Логотип Идель
Бу – тема!

ZERO WASTE ЯКИ ТАБИГАТЬНЕ САКЛАП КАЛУГА ТАБА БЕР АДЫМ

Теш щёткасы, пластик савытларга салынган кремнар һәм башка бизәнгечләр, су шешәсе, ризык контейнеры, пакет, дәфтәрләр салынган пластик папка, дәфтәр-китап тышлыклары, каләм – бу көн дәвамында кулланыла торган пластикның иң аз өлеше генә. Кая илтә бу тормыш?..

Бу язманы нидән башларга һәм ничек дәвам итәргә белмәдем башта. Чөнки әйтәсе килгән сүзләрне бер язмага гына сыйдырып булмый. Шуңа күрә аз-азлап булса да фактлар бирергә булдым. Бәлки, бу мәгълүматлар сезне кайбер эзләнүләргә этәрер.

Моны белү тору мөһим:

1) Бер полиэтилен пакет, уртачасы, 12 минут кулланыла. Полиэтилен, пластик 400–1000 ел (!) таркалмыйча җир өслегендә ята һәм бисфенол-А, полистирол дигән канцерогеннар бүлеп чыгара.

2) Пластик шешәләрдән су эчү, контейнерларда ризык җылытып ашау онкология барлыкка килү ихтималын 50 %ка арттыра.

3) Пластиктан чыккан токсин баш мие клеткаларына зыян сала, бавыр таркалуга китерергә мөмкин. Җенси җитлегү процессын тизләтә.

4) Пластик чүп рәвешендә табигатькә чыгып, хайваннарны, кошларны үтерә.

5) Балыкларның организмына эләккән пластик ризык булып безнең өстәлгә эләгә.

6) Табигатьтә чыгарылган вакланган тозда полиэтилен кисәкләре (микрокисәкчәләр) бар.

7) Пластик бүлеп чыгарган метан һәм тритан глобаль җылынуга уңай шартлар тудыра.

8) Дөнья океанына чыгарылган пластик һәм полиэтилен чүптән торган утрау барлыкка килгән. Утрауның зурлыгы Россиянеке кадәр.

Көн дәвамында никадәр пластик кулланылганны аңлар өчен, бер генә көн булса да пластиксыз яшәп карарга кирәк. Үзегезгә урын таба алмаячаксыз. «Кибеттә товарны нәрсәгә салырга?», «Пакет урынына нәрсә кулланырга?» кебек сораулар иң гадиләре генә. Тик бөтен хәлдән дә чыгу юлын табып була. Ә менә үлгән табигатьне торгызып булмый. Киләчәгебезнең нинди булуы – безнең кулларда.

Пластик савытны ташлаганчы, махсус тамгага игътибар итәргә онытма. Кулланыла торган пластикны эшкәртергә бирергә мөмкин.

1. 1 РЕТЕ Полиэтилентерефталат (РЕТ, РЕТЕ, ПЭТ). Су шешәсе, стаканчиклар, контейнерлар һ.б. Эшкәртелә!

2. 2 HDPE Пакетлар, юыну һәм юу кирәк-яраклары тутырылган шешәләр. Эшкәртелә!

3. 3 V Поливинилхлорид (PVC и V). Пластик тәрәзәләр, җиһаз элементлары, торбалар, эскәтерләр, химикатлар салынган савытлар. Эшкәртелми!

4. 4 LDPE Полиэтилен (LDPE, PEBD, ПВД). Майка пакет, чүп пакетлары, дисклар. Эшкәртелә!

5. 5 PP Полипропилен (PP, ПП). Калын пластиктан ясалган контейнер, шприц, бала уенчыклары. Эшкәртелә!

6. 6 PS Полистирол. Йогырт, катык савытлары, теплоизоляцион плитәләр, сэндвич-панельләр. Эшкәртелә!

7. OTHER Кулер өчен зур шешәләр, балаларның сөт шешәләре, уенчыклар. Эшкәртелми!

Белеп тор:

1. Пластик эшләнмәләр җитештерә торган заводлар атмосферага елына 400 миллион тоннага кадәр углекислый газ бүлеп бирә.

2. Бүгенге көндә 800гә якын төр хайван пластик белән агуланып үлә.

3. Кошларының 90%ы ашказаны пластик белән тулудан интегә.

4. Ел саен океанга 13 миллион тоннага якын пластик эләгә.

Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев