Логотип Идель
Иҗат

"АК БАРС"КА ГАГАРИН КУБОГЫН АЛЫРГА ЯРДӘМ ИТ

Бүген, 3 июль көнне, барыбызның да яраткан “Ак Барс” хоккей командасы киләсе сезонга әзерлек башлады, дип хәбәр итә клубның пресс-хезмәте.

Уенчыларның яллардан соң беренче күнегүе – “Трудовые резервы” стадионында 10 кмлы кросс. Каникуллардан соң син дә беренче эш итеп 10 чакрым араны йөгерә алыр идеңме? Ә алар булдыра, димәк яңа сезонга әзерлек бер дигән! Иртәгә хоккейчылар клуб базасындагы бозга беренче тапкыр чыгачак.

Бүгенге көндә “барс”лар составында 39 хоккейчы шөгыльләнә: капкачылар Тимур Биләлов, Эмиль Гарипов, Максим Каляев, Артур Мисбахов, сакчылар Роман Абросимов, Рафаэль Батыршин, Степан Захарчук, Никита Лямкин, Марк Марин, Дамир Мусин, Атте Охтамаа, Михаил Сидоров, Василий Токранов, Тимур Фәткуллин, Денис Цуканов, Альберт Яруллин, һөҗүмчеләр Джастин Азеведо, Дмитрий Архипов, Антон Глинкин, Михаил Глухов, Денис Голубев, Евгений Григоренко, Тарас Елисеев, Владислав Кара, Максим Лазарев, Артём Лукоянов, Фёдор Малыхин, Максим Марушев, Артём Михеев, Дмитрий Обухов, Артём Осипов, Андрей Попов, Александр Протапович, Александр Редков, Александр Свитов, Иржи Секач, Владимир Ткачёв, Артур Тянулин, Андрей Чибисов.

Яңа сезонга әзерлек хоккейчыларга гына түгел, җанатарларга да кирәк. Яңа КХЛ сезоны башланыр алдыннан кул-аякларны гына түгел, ә акыл-зиһенне, башка җанатарлык сәләтләрен дә яңартып, тикшереп алу зарур.

Моны истә тотып, “Ак Барс” үз җанатарлары өчен иң-иң зур шәһәр квесты әзерләде. Квестта сине кызыклы маҗаралар, логик мәсьәләләр, мавыктыргыч тарихлар һәм күп-күп позитив эмоцияләр көтә. Ярышта катнашучыларның максаты – клуб турындагы мәгълүматларны хәтердә яңартып, команда җыю. Квестта иң күп алка (шайба) җыючы команда җиңүче дип игълан ителә. Квест турында тулырак мәгүлүмат, катнашу кагыйдәләре һәм теркәлү - https://www.ak-bars.ru/quest/ сылтамасы буенча. Чын җанатарлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмас.

Квест 16 июль көнне узачак. Дустым, катнашырга ашык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев