Логотип Идель
Иҗат

АЛТЫН ӘТӘЧ

Мин Шәйдуллина Зифа Ильнур кызы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан Муса Җәлилнең кызы Чулпанга язылмый калган әкиятен дәвам итәргә булдым.

Инде күп гасырлар алтын әтәч дип исемләнгән кошлар турында легендалар яшәп килә. Бүрели дигән урманның нәкъ уртасында бар икән бер алачык һәм шул алачыкта яши, ди, сәер кошлар. Аларның кулыннан бар эш тә килә, ди, үзләре оста, уйный, бии һәм, иң мөһиме, сөйләшә беләләр, ди. Шулай ук, кайбер әтәчләр авыру кешене, яки хайванны да терелтә белгәннәр. Бу сыйфатка бары бик укымышлы, белемле әтәчләр генә ия булган. Тик шунысы кызганыч, кошларның кайда, ничек урнашканын беркем дә белмәгән. Әкият тә нәкъ менә алтын әтәчләр турында булыр.

Яшәгән, ди, Әлфи исемле бер әтәч малае. Ул бик җитез, үткен була, бар нәрсәне белергә омтыла. Эш шунда ки, аның бер җирдә генә торасы килми. Әлфинең төрле илләрдә булырга, сәяхәт итәргә һәм кеше исемле затны күрәсе килә иде. Әтәчләр инде ничә еллар буе кешеләр турында бары китаплардан гына укып беләләр. Әлфинең дә теләге чынга  ашыр иде бит, ләкин бер әтәчкә дә үз авылларыннан урманга чыгарга рөхсәт юк иде. Бу кагыйдә элек-электән алтын әтәчләрнең гомерен саклап калыр өчен кертелгән булган. Әлфи кечкенәдән үз теләгенә ирешүчән булып үсте. Хәзер дә бернәрсәгә карамыйча үз максатына омтылды. Ул план төзеде, бар кирәк-яракларны әзерләде, тик ничек качарга? Озак та үтми аның башына бер фикер килә. Төнлә сакчылар алышынган вакытта ул авылдан качып чыгып китә. Менә ул хәзер урманда һәм берүзе. Бар җирдә тынлык. Кошлар да сайрамый. Нигә икән? Чынлыкта, нәкъ менә шушы көн илдә Бөек Ватан сугышы башланган көнгә туры килә. Бәлки шуның өчен дә урманда кошлар сайрамый башлагандыр. Тик моның турында Әлфи әле белми иде.

Көннәрдән бер көнне, әтәч ниндидер шартлау тавышларына уянып китте. Караса, күктән зур-зур ташлар төшә һәм төшеп җиткәч, колакны авырттырып шартлыйлар иде. Әтәч тиз арада бу ташларның бомба булуын аңлады. Як-ягына караса - кешеләр. Чып-чын кешеләр! Моңа кадәр ул аларны китаптан гына күреп белгән булса, хәзер алар аның каршында басып торалар иде. Кинәт аларның берсе әтәчне күтәреп алды да, каядыр алып китте. Әлфи бик нык курыкты. Шул вакытта әти-әнисен, туганнарын, дусларын исенә төшерде. Бу кеше аны ниндидер сарайга ябып куйды. Бер тәрәзә, ишек һәм почмакта киемнәр. Берничә сәгать үткәч, сарайга дүрт яшь егет керде. Шунысы кызык: алтын әтәчләр дә, кешеләр дә берүк телдә – татар телендә сөйләшәләр иде. Әтәч аларның ни турыда сөләшкәннәрен аңлап алды. Егетләрнең инде ничәнче көн тамаклары  ач булып чыкты. Әтәч үзенең кичке ашка ашаласын белгәч, кычкырырга, йөгерергә тотынды. Ләкин Әлфине тиз арада куып тоттылар. Кинәт әтәч егетләрдән гафу сорарга тотынды, җибәрүләрен үтенде. Алар инде ничә ай буе сугыш кырында йөреп, күпме куркыныч хәлләргә тап булсалар да, мондый курку аларда беренче тапкыр иде. Әтәчнең татарча сөләшүен ишеткәч, аз гына хушларын җуймыйча калдылар. Ләкин егетләр аны җибәрмәделәр, ә сораштыра башладылар. Ничек, кайдан һәм ни өчен? Әлфи аларга барысын да сөйләде, әмма кайдан булганлыгын, әти-әнисен әйтмәскә булды. Хәер, бу сорау егетләрне бик үк кызыксындырмый да иде. Шушы әңгәмәдә әтәч малае илдә Германияга каршы сугыш барганын һәм егетләрнең партизан отрядыннан булуларын белде. Кинәт Әлфинең йөрәгендә ниндидер хис, көч уянды һәм аның чын-чынлап бу илгә ярдәм итәсе килә башлады. Егетләр дә әтәчнең теләген хуплап алдылар һәм план кора башладылар.

Якынча 1-2 көн эчендә алар ерак түгел урнашкан немец отрядын тар-мар итәргә тиеш иделәр. План бик яхшылап өйрәнелде. Бүген төнлә партизаннар отряды аны чынга ашырырга тиеш иде. Төнге сәгать 12 дән соң Әлфи немец отряды янына килде һәм бик каты итеп кычкырып җибәрде. Ике сакчы Әлфине күреп алдылар һәм артыннан йөгерә башладылар. Аларның да тамаклары ач булгандыр, мөгаен. Әтәч исә планнан тайпылмады һәм немецларны кирәкле урынга алып китте. Билгеләнгән урынга килеп җитү белән әтәч кинәт сикерде, ә ике сакчы белмичә капкынга эләктеләр. Агач артында посып торган ике партизан егет немецларны үз отрядларына алып киттеләр. Шул вакытта Әлфи ерак түгел бер партизанның яралы булуын күреп алды. Аның егеткә бик тә булышасы килде. Кинәт Әлфи ни өчендер еларга тотынды һәм, ни күзе белән күрсен, яра әкренләп төзәлә башлады, авырту кимеде. Димәк, Әлфи авыруларны терелтә ала. Бик бик гаҗәп күренеш иде! Әлфи шатланып куйды, чөнки бер төн эчендә ул күпме геройга хас гамәлләр башкарды. Тик Әлфи үзен барыбер герой буларак хис итмәде. Ни өчен дисезме? Чөнки әти-әнисенең рөхсәтен алмыйча өйдән китү - ул бик зур хурлык. Шуңа күрә Әлфи үз өенә кайтырга карар кылды.

Күп еллар узды. Ә Әлфи һаман шул вакытларны исенә төшерә. Ул мизгелләр аңа алга барырга һәм бернидән дә курыкмаска ярдәм итәләр. Минем дә бу әкиятне укучыларга шуны әйтәсем килә, батырлык эшләүдән курыкмагыз. Үз илең, халкың өчен башкарылган эш беркайчан да хур һәм начар гамәл булмас.

Шәйдуллина ЗИФА

Балык Бистәсе районы, Биектау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Зифа!