13 февраль 2020 яңалыклары

  • 13 февраль 2020 - 16:59
    КӨТӘР КЕШЕҢ БУЛСЫН
    − Кил әле, балам, яулыгыңны юньләп бәйлим.  Колагыңа яланда җил тияр, − дәү әнисе  кытыршы, йомшак учлары белән  Миләүшәнең тузгыган чәчләрен яулык  астына  яшерә-яшерә әйбәтләп бәйләде дә аркасыннан сөеп куйды.
    2341
    0
    33
  • 13 февраль 2020 - 16:20
    БАШ МИЕН ЭШЛӘТЕП ҖИБӘРӘ ТОРГАН 10 СТИМУЛЯТОР
    Баш миен йокыдан уятырга, аны эшләтеп җибәрергә каһвә генә булыша, дип уйласаң, ялгышасың! Аның башка бик яхшы һәм бушлай булган ысуллар бар. Алайса яхшы каһвәнең бәясеее-ее-еее хәзер! 
    187
    0
    0
  • 13 февраль 2020 - 15:19
    ЛЕНАР ГАБДРАХМАНОВ: «ПРАВА» АЛУНЫ БДИ ТАПШЫРУ КЕБЕК ИТӘР ИДЕМ!»
    Юк-юк, машина йөртергә өйрәнүче яшьләрне, БДИдагы кебек, дер калтыратырга җыенмыйлар. Ә автомәктәпләрнең тиешле дәрәҗәдә белем бирүен һәм юлларга чыккан яшь йөртүчеләрнең грамоталы булуын телиләр. Быелдан башлап, автомәктәпләрнең дилбегәләрен тагын да катырак тотачаклар. Моңа 2019 елда 2 еллык кына тәҗрибәсе булган яшь автомобильчеләр аркасында 31 кеше һәлак булуы сәбәпче. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга диярлек күбрәк.
    177
    0
    0
  • 13 февраль 2020 - 11:07
    «МАТУР БУЛМАСА?»: ТИҢ ЯРЛАРЫН ИНТЕРНЕТ АША ТАБУЧЫЛАР ТАРИХЫ
    «Хәзер свиданиега бару өчен матур итеп киенәсе, әллә кая хәтле барасы юк. Интернетка гына керәсе бар!» – дип шаяртырга ярата олылар, – менә безнең чакта уу-уу-уул...», – дип өстәргә дә онытмыйлар. Мондый танышуларга кайберәүләр сәерсенеп, олы яшьтәгеләр көлеп караса да, күп кеше нәкъ менә Интернет аша үз тиң ярын таба. Һәм матур гаилә кора. Мондый бәхетле парлар күпме?  Әлеге сорауларга җавапны Интернет аша танышу тәҗрибәсе булганнардан сорадык.
    373
    0
    1
Шәп укыла
  • 27 март 2020 - 10:08
    ПАР БЕЛӘЗЕК Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык.
    4589
    0
    87
  • 18 март 2020 - 15:36
    ТӘҮГЕ МӘХӘББӘТ Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга карыймы соң? Ул бит буйга гына түгел, яшькә дә карамый. Мәхәббәт үтмәслек киртәләр юк. Ә тәүге сөю бигрәк тә...Ә Зөлфәтнең йөрәгендә әле бу саф тойгының бөреләнеп чәчәк атар чагы гына. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Мәңгегә шулай яшь, матур, дәртле булырбыз кебек.
    3667
    0
    33
  • 24 март 2020 - 16:21
    ҮЗ ЯЛГЫШЫМ, ҮЗ ЯЗМЫШЫМ Рәмилә, уйларыннан арынып, наушнигын салды да кызының бүлмәсенә керде. Индира скайптан Марс белән аралаша иде. Шулай да әнисен күргәч, экранны сүндереп куйды. Рәмиләнең Хәбир турында бик сорыйсы килә иде. Әмма сүзне башка яктан башлады: “Син, кызым, дәү әниең белән алай дорфа сөйләшмә, ярыймы. Ул бит сиңа яхшылык кына тели”. Әнисенең бу сүзләре ачуын китердеме, Индира йөзен чытты: “Әни, син ул җен карчыгына буйсынып, үзеңне ирдән, мине әтидән яздырдың! Сез икегез дә аның корбаны!
    3548
    0
    36

Блоглар