Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә студентлар арасында журналистика буенча кейс-чемпионат булып үтте. Аны «Ялкын» журналының даими авторы, КФУ студенты Айназ Сөләйманова алып барды. Чемпионат «Кадрлар резервы» программасы эгидасында узды. Чарада КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының журналистика бүлеге студентлары катнашты.