Логотип Идель
Бу – тема!

«ЗЕЛЕНАЯ КНИГА»: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР ҺӘМ ФИЛЬМДАГЫ ХАТАЛАР

Күпләр яратып өлгергән «Зеленая книга» фильмы «Оскар-2019» примиясе җиңүчесе дип табылды. Аның турынкда кызыклы фактлар белән танышасың килсә, әлеге язма синең өчен. ;-)

Режиссер Питер Фарреллиның биографик драмасы берьюлы 3 номинациядә җиңүче дип табылды! Алар  - “Иң яхшы фильм”, “Иң оригиналь сценарий” һәм “Икенче пландагы иң яхшы актер”.

Фильм кара тәнле пианист Дон Ширлиның 60нчы еллар башында АКШның көньягына гастрольгә чыгуы турында. Күп шәһәрләрдә расизм чәчәк ату сәбәпле, артист  Тони Валлелонгу исемле “вышибала” - тән сакчысы ялларга мәҗбүр була. Болтун кушаматлы әлеге кеше -  аның шоферы да, сакчысы да. Башта уртак тел таба алмаган геройлар, ахырга таба чын дусларга әверелә.

Бу вакыйгалар чынбарлыктан алынганмы?


Сюжет нигезен танылган музыкант Дон Ширли белән булган вакыйгалар тәшкил итә. Сценарийны геройларның берсенең улы - Ник Валлелонга язган. Авторлар чынбарлыкта булган вакыгаларга үзләреннән бераз өстәве мәгълүм. Нәтиҗәдә, кызыклы һәм үзенчәлекле сюжет килеп чыккан.

Фильмда төшү өчен нинди корбаннар китерергә туры килгән?


Вигго Мортенсен да, Махершала Али да прототипларына нык охшаган. Әмма авторлар басымны күбрәк тышкы кыяфәт охшашлыгына түгел, ә талантка басым ясый. Данияле (датчанин) Мортенсенга итальян Валлелонгу булып уйнар өчен хәйран гына авырлык җыярга туры килә. “Властелина колец”тагы күпләргә таныш Арагорнны инде танып та булмый.

Махершала Али прототибыннан бераз озынрак. Ул пианинода уйнаганда саундтрекны профессиональ пианист яздыргандыр, дип күз алдына да килми. Актер үзе уйныйдыр кебек.


Лайкка лаек!


Күпсанлы тамашачылар фикеренчә, фильм әлеге премиягә лаек! Шуңа күрә әйдәгез, бердәм рәвештә лайк куябыз!

Фильм турында кызыклы фактлар:



  • Фильмның премьерасы 2018 елның 11 сентябрендә Торонто шәһәрендә була. Россиядә ул 2019 елның 24 гыйнварында чыга.

  • Питер Фаррелли җәмәгатьчелеккә «Тупой и ещё тупее», «Я, снова я и Ирэн», «Муви 43» кебек комедияләр аша таныш. “Зеленая книга” – аның беренче җитди фильмы.

  • Пианист Дон Ширлиның туганнары фильмнан канәгать калмый. Ник дигәндә, алар фикеренчә, фактларга хилафлык килә. Мисал өчен, баш герой фильмда күрсәтелгәнчә, ялгыз булмый, ул туганнары-дуслары белән һәрчак аралашып тора.

  • АКШта чыннан да “Яшел китап” булган. Ул чорда кара тәнлеләрне күп җиргә кертмәгәннәр, шул сәбәпле, китапта  аларны да кертә торган кунакханәләр, кафелар һ.б исемлеге язылган була.

  • Махершала Алига фильмда төшәр өчен композитор, пианист Кристофер Бауэрс музыка дәресләре укыткан.


Фильмдагы хаталар



  • Кинодагы вакыйгалар 1962 елда бара. Әмма фильм башында 1964 елгы Chevrolet узып китә. Шулай ук кайбер сәхнәләрдә 1964 елгы Ford Falconны күрергә мөмкин.

  • Буран вакытында геройларны туктаткач, машинаның арткы тәрәзәсендә кар булмавын күрергә мөмкин. Аның каравы, автомобильнең эченә кар кереп тулган.

  • Фильм башында ишек өстендәге язулар һәм 2 айдан клубны ябулары турындагы язылган постердагы шрифтлар 1962 елда әле булмый.

  • Тони Донны танылган музыкантларны, шул исәптән Арета Франклинны белмәүдә гаепли.1962 елның көзендә бу артистканың нибары 6 хиты була һәм ул хит-парадларда 37 нче урыннан дә өскә күтәрелә алмый. Шуңа күрә Бронксның аның белән таныш булуы икеле.


Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев