25 ноябрь 2019 яңалыклары
-
КӨРӘШ БУЕНЧА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧЕМПИОНАТЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
22-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Татарстан респбуликасы чемпионаты узды. Чемпионатта 370ләп көрәшче, 40 тан артык команда көч сынашты. Монда җиңгән көрәшчеләр декабрь башында Казанда узачак Россия Чемпионатында Татарстан данын яклаячак. -
11 СЫЙНЫФЛАР 2022 ЕЛДА ТАГЫН БЕР ФӘННӘН МӘҖБҮРИ ИМТИХАН ТАПШЫРАЧАК
Бу турыда Россия мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек идарәсе (Рособрнадзор) хәбәр итә. Тагын нинди фән? -
БОЗ ӨСТЕНДӘ ЙӨРҮ – УТ БЕЛӘН УЙНАУ
Сулыкларның өсте елык-елык килә торган көзгегә әверелде дә куйды! Кемдер моны уен итеп кабул итеп, анда тимераякта да шуа башлады. Әнә, “Казан” Гаилә үзәге янында казанлылар боз өстен шугалакка әйләндергән. Тик бер рәхәтнең бер михнәте булган кебек, моның кеше гомеренә куркыныч янаганын белеп тору комачауламас. -
ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ: 3 МИФ
Без ясалма интеллект, аның мөмкинлекләре турында көндәлек ишетәбез. Бер яктан безгә ясалма интеллектның күз алдына да китереп булмастай мөмкинлекләре, безнең барлык проблемаларны чишәчәге хакында сөйләсәләр, икенче яктан, Илон Маск һәм башка галимнәр ясалма интеллекның кешелеккә куркыныч тудырырга мөмкинлеген дә исәптән чыгармаска куша. Ә чынында ничек соң? -
Ә СИН ДӨРЕС СӨЙЛӘШӘСЕҢМЕ?
Белүебезчә, телебез көн саен диярлек яңа сүзләр белән баеп тора. Бүгенге көндә һәр икенче кеше чит телдән кергән сүзләр кулланып сөйләшүне уңай күрә. Ләкин без әлеге «яңа» сүзләрне дөрес итеп кулланабыз микән соң? -
ИҢ КИРӘГЕ...
Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач: – Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни!