Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ЯРАТА БАШЛАРГА?

 Үзен ярата белгән кеше күп нәрсәгә ирешергә сәләтле. Тик үзеңне ничек яратырга өйрәнергә соң? Хәзер сөйлибез.

  1. Уңыш көндәлеге алып барабыз. Уңышларыңны язып, теркәп бару бик мөһим. Язып, аннан язганнарны укып бару үзеңнең эшләгәннәреңә нәтиҗә ясарга, үзең белән горурланырга ярдәм итә.
  2. Үзебезнең уникальлегебезне таныйбыз. Һәркемдә үзендәге нәрсә дә булса ошамый: йә авырлык, йә борыны, йә сипкелләре... Ә бит нәкъ менә шушы “кимчелекләр” кешене үзенчәлекле итә, аларны синең дусларың, гаиләң, якын кешең ярата. Кимчелекләр сине кабатланмас итә. Ә инде кабул итә алмасаң, аларны төзәтергә дә мөмкин бит.
  3. Үзебезне бары тик үзебез белән генә чагыштырабыз. Без үзебезне башкалар белән чагыштырырга бик яратабыз инде. Кемдер бездән байрак, матуррак, ябыграк, акыллырак кебек... Әмма без беребез дә аларның язмышлары, максатларына ирешү өчен нәрсә аркылы үтүләре турында белмибез. Шуңа күрә үзеңне бары тик үзең белән генә чагыштыр, мәсәлән, бүгенгеңне кичәге, узган елгы белән. Шушы вакыт эчендә син нәрсәләргә ирештең? Шактый җыеладыр.
  4. Үзебезне карыйбыз. Һәр кешенең үзен матур итеп тоясы киләдер. Шуңа күрә үзеңне тәрбияләргә, карарга кирәк. Моңа маникюр ясату, чәч кистерү кебек нәрсәләрне кертергә мөмкин. Шулай ук үзеңә ял итәргә мөмкинлек тудыру да шушында карый.
  5. Кечкенә генә җиңүләребезне дә билгеләп узабыз. Аларны язып барырга һәм үзеңә берәр бүләк ясарга кирәк. Алайса андый җиңүләр бик тиз онытыла. Үзеңнең “маладис” икәнлегеңене белеп тор!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев