Логотип Идель
Белми калма

11 СЫЙНЫФЛАР 2022 ЕЛДА ТАГЫН БЕР ФӘННӘН МӘҖБҮРИ ИМТИХАН ТАПШЫРАЧАК

Бу турыда Россия мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек идарәсе (Рособрнадзор) хәбәр итә. Тагын нинди фән?

Нинди фәннән?

Сүз һаман да инглиз теленнән кертелергә тиешле мәҗбүри имтихан турында бара. Аны кертергәме, юкмы дип инде бик күптәннән сөйләшүләр, фикер алышулар оештырыла.

– 2022 елда чит телдән имтихан тапшырылачак, - ди матбугат очршуында Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Анзор Музаев, - бу укучы мәктәптә өйрәнгән чит тел булачак.

Нинди формада узачак?

Бүгенге көндә әзер булган модельләргә күз салсаң, алар математика фәненнән БДИ кебек үк дәрәҗәләргә бүленгән: база һәм профиль.

– Без Россиянең зур ил булуын беләбез. Кайбер өлкәләрдә инглиз теленнән практика бөтенләй юк дәрәҗәсендә, - ди  Музаев, шуңа күрә инлиз телен белү дәрәҗәсе дә аерылачак.

Ул Рособрнадзорның РФнең мәгариф министрлыгы белән һәрдаим элемтәдә булуы һәм бу мәсьәлә турында гел фикер алышып торуы турында да әйтә.

– Чит теллләр белүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркем аңлый. Дөньяда нинди генә үзгәрешләр булмасын, һәр өлкәдә чит тел кирәк, - ди ул.

Аттестатлы буласың килсә...

Белүебезчә, Россиядә БДИ чыгарылыш имтиханы да, уку йортына керү имтиханы да булып тора. Бүгенге көндә аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк. Ә 2022 елда бу исемлеккә чит телдән имтихан да өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев