Логотип Идель
Бу – тема!

ЗООПАРК: ИРЕКме, якиЧИТЛЕКме?

«Елмаябыз да кул болгыйбыз, егетләр. Елмаябыз да кул болгыйбыз!» –әгәр сезгә бу фраза таныш икән, димәк «Мадагаскар» мультфильмын караганыгыз бар. Нью-Йорк зоопаркында яшәүче дүрт дус – жираф Мелман, зебра Марти, бегемот Глория һәм арыслан Алексның җәннәттәге кебек тормышларын калдырып, иреккә качуы һәм төрле маҗараларга юлыгуы турында ул. Кыргый табигать шартларына ияләшү аларга җиңел бирелми: ашарга табу да үз җилкәләренә төшә, яшәү урынын да кайгырырга кирәк, тирә-якта таныш түгел җәнлекләр, кош-кортлар... Өстәвенә, шунысы ачыклана – зебра белән арыслан арасында дуслык була алмый икән бит!

Әлбәттә, әлбәттә, бу – мультфильм, йөрәгеңә якын алма, диярсез. Чынбарлыкка әйләнеп кайтсак, мине күптән бер сорау борчый: җәнлекләргә кайда яхшырак соң – кыргый табигатьтәме, әллә читлек артындамы? Беренче зоопарклар барлыкка килгәнгә берничә мең елдан артык вакыт узган. Безнең эрага кадәр 2500 елда ук Борынгы Месопотамиядә жирафлар, дельфин һәм төрле экзотик кошларны күргәзмәгә куя торган булганнар. XVIII гасырда фән үсеше белән бергә зоопарклар саны да арта, үзгәрә, заманча төсмер ала. XXI гасыр күп нәрсәне үзгәртте, цивилизация яшен тизлегендә алга бара, кешелек дөньясы гел яңалыкка омтыла. Ирексездән сорау туа: ә бәлки җәнлекләрне читлек артында тотуны инде үткәндә калдырырга вакыт җиткәндер?

«Зоопарк» төшенчәсе үз эченә бер-берсенә бөтенләй охшамаган күптөрле оешмаларны туплаган. Шуңа күрә, бу диварлар артында яхшылык яки начарлык яшерелгән дип өздереп кенә әйтү кыен. Без ике якны да күзәтербез, төрле фикерләр белән танышырбыз, ә нәтиҗәне һәркем үзе ясар.

Плюслар:

– Юкка чыгып баручы төрләрне коткарып калу буенча эш алып барылу. «Мадагаскар»да Алексны кечкенә вакытында браконьерлар эләктереп, зоопаркка илтеп тапшыралар, диелә. Чынлыкта исә зоопарклар киресенчә җәнлекләрне браконьерлардан саклау максатында эшли, аларны «Кызыл китап»ка кертелүдән саклап калу өчен фәнни тикшеренүләр үткәрә.

– Куркынычсызлык. Кыргый табигатьтә җәнлекләр көн саен яшәү өчен көрәш алып бара. Зоопаркта исә алар табигый сайланышка эләкми, авырып киткән очракта, табиблар ярдәмгә килә ала. Һәм, ниһаять, Марти кебек үлән белән тукланучы хайваннар Алекс кебек ерткычлардан куркып яшәми – аларны бер-берсеннән берничә вольер аерып тора.

– Зоопарклар балаларда табигатькә карата кызыксыну уята, белем бирү чарасы буларак та кулланыла.

Минуслар:

– Читлек! Кыргый табигатьтән соң кысан вольер төрмә кебек, өстәвенә, барлык зоопаркларда да уңай шартлар тудырылу зур сорау астында. Иксез-чиксез джунглилар, кырлар буйлап тәмле, сусыл үлән эзләп йөрү белән бәләкәй генә бүлмәдә ашарга китереп биргәннәрен көтеп яту – икесе ике нәрсә, шулай бит? Өстәвенә, климат аермасы кайбер җәнлекләргә начар тәэсир итәргә мөмкин. «Мадагаскар»дагы император пингвиннары да бит мультфильм буе Антарктида эзли – алар кояшлы җәйгә караганда кышның зәмхәрир салкыннарын кулайрак күрәләр. ( Мөгаен, аларга безнең быелгы кыш ошар иде.).

– Җәнлекләр гел игътибар үзәгендә булу. Бигрәк тә контактлы зоопаркларда. Мульфильм герое Алекска бу ошар иде, әмма чынлыкта артык күп игътибар бигрәк тә ерткыч хайваннарның ачуын китерергә мөмкин. Кызганыч, зоопаркларга ял итәргә килүче кешеләр арасында үз-үзен тота белмәүчеләр еш очрый. «Читлеккә якын килмәскә», «җәнлекләрне ашатмаска» кебек кисәтүләргә игътибар итмәүчеләр беренче чиратта үзләрен куркыныч астына куя югыйсә.

– Кайбер зоопарк эшчеләренең хайваннарга карата битарафлыгы һәм хәтта рәхимсезлеге. Игътибар һәм кайгырту җитмәгән, начар шартларда яшәүче җәнлекләрнең гомерләре озын була алмый, билгеле. Хәтта бар да идеаль булган очракта да, галимнәр кыргый табигатьтәге кайбер хайваннарның озаграк яшәве турында әйтә. Моның сәбәбе нидә икәне төгәл ген әачыкланмаган.

Хәзерге көндә дөньяда ун меңнән артык зоопарк эшләп килә. Араларында чын төрмәләр дә, биш йолдызлы отельләр дә бар. Ни генә булмасын, кыргый табигатьне, аның байлыкларын, төрләр күплеген саклап калу – безнең бурычыбыз. Зоопарклар бу өлкәдә файда китерә икән – бик яхшы. Әмма мин үзем өчен юл сайладым инде: елмаям да кул болгыйм.

Зәринә ФАЗЫЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев