Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ЯРАТА БАШЛАРГА?

Үз-үзеңне түбән бәяләү күренеше күпләргә таныштыр. Өлешчә булса да моның белән һәркем очраша. Мондый уйлар кешене төптән җимерә, шуңа күрә алар белән көрәшергә өйрәнәбез. Ничекме? Хәзер белерсең!

  1. Көзге белән сөйләш. Ничек кенә сәер яңгырамасын, бу – үтемле чара. Үз-үзеңә нинди яхшы һәм сәләтле булуың турында сөйлә (аларның барлыгына без ышанабыз!). Юләрлек кебек тоелса, тоелсын, ә син эшләп кара. Берничә тапкырдан соң нәтиҗәсен дә күрә башларсың.

  2. Начар уйларны куып җибәр. Бу шактый авыр, әмма мөмкин эш. Шуңа күрә бар тырышлыгыңны эшкә җигеп, алардан арынырга тырыш.

  3. Үз-үзеңне анализла. Бер кәгазь бите алып, аны ручка белән 3 өлешкә бүл. Беренче өлештә 10 иң яхшы сыйфатыңны, икенчесендә 10 ирешкән уңышыңны һәм өченчесендә үзеңдә яраткан якларыңны язып чык.

  4. Үзеңне башкалар белән чагыштырма.


Чынбарлыкта да, социаль челтәрләрдә дә. Интернетта күп кеше идеаль тормыш “булдыра”, моңа ышанмаска тырыш. Әйләнә-тирәдәге кешеләрнең барысы да синнән яхшырак кебек тоеламы? Алайса болай эшлибез: аларның тормышлары белән кызыксын һәм ничек уңышка ирешүләре турында күбрәк белергә тырыш.

  1. Үзеңә карата яхшырак бул. Еш кына без үз-үзебезгә карата артык таләпчән булабыз, ялгышсак, үзебезне битәрлибез. Бу – хата. Үзеңне яратырга, аңларга һәм кичеререгә өйрән.

  2. Терәк булырдай кеше эзлә. Ә бәлки ул инде синең яныңдадыр. Дусларыбыз безнең үз-үзебезгә булган бәянең нинди булуына үзләреннән зур өлеш кертә. Әйләнә-тирәңдә сине кәефеңне күтәрә алырдай, кадереңне белердәй кешеләр генә булсын.

  3. Берничә төп моментны онытма:



  • Дөрес туклан;

  • Матур һәм чиста кием ки;

  • Гигиена таләпләрен үтә.


Ни өчен матур һәм чиста булырга кирәк соң? Бу үзеңне яхшырак хис итәргә һәм үз-үзеңдә ышаныч булдырырга ярдәм итә.

  1. Хәйрия белән шөгыльлән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, башкаларга ярдәм итү кешедә үз-үзенә ышаныч тудыра. Шулай ук үзеңдә булган нәрсәләрнең кадерен дә белергә өйрәнәсең.

  2. Яңалыкка омтыл. Яңа белемнәр үзләштер, яңа һөнәләргә өйрән. Беренчедән, бу – күңелле һәм кызыклы, икенчедән, син яңа дуслар һәм танышлар таба алачаксың.


Үзеңне-үзең яратсаң, башкалар да сине яратыр, уңышлар сиңа. ;-)??

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев