Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕҢНЕ МАТУР ИТЕП ТОЮ ӨЧЕН 11 КИҢӘШ

Барлык кешенең да матур буласы, матур буласы гына түгел, ҮЗЕН МАТУР ИТЕП ТОЯСЫ киләдер. Алайса кайберәүләр, матур булсалар да, үзләрен матур итеп тоймыйлар. Бүген сезгә үзеңне матур итеп тою өчен киңәшләр тәкъдим итәргә булдык.

1. Елмай. Елмаю кәефне күтәрә, йөзне матурлата. Баш мие дә “безнең кәеф яхшы икән” дип, әйбәтрәк эшли башлый. Елмаю синең тирәдәге башка кешеләрне дә бәхетлерәк итә.

2. Арканы төз тот.Туры бас, туры утыр. Башны күтәр. Хәзер син үз бәясен белгән, үзен ышанычлы хис иткән кеше булдың.

3. Начар нәрсәләр турында уйлама. Үзеңне әллә нинди йолдызлар белән чагыштырма. Кимчелекле якларын турында оныт һәм өстенлекле якларыңа күбрәк игътибар итәргә тырыш.

4. Спорт белән шөгыльлән. Шул рәвешле эндорфиннар - бәхет гармоннарын арттыр.

5. Яхшылык кыл. Яхшы, мәрхәмәтле кеше – һәрчак матур. Алардан матурлык бөркелә!

6. Иҗат ит. Иҗат та матурлык бит. Рәсем яса, чик, тек, ашарга пешер – иҗади кеше бул. Шул вакытта эчеңнән матурлык бөркелгәнен аңларсың.

7. Матур һәм уңайлы итеп киен. Кием безнең табигый матурлыкны тагын да арттытырга сәләтле. Белеп сайларга гына кирәк.

8. Йокыңны туйдыр. Йокысы туйган кеше – матур кеше.

9. Матур итеп уйла. Башыңны кешеләр турындагы начар уйлар, тәнкыйть, негатив белән тутырма. Күңелеңә хуш килмәгән әйберләргә игътибарыңны юнәлтмә. Яхшы, канатландыра, үсендерә торган әйберләр турында уйла.

10. Үзеңне ышанычлы тот. Үзен матур итеп тойган кешене башкалар да матур итеп кабул итә.

11. Рәхмәтле була бел. Бу сиңа бөтенләй икенче, матур, якты кеше булырга ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев