27 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
ӘНИЕМ БУЛСЫН ИДЕ
Авызларын ачып тыңлаган кызларга Римма үзе турында күп нәрсә сөйләде. Гаиләдә бер генә кыз икән. Хастаханәдә табиб булып эшләгән әнисе аны бик ярата ди. Әтиләре колхоз идарәсендә экономист вазыйфасын башкара. Әнисе Римманы өйдә берни дә эшләтми. Йортлары бик зур. Аларның гаиләсе авылда иң бай санала. -
БАШ КИЕМЕН НИЧЕК САЙЛАРГА?\СТИЛИСТ КИҢӘШЛӘРЕ
«Ну килешми ул миңа! Нишләтим соң?» Шушыны сәбәп итеп, башына кимичә йөрүчеләр арасында син дә бармы? Алайса, әлеге язма нәкъ менә синең өчен. Бу сезонда нинди баш киемнәре актуаль? Кайсы йөз формасына нинди баш киеме килешә? Нинди баш киемнәрен сайламаска киңәш ителә? Әлеге һәм башка сорауларга стилист Лилия Тимирова җавап бирә. -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: ИҢ-ИҢНӘР БИЛГЕЛЕ!
Татарстан студентлары өчен иң татлы, рәхәт чак, каникуллар башланды. Алар аны гадәттәгечә "Ел студенты" республика премиясен бүләкләү тантанасы белән башлыйлар. Студентлар көнендә уздырылган әлеге чарада премиянең 15 еллыгының билгеләп үттеләр. Әле паспорт кына алган бу бәйге инде шушы еллар дәвамында күп үзгәрешләр кичергән. Тик шулай да аның асылы бер булып калган: иң яхшы, иң лаеклы студентларны ачыклау.