16 август 2021 яңалыклары
-
СТЕНДАП: ХАТЫН-КЫЗЛАР ШАЯРТА БЕЛМИ?
Стендап – комикларның аудитория алдында чыгыш ясавы. Стендап-комикларның материалы кызыклы вакыйгалардан һәм мәзәкләрдән тора. Россиядә стендап-комедия 2000 еллар уртасыннан үсеш ала башлый. Россия телевидениесендә беренче стендап-шоу 2012 ел ахырында чыга. Ә 2013 елда ТНТ телеканалында «Stand Up» тамашасы күрсәтелә башлый. -
«ЙОЛДЫЗЛЫК« һәм «БЕЗНЕҢ ЗАМАН» РАЙОННАР БУЙЛАП ЗУР КОНЦЕРТ ТУРЫНА ЧЫГА
«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре Татарстан буенча зур турга чыга. -
БДИда ЮГАРЫ НӘТИҖӘ – ЗУР МӨМКИНЛЕКЛӘР КИҢЛЕГЕНӘ АЧКЫЧ
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында БДИда 100 балл җыючылар һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр белән матбугат конференциясе узды. Җыелышта яшь кыз-егетләр үзләренең казанышлары турында сөйләделәр һәм алдагы тормышка планнары белән бүлештеләр. -
АКШ ҺӘМ ЕВРОПА РӘССАМНАРЫ КАЗАНДА ЗУР ГРАФФИТИЛАР ЯСАЯЧАК
14 августта «Мәдәни код» дип исемләнгән халыкара урам сәнгате фестивале башланды. Бу фестиваль барышында Казанга төрле илләрдән килгән рәссамнар Әпсәләмов һәм Четаев урамнары буенча биналарның алгы якларына рәсемнәр ясаячак. Шул уңайдан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат конференциясе узды.