Логотип Идель
Бу – тема!

Ә СИН ДӨРЕС СӨЙЛӘШӘСЕҢМЕ?

Белүебезчә, телебез көн саен диярлек яңа сүзләр белән баеп тора. Бүгенге көндә һәр икенче кеше чит телдән кергән сүзләр кулланып сөйләшүне уңай күрә. Ләкин без әлеге «яңа» сүзләрне дөрес итеп кулланабыз микән соң? Әлеге сорау  нык борчыганлыктан, мин Интернет исемле якын дустыма мөрәҗәгать иттем. Һәм... «сөйләмебездә бик күп хаталар җибәрәбез икән» дигән фикергә килдем!

Мисал өчен, кофе яратучылар «латтe» (latte) сүзен басымны икенче иҗеккә куеп әйтергә күнеккән. Менә бу – безнең исәпсез ялгышларыбызның берсе инде. Әлеге сүз безгә итальян теленнән кергән. Без яратып өлгергән кофе төренең дөрес укылышы чынлыкта [лАтэ] икән.

Кофе темасыннан читкә тайпылмыйча, Италиядән кергән тагын бер сүзне билгеләп үтәргә кирәк. Ул да булса «эспрессо»  (espresso) сүзе. Нигәдер күпләр аны, «к» хәрефен өстәп, [экспрессо] дип әйтә һәм зур ялгыш җибәрә. Истә калдырыйк: эспрессо ул – кофе, ә экспресс – ерак араларга тукталышларсыз йөри торган поезд, корабль яки автобус.

Барыбызга да билгеле булган «Samsung» сүзе [самсунг] дип түгел, ә [сАмсон] дип әйтелүе мине аеруча шаккатырды. Кореяда туган әлеге сүзнең «өч йолдыз» дип тәрҗемә ителүен белә идеңме әле?

Бренд исемнәре турында сүз кузгаткач, тагын берсенә тукталмый мөмкин түгел. Россиядә генә түгел, бөтен Европада «Nike» брендын бар халык [найк] дип укырга ияләнгән. Башка вариантлар юк та кебек, ләкин бу сүз Ники алиһәсе исеменнән ясалган, һәм фактта ул [найки] дип укыла. Шулай  да Америка Кушма Штатларында туган әлеге сүзнең хаталы варианты дөресенә караганда популяррак икән.

Тумышы белән Англиядән булган «бармен» (barmen) сүзендә дә басымны икенче иҗеккә куеп, ялгыш сөйләшүчеләр байтак. Чынлыкта бу сүз [бАрмен] дип, басым беренче иҗеккә куелып укыла икән.

Француз теленнән кергән «жалюзи» сүзен ничек кенә әйтмиләр! Басымны беренче иҗеккә дә, икенчесенә дә куялар. Ләкин басымны соңгы иҗеккә ([жалюзИ]) төшереп укыганда гына дөрес була икән.

Хәтта көндәлек тормышта бик еш очрый торган «логин» сүзендә дә хата җибәрүчеләр бар. Инглиз теленнән «системага керү» ( log in ) дип тәрҗемә ителүче әлеге сүздә басым беренче түгел, икенче иҗеккә төшә ([логИн]).

Болар, гадәттә, тел кагыйдәләренә туры китермичә, ялгыш  әйтә торган сүзләрнең аз өлеше генә. Моннан соң чит телдән кергән сүзләргә игътибарлырак булырга кирәклеген онытмасак иде!

Лилия Гыймазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев