Логотип Идель
Бу – тема!

ЖИРАФ... СЫЗГЫРА БЕЛӘ

Жираф – җир йөзендәге хайваннарның иң озыны.

Аның биеклеге 6 м га җитә, шуның яртысы муенына туры  килә. Кайбер кешеләр 3 м га сузылган бу муенда умыртка баганалары да бик күп, дип уйларга мөмкин. Тик юк. Жирафның муенында бары тик җиде умыртка сөяге бар. Алар нык сузылган гына. Озын муены очына кечкенәрәк кенә баш урнашкан. Анда ике мөгез бар, мөгезнең өсте тире белән капланган. Әлеге хайванның казык тешләре дә, тырнаклары да юк. Алгы аяклары арткыларыннан озынрак. Койрыгы 1 м тирәсе. Жираф үзе – кара-көрән таплар төшкән сары төстәге хайван. Йоны ефәк сыман нәфис, аякларында ак һәм кара сызыклары бар.

Жирафлар Африка саваннарында яши. Анда агач яфраклары бик биектә урнашкан. Аларга кадәр озын муен һәм озын аяклар белән генә җитеп була. Мондый  аяклар ярдәмендә ерткычлардан качуы да җиңелрәк. Буе биек булганлыктан, жираф дошманын да ерактан ук күреп ала, ә тән төсе агач ышыкларында яшеренеп калырга ярдәм итә. Ул чабыш атыннан ким йөгерми.

Бу кызык!


Жираф агач яфаракларын озын теле һәм өске зур ирене ярдәмендә өзеп ала. Теле кара төстә һәм 45 см озынлыкта була.



Әлеге хайваннарның иң куркыныч дошманы – юлбарыс. Яшь  жираф леопардка корбан булырга мөмкин. Жирафлар төркемнәргә дә берләшеп яши. Төркем эчендә бер ата жираф һәм балалары белән берничә ана жираф булырга мөмкин. Төркемнәр кечкенә дә, зур да була ала. Кайберләрендә 10 жираф булса, икенче бер төркемдә 100 жираф булырга мөмкин.

Жираф, су эчү өчен, аякларын җәеп баса да, озын муенын щкрен генә аска таба бөгә. Бу вакытта башындагы кан тамырларында басым көчәя. Тамырлары шартлаудан аны веналарындагы махсус клапанар коткара.

[caption id="attachment_34993" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Кызыклы фактлар:

  1. Жирафлар мөгри, ысылдый, ырылдый һәм сызгыра белә. Бу тавышларның барысын да алар кардәшләре белән аралашу өчен куллана.

  2. Аның койрыгы 2,5 м га җитә.

  3. Жирафлар чи суганны бик яратып ашый.

  4. Жирафның йөрәге минутына 170 тапкыр тибә.

  5. Кешеләрдән аермалы буларак, әлеге хайваннар баскан килеш тә ял итә ала. Гадәттә бу “ял” 5 минуттан артмый. Яхшылап йоклап алырга кирәк булса, жираф җиргә ята. Ул очракта да аның йокы вакыты 60 минуттан артмый.

  6. Бик аз йокласалар да, ашауга алар бик күп вакытларын багышлый. Тәүлегенә 16-20 сәгатьләре ашауга китә аларның.

  7. Жирафлар туганнан соң 1 сәгать узуга аякка басып йөри башлый.

  8. Бу хайваннарның тиреләрендәге сурәт кешеләрнең бармак эзләре кебек үк уникаль.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев