңел ачтылар. Тәки Харисы аерып җибәрә иде инде, көтмәгән җирдән авырга калды Тәслимә. Бернинди сәбәп тә булмады, дәваланулар артта калган иде. Ходайның эшкәртүе булгандыр, югары көчләр күргәндер аның  газаплануларын... 

Хәер, барыбер  бергә яши алмады ире белән, Харисы ташлап чыгып китте аны. Башта бала юк дип дуласа, соңыннан шул йодрык зурлыгы җан иясе сәбәпче булды  тормышлары таркалуга. Ә башта ничек шатланган булган иде! Тәслимә көмәнле булуын әйткәч, идән селкетеп биеп киткән иде... 

Туганда ук Илназ чирләшкә бала булды. Зур күзле, үтә күренмәле тәнле, песи баласы төсле генә иде шул. Әмма Тәслимәгә шул  сабыйдан да кадерлерәк җан иясе булмады бу  җир йөзендә. Бар назын, бар  көч-куәтен  баласын кеше сыйфатына кертүгә сарыф итте хатын. 

Әллә ни булды шул балага, әллә соң туганга, атнасына бер-ике көн булса да сау-сәламәт булып, әти-әнисен шатландырганы булмады. Зәгыйфь булгангадыр инде, яфрак җиле иссә дә чиргә сабышты. Бер чир артыннан икенчесе табылып кына торды. 

Бала багып, ир кайгысы китте Тәслимәнең. Бар уйлары улында булды. Хариска мондый тормыш һич кенә дә хуш килмәде. Тынычлыгы югалды, өеңдә көне-төне яшь бала елап ятсын да нинди тынычлык ди ул? Шунан ике арада ямьсезләнүләр башланды. Игътибар юклыгы канын кайнатты  гаилә хуҗасының. Вакытында ашарга әзер түгел, иртә-кич хатын өйдә юк, баласын кочаклап врачлар эзли, ирнең күңелен күрми. Харисының кыланышларына битараф иде Тәслимә, ир белән бала арасында ул  ике дә уйлап тормый баласын сайлады. Шуннан барысына кул белән селтәп чыгып китте Харисы, икенче гаилә корды. 

Кояш күрмәгән зәгыйфь үсемлек төсле генә булып  үсте Илназ. Ул күренгән врачларның, ул ашаган даруларның,  аңа кадалган уколларның саны-чуты  юк иде. Малайның сигезе тулганда врачлар Тәслимәне тагын бер сайлау алдына куйдылар. Яңа чирне Илназның бөерләрендә таптылар.  Атнасына өч мәртәбә шул баланы дәресләрдән соң гемодиализ үзәгенә йөртергә тиеш булды Тәслимә. Нәзек кенә беләкләрен тишкәләп, малайны ясалма  бөер аппаратына ялгадылар. Бала өчәр-дүртәр сәгать кан чистартып ятарга тиеш булды. 

– Чире көчәйгәннән-көчәя. Болай дәвам итсә, баланы алып кала алуыбызга өмет юк, – дип турысын әйттеләр Тәслимәгә. Шулай да бер өмет чаткысы саклана икән. Әгәр  бар күрсәткечләр уңай нәтиҗә бирсә, малайга әнисенең бер бөерен күчереп кую мөмкинлеге бар, диделәр. Кушкуллап ябышты бу мөмкинлеккә  әни кеше. Шуннан озакка сузылган анализлар алу, тикшерүләр башланды. Бәхеткә, бар параметрлар буенча да Тәслимә яраклы донор булып чыкты. Бу хакта ишеткәч канатлар үскәндәй булды анага. Алда тик уңыш буласын юрап,тыныч күңел белән операция өстәленә менеп ятты ул. 

  Операциядән соң тернәкләнү озакка сузылды. Ана да, бала да пычак астына ятуны авыр кичерделәр. Мондый чакта ярдәм кулы сузардай якын кешеләре юк иде. Әмма тешләрен кысып түзде хатын. Улының гомерен саклап калу өчен мондый гына сынауларны үтәргә әзер иде ул... 

Баскыч буйлап кемнеңдер лап-лоп атлап  күтәрелгәне ишетелеп калгандай булды. Шуннан бар күршеләрне уятырлык итеп, даңгыр-доңгыр ишекне кагарга тотындылар.  Тәслимә урыныннан кузгалып ишекне ачарга ашыкты. Ишек төбендә күзләре тонган, чәчләре тузгыган, киемнәре пычранып беткән улы Илназ чайкалып тора иде. 

– Ник ачмыйсың, убырлы карчык? Кайтмас бу, тонар дигән идеңме? Ведьма!.. – дип төкерекләрен чәчеп сөйләнде Илназ һәм кинәт кенә бар көче белән әнисен этеп җибәрде. Очып барып төшә иде Тәслимә, ярый кием элгеченә терәлеп калды. 

– Торма каршымда! Ашарга давай! Утларны яндыр! – дип әмерләр бирде улы, аяк киемен салып та тормыйча эчкә үтте. Тәслимә ишекне бикләп аның артыннан иярде. 

– Нигә шул нәрсәне эчәсең инде, улым? Харап итәсең бит үзеңне. Врачлар әйтте бит аңлатып, тамчысы да ярамый сиңа... 

– Авызыңны яп! Эшең булмасын миндә! Үлсәм үләм, калсам калам, минем гомерем. Вот шулай... – дип көзге каршысына барып басты улы, озаклап үзен күздән кичерде.Аның ябык кына гәүдәсенә, зәңгәрләнгән күз төпләренә, очлаеп калган борынына җәлләп карады Тәслимә. Йөрәге өзелеп төшәрдәй иде күргәннәреннән. 

– Улым, зинһар дип әйтәм, тыңла сүзләремне... – дип  Илназының иңбашына йомшак кына кагылып алган иде, егет селтәнеп әнисенең яңак төбенә ямады. Ирене ярылып авыз эче кан белән тулды Тәслимәнең. Әмма үзендә уе юк иде әле аның. Селтәнгән хутка егылып киткән улына таба тартылды ул. «Ходаем, аяк-кулын сындырып ятмасын», – дигән уй яшен тизлегендә үтте башыннан. Чурт та булмаган: Илназ минут эчендә гырлап йоклап та китте. 

Тәслимә сак кына басып йөреп битен-башын юып алды. Соңыннан килеп улының ботинкаларын салдырды, баш  астына мендәр кыстырды, өстенә юрган япты. 

Улының ныклап йоклап киткәненә инангач , авыр сулап үз бүлмәсенә үтте, диванына бөгәрләнде. Төнге шәһәр тынып калган иде инде. Анда-санда үткән машиналарны исәпкә алмаганда, шылт иткән тавыш юк. Күзләренә барыбер йокы кермәде. Бар уйлары улы турында иде. Бетерә бит бу бала үзен шулай дәвам итсә. Болай да гомере җеп белән генә эләгеп тора бит аның. Шул улын тапканнан бирле бер тыныч көн күргәне булмады Тәслимәнең. Нинди тамгалы бала булды соң инде? Әллә үзе артык иркәләп җибәрдеме? Операциядән соң иелеп оекбашын кияргә дә рөхсәт итмәде Илназга, үзе кидерде. Һәр адымын сагалап кына торды.  Әтисез ятим бала, чирле бала дип йөрәгенә кан сауды. 

Менә соңгы вакытларда ниндидер начар бәндәләр белән аралаша башлады улы. Эчәргә өйрәнеп алды, төннәр буе урамнан кайтып керми. Иртәгә башын да күтәрә алмас та соң. Менә монда кереп ятар да судан башка нәрсә авызына алмас. Тамчы да ризык капмас авызына. Гел шул телефонына кадалып ятар. Йокысы да йокы булмас. Авыз ачып бер сүз дәшмәс. Берничә көн ятар да, бераз хәл керсә, тагын шул иптәшләрен юллап чыгып китәр. Әйткәнне бар дип тә белми. Нишләп карарга соң инде бу бала белән?.. 

Теге вакытта, бөерне күчереп утыртканнан соң, шактый ныгып,  сау-сәламәт кеше кыяфәтләре кереп калган иде үзенә. Менә хәзер әйтсеннәр иде, соңгы бөереңне бир балаңа, җир тетрәтеп йөреп китәр, башкалар кебек яшәр, гаилә корыр, балалар үстерер дип, ике дә уйлап тормас иде Тәслимә. Бөерен түгел, йөрәген ярып бирергә әзер булыр иде.Ә  Илназы әнисенең хәсрәтләрен бар дип тә белми.  Җаныңны бирсәң дә, кирәге юк аңа, аяк астына салып таптап үтәр, сизмәс тә... 

Кәрим КАРА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X