26 май 2020 яңалыклары
-
«СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2020»: «ФОРМА КИЕП, БАНТ ТАГЫП КОМПЬЮТЕР КАРШЫНА КИЛЕП УТЫРДЫК»
Узган ел: “Киләсе елга “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен 11ләр форма киеп, кызыл тасмаларын тагып, компьютер каршында уздырачак”, - дисәләр, шаккаткан булыр идек. Ә быел... Быел 11 сыйныф укучылары гомерләрендә бер генә була торган бәйрәмне нәкъ менә шулай итеп уздырып җибәрде. Әлеге яңалыкны ничек кабул итүләре, бу көнне нинди хисләр кичерүләре, бәйрәмне ничек уздырулары турында аларның үзләреннән һәм укытучыларыннан сораштык. -
МЕНӘ БУ ИЧМАСАМ МАСКА: INSTAGRAM'да ЯҢА ТРЕНД!
Соңгы тәүлек эчендә Instagram’ның татар телле аудиториясе берсен-берсе уздыра-уздыра үзенең татар телен ни дәрәҗәдә яхшы белүен тикшерә. Азат Кашапов ясаган рус теленнән татар теленә тәрҗемә маскасын иренмәгән бар кеше кулланып карады, ахры. Ә ул маска барлыкка килгәнгә әле нибары бер көн узды! Ул нилектән шулай популярлашып китте соң? Һәм аның авторы киләчәктә нинди яңа маска ясарга тели? Бу сорауларга Азат Кашапов үзе җавап бирә. -
БЫЕЛГЫ ОТЛИЧНИКЛАР АЛТЫН МЕДАЛЬ АЛА АЛАЧАК
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов алтын медальгә дәгъва кылган 11нче сыйныф укучылары мондый мөмкинлеккә ия булачак, дип ышандырды. Шунысы да бар: быел аттестатны уку елындагы билге нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар. Ә БДИны бары тик вузларга керүчеләр генә тапшырачак. -
«ЧЕРЕК КҮЛ» НИЧЕК ЯҢАРТЫЛАЧАК?
Җәй – паркларда йөрү, алар белән хозурлану өчен менә дигән вакыт. Тик бу территорияләр дә үзгәрә, яңарыш көтә. Кичә “Черек күл” паркын төзекләндерүнең өченче этабы башланды. Бу эшләр көзгә кадәр дәвам итәчәк. -
АШЫГЫЧ ХӘБӘР! БДИ КӨННӘРЕ ҮЗГӘРДЕ!
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елда узачак БДИның төгәлләштерелгән расписаниесын хәбәр итте. 29нчы һәм 30нчы июньдә чыгарылыш сыйныф укучыларыннан башка гына имтиханнар тапшыру процессын тикшереп карау булачак. Бу БДИ тоткарлыкларсыз узсын өчен, укучылар аудиторияләрдә үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен кирәк.