27 март 2020 яңалыклары
-
КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ КАЙЧАН БАШЛАНЫР?
Быел Россиянең 700 мең укучысы БДИ тапшырырга тиеш. Имтиханнарның алдан тапшыру этабы коронавирус аркасында күчерелде. Хәзер аның төп этабын да июньгә билгеләнде. Болай булгач, вузларга керү графигында да үзгәрешләр булачак икәне көн кебек ачык. -
ФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЛӘРЕ ҺӘМ "ЯШЕЛ ФИТНЕС" КҮНЕКМӘЛӘРЕ: СПОРТ БЕЛӘН ӨЙДӘ ДӘ ШӨГЫЛЬЛӘНЕП БУЛА!
Укучыларның каникуллары 12нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, аннан соң уку башланачак. Тик озын-озак ялларда да хәрәкәтсез ятып булмый. Татар халкында да тикмәгә генә “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, димиләр бит. Шуңа да физкультура дәресен дә, фитнес-күнекмәләрен дә интернет аша башкарып була. -
БДИ һәм ТДИларның ВАКЫТЫН КҮЧЕРӘЛӘР! КАЙЧАНГА?
9нчы һәм 11нче сыйныфларның төп сынауларын – Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Төп дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытларын күчерәләр. -
ПАР БЕЛӘЗЕК
Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык. -
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ВАФАТ
72нче яшенә барганда күренекле шагыйрь, балалар язучысы Роберт Миңнуллин вафат булды. Бу турыда аның Instagram битендә кызы Таңсылу хәбәр итте.