30 сентябрь 2019 яңалыклары
-
КИЧЕР МИНЕ, УКЫТУЧЫМ...
Бу «балалар» үз вакытында укытучыларга җитәрлек мәшәкать тудырган. Дәресләрне 5 кенә минутка тоткарлар өчен, көннәр, сәгатьләр буе план корган. Ә кемдер дәрескә барып та тормаган. Соңыннан тотылып, дисциплина өчен шелтәләр алган. Ә бүген алар – танылган артистлар, мәктәпләрен, укытучыларын зур хөрмәт һәм сагыну белән искә алалар. -
ТАТАРСТАН ТУРИСТЛАРНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН 10 УРЫН ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРГӘН
Чит ил туристлары җәй айларында, иң беренче чиратта, Мәсскәү һәм Санкт Петербург белән кызыксына икән. Татарстан исә, туристларның иң яраткан урыннары исемлегендә 8нче урында тора. -
ТАТАРСТАНГА АНОМАЛЬ ҖЫЛЫЛЫК КИЛӘ...
Узган атна татарстанлыларны ноябрь салкыннары белән сынаса, бу атнада исә һава торышы безгә бүләк әзерләгән, ахрысы. Белгечләр киләсе җиде көнгә республикада аномаль җылылык урнашачак, дип ассызыклый. -
КӨЗ КӨНЕ МОҢСУЛАНМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
Көзне сагыш, моң, хәлсезлек белән чагыштыралар. Белгечләр әйтүенчә, көзге депрессиягә күп очракта эшсезлектән интеккән кешеләр бирешә икән. Тормышының һәр минутында ни белән дә булса мәшгуль булган кешенең моңсуланып утырырга вакыты кала димени?! Һәм бу тышта елның кайсы ел фасылы булуына бәйле түгел. Әйдәгез, без дә кул кушырып утырмыйк. Көз айларында моңсуланмас өчен нишләргә? Хәзер беләбез! -
ӘТИ
«Исәнме, әтием! Сиңа хатны улың Ринат яза. Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Миннән өч яшькә олырак Рушания: «Ринатның туган көне!» – дип, барысына әйтеп йөрсә дә, берәү дә миңа бүләк бирмәде. Бары Рамил генә кулымны кысты. Ә калганнар, авырттырып, колагымны тарттылар. Мин елап җибәргәч, бөтенесе дә көлде. Әти, син янымда булсаң, алар мине кыйнамаслар иде. Коля да, Илшат та «Мәскәү күрсәтәбез» дип колактан кысып күтәрмәсләр иде. Тәрбияче апалар да «Бандит!» дип рәнҗетмәсләр иде. Әти, алдагы ике хатыма җавап бирмәдең: тизрәк кил инде, сагындым бит. Ә аннары, әти, миңа уенчык автомат алып кил әле. Бинокль, фонарь, кызыл уты еракка сала торган лазер да кирәк. -
ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?
Өйләнешүчеләр – яңа тормыш коручылар турындагы соңгы мәгълүматларга күз салсагыз, Татарстандагы һәр дүртенче гаиләнең ике милләт вәкиле союзы икәнен күрә аласыз. Бүгенге исемнәр төрлелеге дә шуннан килә, күрәсең. Ел саен әти-әниләр тарафыннан 4500 тирәсе исем кушыла, шуның 1200е - уникаль. -
ТҮБӘН КАМАДА АРЗАН БЛЕНДЕР ӨЧЕН ТАЛАШ (ВИДЕО)
Түбән Камадагы "Галамарт" кибетендә 29нчы сентябрь көнне арзан бәядән (199 сум) блендерлар сатканнар. "Халява" яратучылар монда да читтә калмаган, тыныч кына чират торып аласы урынга, кешеләр бер-берсен этә төртә, кибетчеләргә селкенергә ирек бирмичә, кибет киштәсенә ябырылганнар. Кибетчеләр, нишләргә белмәгәч, блендерларны халык өеменә ата башлыйлар. -
"БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ ХАТИРӘЛӘРЕ": ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ КУНАККА ЧАКЫРА
1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 18:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. -
СӨТ РИЗЫКЛАРЫНА БӘЯЛӘР АРТА
Сөт һәм сөттән җитештерелгән продуктларга бәяләр ноябрьдән 10%ка артырга мөмкин. Сәбәбе икәү, беренчедән, көз азагында әзер сөт продуктларына электрон ветеринар сертификациясе кертеләчәк.