Логотип Идель
Иҗат

1 СЕНТЯБРЬДӘН - ЯҢА ФӘН

Яңа уку елында – яңалык. Укучылар асторономия фәнен өйрәнә башлаячак. Йолдыз, кояш, планеталар белгечләренә әйләнеп бетмәсәң, ярый инде:)

Астрономия фәнен физика укытучылары укытачак. Курс ике дәрәҗәгә бүленеп укытылачак. Аның база дәрәҗәсендә өлкән сыйныф укучылары Кояш системасын, йолдызлар эволюциясен, Галәмне, аның киңлек-вакыт масштабларын өйрәнәчәк. Фәнне тирәнрәк өйрәнгәндә, күк җисемнәре, аларның табигате, системасы, төзелеше, эволюциясе турында беләчәк.

Россиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева:

– 2017 елның 1нче сентябреннән мәктәп программасына астрономия триумфаль рәвештә кире кайта. Ул 35 сәгатьлек курс булачак. Шунысы парадокс: космоска беренче очкан илнең мәктәпләрендә астрономия фәне укытылмый. Ләкин шуңа да карамастан, безнең яшьләр инде берничә ел рәттән астрономия буенча Халыкара олимпиадаларда беренче урыннарны яулый.



Бу фәнне 2000нче еллар башыннан укытылмый башлады. Бүген астрономияне укыту тыелмаган. Ләкин уку планында ул юк. Астрономиянең мәктәп программасына кире кайтачагы инде былтыр ук билгеле иде. Март аенда Мәскәү планетарийсы сайтының 25 мең кулланучысы бу фәннең мәктәплргә кире кайтуы өчен тавыш биргән.

Предметның мәктәпләрдә укытылмавы россиялеләрнең белем дәрәҗәсендә дә сизелми калмый. Мисал өчен, 2007-2011 елларда Кояш Җир планетасы тирәли әйләнә, дип уйлаучылар 29 проценттан 33 процентка җиткән. Ә бит чынлыкта, Җир планетасы Кояш тирәли әйләнә:) Әллә мин ялгышаммы?:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев