Логотип Идель
Иҗат

ИҢ КИРӘГЕ...

– Юлай, кер улым, малларны карарга вакыт!

И шушы әтисе, уенның иң кызган чагында гына чакыра бит. Иң керәсе килми торган чагында! Хәер, кайчан уеннан үз теләгең белән керәсең инде?! Әти эндәшкәнне ишетмәгән булып, бераз уйнасаң да булыр иде дә соң. Әнә Харис, «Ашарга кер!» дип әнисе чакыргач, уйлап та бирми, иркәләнеп кенә «Ю-у-ук», дип куя да уйнавын белә. Юлайга алай ярамый.

Дөньяны әтисе белән генә көтәләр бит алар. Харисныкы кебек «инәй әзере» юк. Харис урынында булса-а! Әнисе чыгып эндәшүгә, юк, эндәшмәс борын – капкадан күренү белән, чабып кереп китәр иде өйгә. Әнисе яныннан үткәндә, юри әкренәер иде, әнисе шул арада аның башыннан сыйпар йә аркасыннан сөеп өлгерер иде.

– Улым, тиз бул! Син печән төшерә тор, мин чөгендер алып чыгам. Баскычы шуып китмәсен, әйбәтләп терәп куй. Соңыннан сәндерә ишеген ябарга онытма! Боларны әтисе көн дә әйтә. Юлайның шулай эшлисен белсә дә, әйтә. Хәзер менә сыерны саварга кирәк. И-и, ул әтисе сыер сава башласа, үзе бер мәрәкә. Сөт чажлап йә бидрә читенә сиптерә, йә әтисенең беләге буйлап җиңенә тула. Икенче яктан имәргә маташкан бозауның күзенә, танау тишекләренә чәчри. Кулы зур әтисенең. Шул мишәйт итә. Ә Юлайныкы бәләкәйрәк әле. Сыерны дөрес итеп, туры бидрәгә төшәрлек итеп савар өчен, уртача кул кирәк. Әнисенең кулы әйбәт булыр иде. Артып та китмәс иде, җитми дә калмас иде. Юлай әнисенең кулын күз алдына китерергә тырышты. Укытучысы Сәлимә Галимовнаныкы кебегрәктер ул. Кулы да кулы инде! Йоп-йомшак. Кулыңнан тотып яздыра башласа, кулың эри инде менә. Хәрефләр дә матуррак чыга, дөресрәк ята башлый. Валлаһи шулай!

Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач:

– Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни!

– Мә, улым, сөтне алып кер. Актүшкә салырга онытма. Актүш тә, Иркәбикә дә яраталар җылы сөтне. Алардан да бигрәк Юлай ярата.

– Әллә нәрсәләр пешереп ашата да алмыйм, улым, сөтне эч син аны, көч кертә ул, тешләрне ныгыта, – ди әтисе.

Әллә нәрсәләр пешереп ашаталмаса ни, аның өчен әтисенә чак кына да ачуланмый. Ач утырмыйлар әле. Кичкелеккә итле аш пешерәләр, көндезгә – бәрәңге. Тагын нәрсә кирәк? Әнисе булса, ниләр пешерер иде икән? Харис, әнә, көн дә сумкасына бәлеш кисәге, пәрәмәчтер салып килә. Әнисе булса-а, аның ише генә дә пешермәс иде әле.

И-и, онытып та бетергән! Сәлимә Галимовна аларга, кемгә нинди кием бик нык кирәк, әти-әниегез белән киңәшләшеп, белеп килегез, дип әйткән иде бит.

– Әти, миңа нинди кием бик кирәк ул? Сәлимә Галимовна белеп килергә кушты. Исемлеген төзеп куярга кушканнар ди. Соңыннан шул исемлек буенча өләшәләрдер инде, әйеме, әти?

Әтисе кире чыгып та киткән икән, бозауны аерыргадыр. Юлай да, тиз генә киенеп, абзарга йөгереп чыкты. Бозау һаман койрыгын болгый-болгый имеп ята. Борыны белән төрткәли-төрткәли, очлы телен чыгарып сыптырта гына. Сыер, алдындагы печәнне дә ашамыйча, нидер мөгрәп, бозавын ялый. Буе җиткән бөтен җирен ялый, бер җирен калдырмый. Тегесе, ялыйлармы аны, юкмы, имүен белә. Дүрт имиен дә тыны чыккан шар кебек ләшперәйтеп төшермичә туктамый. Аннан сикереп-сикереп чабарга керешә. Сыерның алдына да, артына да чыга, астыннан да йөгереп үтә. Сыер мескен тагын ашавыннан яза. Бозавын гел күз алдында гына тотарга тырышып, әле бер якка, әле икенче якка әйләнгәли башлый. Бозауның әнә шулай чабулап йөргән чагында, башын борып, юнәлешен үзгәртеп җибәрәсең дә, ул, бураны икегә бүлеп кагылган киртәнең теге ягына чыгып киткәнен сизми дә кала. Арадагы ишекне ялт – ябып та куясың. Бозауның үзенең кайдалыгына исе дә китми, сикергәләп-уйнаклап чабуын белә. Сыер сагаеп, Юлай белән әтисенә карап тора да, бозавына куркыныч янамавына тәмам ышангач кына, алдындагы печәнгә үрелә. Исең китәр. Сыер гына димәссең…

Юлайның әнисе нишләп, аны һәм әтисен ташлап, әллә кая чыгып китте икән? Шул башы әйләнгән чак булуы хактыр. Беркөн үзе ишетеп торды әтисе белән Самат абыйсы сөйләшкәнне.

– Башын әйләндерде бит… башын югалтты бит… эх, ялгышты! – диде әтисе, әнисе турында сүз киткәч.

Ул баш әйләнүне Юлай белә инде! Яз көне бәбкә саклаганда, малайлар белән уйныйлар алар. Бик озак бер урында әйләнәсең дә әйләнәсең, әйләнәсең дә әйләнәсең. Аннан туктыйсың. Син туктыйсың, ә җир туктамый шул шәплектә әйләнә бирә. Берничек тә аякта басып калып булмый, җиргә тәгәрисең. Аннан җир сине әйләндерә башлый. Бераздан көч-хәл белән торасың. Күпергә таба барам дип уйлыйсың, ә үзең урман ягына китәсең. Мәрәкә! Әнисенең дә башы шулай әйләнгәндер. Юк, аныкы ныграк та әйләнгәндер әле, әйләндерүчесе булгач. Берзаман кире үз хәленә килер дә кайтып та керер әле. Сәлимә Галимовнаныкы кебек зәңгәр костюм кигән булыр микән?

Беркөн Юлайларга килгәндә, зәп-зәңгәр костюм кигән иде бит ул. Башта ишегалды яктырып, ямьләнеп китте, аннан – өй эче!

– Әти, нәрсә кирәк дип әйтим?

– Үзең кара, улым. Ә болай, кышкылыкка бөтен әйберең дә бар. Аннан соң, – әтисе авыр сулап куйды, – андый бушка килгән әйбергә бик кызыгып та барма. Эшләп алган хәләлеңә җитми инде. Икенче көнне класста гел шул бушка таратылырга тиешле әйберләр турында сөйләштеләр. – Америкадан килә икән ди ул.

– Аны поездга дыңгычлап тутырып җибәрәләр икән. Капчык-капчык, ди.

– Әти әйтә, сезгә шул калдык-постыклары гына калыр ул, юл озын, килә-килә юньлерәкләре бетәр, ди. – Син нәрсә сорыйсың? Мин джинсовка. Астын да, өстен дә.

– Синең джинсовкаң бар ич инде! Әтәң Себердә эшләгән килеш…

– Ну и что, минем джинсовка кара ич, миңа зәңгәре кирәк.

– Ә миңа әни кышкы итек яздырырга кушты, кожа булса, диде. – Ә миңа «Reebok» дигән спортивка кирәк.

– Ә миңа…

– Ә мин…

Сәлимә Галимовна башта балаларны йомшак тавыш белән тынычландырды. Әйберләрнең бернинди Америкадан да түгел, ә шушы мәктәптә укып чыккан эшкуар авылдашыбызның бүләге икәнен аңлатты. Бераз тынычлангач, балалар исемлеккә бик кирәк дип санаган әйберләрен яздыра башладылар. Гөлгенәгә кышкы пәлтә кирәк икән. Анысы хак. Инде кышкы кырлач керсә дә, көзге юка пәлтәдән йөри ул. Әтисе дә, әнисе дә бар инде, югыйсә. Булган акчаларын эчеп бетерә баралар шул. Пәлтә алу түгел, Гөлгенәнең күпвакыт язарга дәфтәре дә булмый әле. Маратка киез итек булса шәп буласы икән. Алар дүрт бала. Әти-әниләре колхозда эшли. Теттерелгән йоннары бар ди, түлке киез итек бастырырга акчалары юк икән.

…Чират Юлайга җитте.

– Нәрсә дип языйм, Юлай? Сәлимә Галимовна күтәрелеп Юлайга карады. Күзләре кап-кара. Ничек ягымлы итеп карый Юлайга.

– Минем бөтен нәрсәм дә бар, Сәлимә Галимовна. Шаулап торган класс тынып калды. – Минем… әнием генә юк.

Фатыйма Гыйльметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев