13 гыйнвар 2020 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2020 - 17:54
    НИ ӨЧЕН: БАЛЫКЛАР!
    Ни өчен диңгез төбендә яши торган балыкалар шундый куркыныч була? Ни өчен балыклар өерләре белән йөзгәндә синхрон рәвештә хәрәкәтләнә? Ни өчен Гондураста балык яңгырлары ява? Бу сорауларга җаваплар әлеге язмада.
    305
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ
    “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    4878
    2
    54
  • 13 гыйнвар 2020 - 16:43
    НЕРВЛАРНЫ ТЫНЫЧЛАНДЫРУНЫҢ 16 ЫСУЛЫ
    Бүгенге дөньяда нервлары какшамаган кеше бар микән ул? Бөтен кеше каядыр чаба, ашыга, кабалана. Әмма бер генә минутка туктап, хәл алу, җанны, башны һәм НЕРВЛАРНЫ тынычландырып алу да мөһим. Алайса ничек аягыңны сузганыңны да сизми калырсың...
    307
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2020 - 11:05
    ИННОПОЛИС УНИВЕРСИТЕТЫННАН – ӨР-ЯҢА БЛОКЧЕЙН-ПЛАТФОРМА
    Иннополис Университеты бөтен ил өчен кирәкле, моңа кадәр беркайда да тиңе булмаган тулысынча верификацияләнгән блокчейн-платформа ясаячак. Аңа бу эштә “Аэрофлот” һәм BitFury ширкәтләре ярдәм итәчәк. Платформаның бәясе – 600 миллион сум. Әлеге җайланманы сәламәтлек саклау, транспорт, финанс хезмәтләре, сәнәгать, энергетика, мәгариф, авыл һәм шәһәр хуҗалыгы тармакларында кулланачаклар.
    241
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2020 - 10:28
    ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    12 нче гыйнвар "Ак Барс" Көрәш сараенда Татар иҗат командалары арасында IV дусларча мини-футбол турниры булып узды. Беренче урында Җырчылар төркеме, икедә – журналистлар булса, өченче урын Тинчурин театры артистларында.
    274
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2020 - 10:13
    МЕҢ ДӘ БЕР ЛАЙФХАК: ИНГЛИЗ ТЕЛЕ!
    Сәлам, дустым! Сүзебезне артык озынга сузмыйча, Америкада яшәп акрынлап инглизгә әйләнеп барган Нияз Морзаханов белән сиңа инглиз телен өйрәнү буенча лайфхаклар тәкъдим итәбез.
    265
    0
    0
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1827
    0
    14
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1175
    0
    5
  • 19 июль 2020 - 02:17
    ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына.
    1085
    0
    11

Блоглар