Логотип Идель
Иҗат

АБУ-ДАБИ, МЕДАЛЬЛӘРНЕ ӘЗЕРЛӘ, БЕЗ КИЛӘБЕЗ!

14-19 октябрь көннәрендә Татарстанның 8 яшь кешесе WorldSkills дөнья чемпионатында ил данын яклаячак. Абу-Даби шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узачак ярышларга безнекеләр тулысынча әзер! Бүген дисәң, бүген үк юлга җыенып чыгып китәргә мөмкиннәр.

Горурланмаслык та түгел шул: Татарстанның 7 егете һәм бер кызы 7 компетенция буенча дөньякүләм чемпионатта чыгыш ясаячак. Алар:

Вадим Поляков – “Суыткыч техникасы һәм кондиционирование” компетенцияcе;



Александра Крайнова – «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенцияcе;



Альберт Минеев – «CAD инженер графикасы» компетенцияcе;



 

Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев – «Мобиль робототехника» компетенцияcе;



 

Салават Җамалиев – “Металл конструкцияләр белән эшләү” компетенцияcе;



Булат Галиуллин – “Балта остасы” компетенцияcе;



Александр Александров – “Мәгълүмати һәм кабельле челтәрләр”.


Салаватка тимер нипачум!


Салават Җамалиев – WorldSkills ярышларында җиңеп барган саен, “копилка”сына да баллар өстәлә генә баручылардан.

- “Металл конструкцияләр белән эшләү” компетенция буенча катнашачакмын. Гади тел белән әйтсәк, мин тимер белән эшлим, аны эретеп ябыштырам. Ләкин моңа кадәр “Табаклы металл белән эшләү” компетенциясендә чыгыш ясадым. Анда тимер клепка ярдәмендә беркетелә, – ди Спасс районының Йолдыз авылы егете Салават.

WorldSkills ярышларына 2015 елда килеп кергән егет 2 тапкыр Милли (Россия) чемпионатларда булып өлгергән. Салават катнаша торган “Металл конструкцияләр белән эшләү” компетенцияcе дөньякүләм чемпионатларда конкурс программасында беренче тапкыр тәкъдим ителә. Шәт, төерле булмас, дип ышанасы килә. Бу компетенциясенең үзенчәлеге – металлны газ белән кисә алуда.

Башта егет Мәскәүдәге җыенда (сборы) катнашачак. Аннан соң Абу-Дабига очачак. 16 октябрьдә ярышларда катнаша башлый. “Әлегә беренче урын алуыма ышанып бетмим”, – ди Салават.

Ышаныч дулкынланудан күбрәк!


“Абу-Дабига беренче өчлеккә эләгергә барам!” диючеләрнең берсе – Александр Александров. Егетнең компетенциясе “Мәгълүмати һәм кабельле челтәрләр”, дип атала. Гади генә итеп аңлатсак, Сашаның эше – өй телефоны, өй интернеты, кабель телевидениесе, IP-телефониясен тоташтыру. Бу өлкәдә ул үзен судагы балык итеп хис итә.

- Мин 2016 елда WorldSkills Милли чемпионатында җиңеп чыктым. 2015 елның көзеннән бирле бу максатка әкрен генә атладым. Абу-Дабига барганда да, үземә беренче өчлеккә эләгүне төп максат итеп куям. Дөнья чемпионатында иң мөһиме – команда. Ягъни тренер, эксперт һәм катнашучының бербөтен организм булуы, – ди Саша.

WorldSkills буенча дөнья чемпионатында бары тик бер тапкыр гына катнашырга мөмкин. Бу аны башка төрле ярышлардан аерып тора. Ә Олимпия уеннарында спортчылар берничә тапкыр катнаша ала. “Дулкынлану да бар, әлбәттә. Тик үз-үземә ышанычым күбрәк”, дип елмая Саша.

Шулай итеп, 8 бөртек татарстанлыга уңышлар гына телисе генә кала. Син дә төннәрен йокламыйча, җан атып утыр! Без ышанабыз, егетләр һәм Александра, сез булдырачаксыз!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев