Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗБӘК, ТАҖИК, ТАТАР, РУС – 4нче ГИМНАЗИЯДӘ ТЕЛЛӘР ФЕСТИВАЛЕ

3 март көнне Казанның 4нче кызлар гимназиясендә «Туган телем – дуслык теле» фестивале узды. Әлеге үзенчәлекле чарада «Ялкын» да булып кайтты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Ә менә бу мәктәптә әлеге фестиваль ел саен уздырыла. Әлеге фестивальдә шушында укучы төрле милләт вәкилләре чыгыш ясый. Катнашучылар  үзләренең телләре, милләтләре турында сөйли, туган телләрендә шигырь укый, җыр җырлый. Һәрберсе үз милли ризыкларын да әзерләп килгән.

Кызлар гимназиясендә нинди генә милләт вәкиле укымый икән. Араларында таҗиклар да, үзбәкләр дә, төрекләр дә, гарәпләр дә, руслар да, татарлар да бар.

Фестивальгә ничек әзерләнүләре турында кызларның үзләреннән сораштык. Мәсәлән, 6 сыйныф укучысы Зөһрә Зөфәрова – үзбәк кызы. «Үзбәкстанга ел да барам, анда әбием, күп туганнарым яши», - ди кыз.

– Бу фестиваль бездә ел да үтә. Аның аша бергә укучы кызларның милләтләре, милли традицияләре турында күбрәк беләбез. Гимназиябездә бөтен милләт вәкилләре дә дус-тату булып белем ала.

– Үзбәк телен шактый яхшы беләм, әмма үзбәкчә бик аз сөйләшенә. Өйдә генә күбесенчә үзбәкчә сөйләшәбез.

Таҗик кызы Әминә Джураева 10 сыйныфта белем ала. Ул Татарстанда туып-үскән:

– Фестивальдә үз туган телемдә шигырь сөйләдем, милли бию биедем. Минем әтием – таҗик, әнием – татар. Әтием кечкенәдән минем белән таҗик телендә сөйләште. Шуңа күрә таҗикча шактый яхшы беләм, - дип сөйләде кыз.

Айлин Айан – төрек кызы, 10 сыйныфта укый:

– Фестивальгә әзерләнә башлар алдыннан мәгълүмат тупладым. Әти-әниләрдән сораштырдым. Махсус видео төшердем, җыр әзерләдем. Гаиләдә милли йолаларны сакларга тырышабыз. Еш кына иртәнге ашны идәндә ашыйбыз. Үзем дә төрек милли ризыкларын пешерәм һәм бик яратып ашыйм, - диде Айлин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??