Моннан 2 ел элек Казан үзәгендә – Островский урамында Татар китабы йорты ачылды. «Беләм-беләм. Ишеткәнем бар», – дияргә ашыкма. Татар китабы йорты бинасында Татар әдәбияты тарихы музее, Коръән залы, балалар бүлмәсе, китап кибете, нәшрият (!) һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашкан.