Логотип Идель
Иҗат

АНА КАДЕРЕ. Бишенче бүлек

Бишенче бүлек


/башы/


Ул минем сүзгә карый ди мени? Мине кая куярга белми йөргәндә, бирегә – Картлар йортына китерде. Әй, елауларым шул чагында. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләмдер. Монда яши башлагач, тәрәзә яныннан китмәдем. Кызымны көттем. Улым белән бөтенләй диярлек аралашмадык. Мине ул әнисе итеп танымады да. Түбәнгә тәгәрәвемнең беренче баскычы шул булгандыр. Инде мин бөтенләй ялгыз. Минем беркемем дә юк…


Әби сөйләвеннән туктады. Мин атылып чыккан күз яшьләремне сөртеп бетерә алмадым. Аның инде еларга да күз яше калмаган, балакаем. Берара тынлык урнашып алды. Мин дә, ул да бер сүз дәшмәдек. Ул газиз кызын, ә мин газиз әниемне уйладым ул минутларда. Икебезгә дә бик авыр иде. Башка әбиләр дә безне тыңлап елап беткәннәр. Ачы язмышлы кешеләр күп ул. Тормышның иң авыр сынавы – ялгызлык. Юк, бу дөньяда беркемең дә калмыйча ялгыз калу түгел, ә якыннарың синең тирәдә яшәп аның белән бергә булмау – ачы ялгызлык. Бу әбинең күзләрендәге сагышны мин әйтеп кенә дә бетерә алмыйм. Ул әби дә түгел, аны сагышы картайткан. Аның белән сөйләшеп утырып, кич җиткәнен дә күрмәгәнбез. Бүлмәләренә таралышканда, кайбер әбиләр минем янга килделәр дә, әлеге әбинең хәлен гел белешеп торырга киңәш иттеләр. Мин, әлбәттә, көн саен аның янына килдем.


Кайвакыт Балалар йортында очраткан баланы да исемә төшердем. Күңелемә кереп калган сабый мине һаман үз янына дәште. Мин тагын шул ишекне ачтым. Инде буй җиткән, зур егет булган баланы мин таный алмыйча интектем. Ул мине күреп алу белән, элеккечә каршыма йөгереп килеп басты. Ни гаҗәп, мине ул бер дә онытмаган. Мине кочаклап алды да « Мине алырга килдеңме?» диде. Мин үзем дә сизмәстән «Әйе, балам!» җавап бирдем. Ирем белән шул ук көнне алып кайттык без аны. Балаларым аны шундук үз итеп, абыйлары урынына күреп яраттылар. Бәхетле идем мин. Тик бәхетемнең китек җире – теге әби язмышы булды. Ул мине көн саен көтте... Көтәр кешең булу бәхет инде ул, белүчеләр генә аз бу хакыйкатьне.



Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев