Логотип Идель
Иҗат

УСАЛ ЧАГЫҢДА - СЫЗЫК СЫЗ!

Телефоннан сөйләшкәндә, йә булмаса күңелсез дәрестә утырганда кәгазь читенә нинди дә булса рәсемнәр төшереп утыру – гадәти күренеш. Ә син рәсем ясап, юк кына кебек тоелган берәр нәрсә эшләп, үзеңә файда да алып булганын белә идеңме? Өйрәтербез! 

Бүген без сиңа арт-терапевттан менә дигән, әмма бик гади киңәшләр тәкъдим итәбез:

1) АРГАН чагыңда чәчәкләр яса.

2) УСАЛ чагыңда сызык сыз.

3) Берәр җирең АВЫРТСА, пластилиннан фигуралар әвәлә.

4) КҮҢЕЛСЕЗЛӘНГӘН чагыңда кәгазь битен төрле чәчәк рәсемнәре белән тутыр.

5) МОҢСУ булганда салават күпере яса.

6) КУРЫКСАҢ макраме үр яки тукымалардан аппликация яса.

7) АЧУ чыккан вакытта кәгазьне вак кисәкләргә ерткала.

8) ЭЧЕҢ ПОШКАНДА оригами яса.

9) ТЫНЫЧЛАНЫРГА кирәк булганда төрле бизәләр (узор) яса.

10) Нәрсәне дә булса ИСКӘ ТӨШЕРЕРГӘ кирәк булганда лабиринт яса.

11) КАНӘГАТЬСЕЗЛЕК хисе кичерсәң, берәр картинаның копиясен яса.

12) ТӨШЕНКЕЛЕКкә бирелгән чагыңда юл яса.

13) КӨЧ ТУПЛАРГА кирәк булганда пейзаж яса.

14) Үз ХИСЛӘРЕҢӘ АЧЫКЛЫК кертергә теләсәң, автопортретыңны яса.

15) Билгеле бер ХАЛӘТНЕ ИСТӘ КАЛДЫРЫРГА теләсәң, төсле таплар яса.

16) ФИКЕРЛӘРЕҢНЕ ТӘРТИПКӘ КИТЕРГӘ кирәк булса, кәрәз яки квадратлар яса.

17) Нинди дә булса әйберне НЫКЛАП УЙЛАРГА кирәк булганда рәсемне нокталар белән яса.

18) Берәр МӘСЬӘЛӘДӘН ИҢ ОПТИМАЛЬ ЧЫГУ ЮЛЫН ЭЗЛӘГӘНДӘ дулкын, йә түгәрәкләр яса.

19) КӨЙМӘҢ КОМГА ТЕРӘЛГӘНЕН АҢЛАСАҢ, спиральләр яса.

20) МАКСАТКА ИРЕШҮ ӨЧЕН челтәр һәм тәмек (мишень) яса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев