31 август 2019 яңалыклары
-
АЙ ҮСӘСЕН КӨН ҮСӘ...
Әгәр сиңа дусларың, чәйдән бушаган тартмага салып, ташбака бүләк итсә - югалып калма. Өеңдә моңа кадәр башка бер генә җан иясен дә кабул итәргә теләмәүче диктатор песи яшәсә - бигрәк тә. Берничә көннән син - ташбакага,ташбака сиңа ияләшәчәксез, ә песи исә күңелсез көндәлек тормышында бик сәер, әмма үтә дә кәмит чатанлап чабып йөрүче яңа җан иясе пәйда булуына шөкрана кылачак. -
"ИКЕ"ЛЕ - РОМАНТИКА?!
Белем - унбер ел мәктәпкә йөрүнең бонусы гына. Ә калган вакыт ничек уза? Бу сорауны олыларга, әти-эниләргә дә биреп карадым. Алар үзләренең мәктәп елларындагы истәлекләрен - кызларның чәчләрен тарту, җавапсыз мәхәббәт, класс белән дәрестән качулары турында сөйли башлыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп еллары катетлар суммасы, Ньютон законнары белән түгел, ә ниндидер үзгә бер романтика белән искә кала ул! -
ЯҢА СТУДЕНТЛАРГА ПРЕЗИДЕНТТАН АКЧА!
Әле генә студент булдың, һәм сиңа Президент үзе стипендия түли! Төш түгел бу, өн, дустым! Яңа уку елыннан дәүләт вузларында укучы 89 студентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стипендиясе түләнәчәк. -
ӨЧ КӨН ИНТЕРНЕТСЫЗ...
Белгәнебезчә, хәзерге күпчелек яшьләр каникулларын компьютер каршында утырып уткәрә. Яңа гына чыккан фильмнарны ничек тә булса карарга, төрле уеннарны уйнарга ашкыналар. Бакчадагы чүпләр дә, өйдәге тузан да мөһим түгел. Әнинең кат-кат әйткән сүзләре дә арткы планда кала. Хәтта урамга да чыкмыйлар кайберәүләр! Хәер, мин үзем дә шушы исемлектә исәпләнәм. Көннәр-төннәр буе Вконтактеда чокынам. Янәсе, хәзерге заман баласы интернетсыз яши алмый. -
ЧИКЛӘР ҺӘМ КЫСАЛАР ҖИМЕРЕЛГӘН НОКТАДА
Иң талантлы балалар нинди һөнәр белән шөгыльләнә дип уйлыйсыз? Һичшиксез, бию белән. Уйлап карасаң, биюнең дә мең төре бар бит. Мәсәлән, Татарстанда милли татар биюләре булса, Кавказда – лезгинка, ә АКШда – хип-хоп.