4 март 2020 яңалыклары

  • 4 март 2020 - 14:53
    КАЗАНДА ЯҢА СКЕЙТ-ПАРК: КЕМГӘ? КАЙЧАН? КАЙДА?
    Казанның “Миллениум” күпере астында скейт-парк төзелә. Яшьләр өчен булган әлеге мәйданчыкны быелның 27 июнендә ачарга җыеналар. Киләчәктә ачык һавадагы скейт-парк янында “URAM” яшьләр үзәге дә пәйда булачак. Ул урам берләшмәләренә юнәлтеләчәк.
    468
    0
    0
  • 4 март 2020 - 14:43
    РОССИЯДӘН МЕДИЦИНА БИТЛЕКЛӘРЕН, БИНТЛАРНЫ ЧЫГАРУ ТЫЕЛА
    Россия хөкүмәте илдән медицина битлекләрен, бинтларны һәм респираторларны читкә чыгаруны тыйды.
    451
    0
    0
  • 4 март 2020 - 14:26
    СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕНӘ АКЧА БҮЛЕНӘ. КҮПМЕ?
    Белүебезчә, күптән түгел сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителгән иде. Татарстанда да моның өчен махсус акча бүленгән. Күпме?
    555
    0
    0
  • 4 март 2020 - 14:00
    «КАУРЫЙ КАЛӘМ» – ЖУРНАЛИСТИКА ДӨНЬЯСЫНА ЮЛ САЛА
    Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе һәм  Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан оештырылучы Яшь журналистларның «Каурый каләм» IV Бөтенроссия конкурсы турында ишеттегезме әле?
    471
    0
    0
  • 4 март 2020 - 11:49
    БУ 7 ҺӨНӘРГӘ ИХТЫЯҖ БЕРКАЙЧАН ДА БЕТМӘЯЧӘК
    Мәктәпне тәмамлаганда, һәркем 7 юл чатында каладыр, мөгаен. “Кайсы юнәлешне сайларга?”, “Кем булырга?” – бу һәм башка сораулар һәркемне борчыйдыр ул. Әгәр син, нинди БДИларны тапшырырга икәнен сайлап та, ахырга кадәр кем булырга икәнне белмәсәң, “Ялкын” сиңа киңәшләре белән ярдәмгә килер.
    476
    0
    0
  • 4 март 2020 - 09:46
    КЫЗЛАР 8 МАРТКА НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?
    «Сөйгән кызы белән ачуланышырга өлгермәгәннәр, сезнең 4 көнегез калды». Мондый шаярту социаль челтәрләрдә киң таралды. Сер түгел, Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк эзләгәндә, «Нинди бүләк бирергә икән?» дип һәр егет баш вата. Шуңа да ачуланышсаң, янәсе, проблемадан чыгу булачак. Ти-и-и-и-ик, чынлыкта, бу әле проблемаларның башы гына булырга мөмкин. Шуңа да бүләкне вакытында тапшырудан да яхшысы юк.
    479
    0
    0
  • 4 март 2020 - 08:53
    ТАЛДА КҮКЕ НИ САНЫЙ?
    Кунаклар өчен  мәш килеп сый әзерләп яткан Мәликә күрше бүлмәдә бала елаган тавышны ишетеп чыкты да  ике  яшьлек   Алисәне  кулларына алып юатарга кереште:  “Йә, кызым, йә, ни булды?”  Шук балаларча тик тора белмәгән теремек  Алисә шкаф ишегенә бармакларын кыскан иде.  Дәү әнисе нәни кызның бер урыннан кызарып чыккан кулына  зыян килмәдеме дип карады да өргән булды һәм Алисәне көйли-җайлый юатты: “Бетте, бетте, матурым, бетте. Елама яме, акыллым...”
    6799
    6
    79
  • 4 март 2020 - 07:15
    КӨН ЯХШЫ ҮТСЕН ӨЧЕН ИРТӘНЕ НИЧЕК БАШЛАРГА?
    Көннең ничек узуы турыдан-туры иртәңне ничек башлауга бәйле. Иртәне дөрес башлау өчен 7 киңәшебез бар. Тизрәк кереп таныш һәм тормышыңны яхшы якка үзгәрт.
    463
    0
    0
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1346
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    457
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    429
    0
    0

Блоглар