Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - “АК КАУРЫЙ” ТҮГӘРӘГЕ

Сәлам, “Ялкын”! Барчагызга да  Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбе укучылары кайнар сәламнәрен юллый. Без беренче сентябрьдән яңа мәктәптә Белем юлына аяк бастык, ә белем ачкычын республикабызның Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов безгә үзе тапшырды. Яңа мәктәбебез искиткеч күркәм, галиҗанәп! Без, укучылар һәм ата-аналар, укытучылар бу эштә көчен түккән һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Мәктәбебез ачылу белән милли эшләр буенча директор урынбасары Гыйльманова Дилбәр Мияссар кызы һәм методик берләшмә җитәкчесе Вагыйзова Гөлия Наил кызы милли тәрбия эшен үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырдылар. Шул уңайдан арабызда каләм тибрәтүчеләр түгәрәге дә барлыкка килде.

МӘКТӘБЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!


***

Яңа мәктәптә укыймын,
Өметләр зурдан.
Бик теләп йөриләр бар да,
Тәм табып укудан.

Кыңгырау чыңнары үрелгән
Белем моңыннан.
Укытучым белән атлыйм
Гыйлем юлыннан.

Мәктәбемнең һәр ташына
Ачкыч куелган.
Бик тырышсан, ул ачкычлар
Булыр кулыңда!

Кашапова Диләрә, 6В сыйныфы укучысы

***

Безнең мәктәп әле яңа,
Ул безне сагынмаган.
Танышуны көткәнгә,
Тәрәзәләре моңайган.

Салкын көзләр җитүгә
Мәктәбебез ямьләнде,
Чөнки без бит мәктәпнең
Чәчәкләре-гөлләре!

Иванова Нина, 6В сыйныфы укучысы

***

Минем гүзәл каламда
Калкып чыкты бер мәктәп.
Укырга йөрим шатланып,
Сеңелемне дә җитәкләп.

Бөтен нәрсә яңа монда,
Тирә ягы гөрләп тора.
Горурланып әйтә алам -
Бу минем 41 нче мәктәп!

Күңелләрем күтәренке -
Өй каршында минем мәктәп.
Рөстәм абыйга рәхмәт -
Бу бит безгә бик зур бүләк!

Салихов Ислам , 7А сыйныфы укучысы

***

Чулман буена урнашкан
Күркәм мәктәбем.
Онытмам ничек көткәнне
Белем бәйрәмен.

41 нче мәктәптә
Ачылды белем ишеге.
Президент үзе килде
Котларга безне!

Бик күңелле булды
Белем бәйрәме!
Андый мәктәпне беркем
Юктыр әле күргәне!

Бик кызыклы монда уку,
Биләп алды күңелне.
Бәйрәм күк укырга бару,
Яратам мәктәбемне!

Хәкимова Алсу, 6В сыйныфы укучысы

***

Минем шәһәр – шәп кала!
Яңа мәктәпләр ачыла.
Үземне бәхетле саныйм,
Яр Чаллыда туганга!

Зур төзелешләр бара,
Елдан-ел ул зурая.
Һ. Такташ әйткәнчә
“Очарбыз әле айга да!”

Казанваева Лиана, 6В сыйныфы укучысы

Әлеге укучылар Вагыйзова Гөлия Наил кызы җитәкчелегендәге
“Ак каурый” түгәрегендә иҗат итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев