Логотип Идель
Бу – тема!

ЗАМАНА ҺӨНӘРЛӘРЕ: «ҺӘР САНТИМЕТР МӨҺИМ»

Кешенең киеменә карап каршы аласыңмы? Нәрсә кигәненнән чыгып, аның характерын әйтеп бирүне дә булдырасың инде әллә? Дәрестә утырганда дәфтәр читенә кием модельләре төшереп утырасыңмы? Алайса, әлеге язма синең өчен! Замана һөнәрләре белән танышуыбызны дәвам итәбез!

Нәрсә? Кайда? Кайчан?


Кием дизайнеры ( инг. «design» – ният, план, теләк, лат. «designare» үлчәү, билгеләү) – кием модельләренең эскизларын булдыру белән шөгыльләнүче кеше. Кием дизайнерларын ике төркемгә бүләргә мөмкин: үз эшләренең осталары һәм бу эш белән хобби буларак кына шөгыльләнүчеләр.

Кием дизайны төшенчәсе XIX гасыр ахыры XX гасыр башларында барлыкка килә, аның белән бергә беренче дизайнерлар да бу дөньяга «аваз сала». Инде шактый вакыт үтеп, әлеге һөнәр ияләре нинди генә кием тегеп бетермәүләренә карамастан, алар һәрчак яңалыкка омтыла, яңа идеяләре белән шаккаттыруларын дәвам итә.

Дизайнерның эше клиент белән сөйләшү, аралашудан башлана. Эш башында клиентның теләгеннән чыгып, эскиз төзелә, аннан соң кирәкле тукыманы эзләү, тегү башлана. Дизайнер сыйфатны тулысынча контрольдә тота, ул – эшнең башыннан ахырынача җаваплы кеше.

Дизайн – гаять вак, катлаулы эш, дизайнер һәрчак эзләнүдә. Моның өчен ул милли йолалаларны өйрәнә, башкаларның эшләре белән таныша, музей, күргәзмәләрдә һәм башка илһам алып булырдай урыннарда  була.

«Дизайнер буласым килә. Нәрсәдән башларга?»


1. Махсус әдәбият укы. Мода, дизайнер һөнәре турында китаплар бик күп. Мисал өчен Л.Конгдонның. «Твори целый день, Я.Франкның «Дневник дизайнера» һ.б.

2. Мода тарихын өйрән. Инде тарих тузаны астында калган кебек тоелган нәрсәләрдән дә үзеңә илһам алырга мөмкин.

3. Мода тарихын китаплардан гына түгел, фильм, тапшырулар аша да өйрәнеп була.

4. Дизайнерларның иҗаты белән таныш. Мода турындагы тапшырулар, дизайнерларның Интернеттагы битләре, журналлар сиңа дизайн белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр.

5. Зәвыгыңны үстер. Музей, күргәзмә, театрларга йөр, фильмнар кара. Илһам чыганагы эзлә.

Кайларда укырга?


1. Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты.

2. Казан илкүләм милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ).

3. Казан федераль университеты.

4. Казан технология һәм дизайн көллияте һ.б.

5. Дизайнга кисү һәм  тегү курсларында да өйрәнергә мөмкин.

Дизайнерга хас сыйфатлар:


- сабырлык;


- дөньяны башкача күрә белү;


- рәсем ясый белү;


- зәвыклылык;


- кешене тыңлый һәм аңлый белү;


- креативлык;


- аралашучанлык.



Уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:


«+»:


+ танылу мөмкинлеге;

+ югары хезмәт хакы;

+өйдән торып эшләргә мөмкин;

+танылган шәхесләр арасында танышлар булу;

«-»:


-           Еш кына клиент белән дизайнерның күзаллавы туры килмәскә мөмкин;

-           Кеше белән эшләү сәбәпле, еш кына аңлашылмаучанлыклар килеп чыга.

Вконтактедагы «че гуглит татар кызы»ннан күчтәнәч:


- как отучить әбине от фразы «яшьләр хәзер шундыйны кия?»


- ыспай киенү как последний писк моды


- окей гугл, кайчан тишек галуш кия торган вакыт җитә?


- әбинең күфәйкесен клубка киеп чыктым, когда пригласят на неделю моды?


- кайчан в моду войдет бәбәй итәк?







Наҗия Галимова: «Һәр сантиметр мөһим»


Кием дизайнеры, әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе – 8 ел.

- Ни өчен нәкъ менә дизайн? Бу юнәлештән китү тарихыгызны сөйләсәгез иде.

- Тугызынчы сыйныфта бездән инша язарга сорадылар. Бик озак уйлагач: «Мин сирәк булган, бу дөньяда үзенең эзен калдырып, кешеләргә максималь файда китерә торган һөнәр сайларга телим», – дип яздым. Һәр һөнәр кешелеккә файдалы булырга тиеш. Тора-бара рәссам булу теләгем көчәйде, Казан илкүләм милли тикшеренү технология университетына (КНИТУ-КХТИ) укырыга кердем.

- Кем ул дизайнер?

- Дизайнер рәссам, психолог, укытучы булырга тиеш. Үзен дизайнер дип атаган кешедә шушыларның берсе генә аксаса да, ул үз эшенең остасы булмаячак. Үзем кеше турында беренче 15 секундта ук нәтиҗәләр ясыйм: аның башына карауга, кем икәнлеген әйтеп бирергә мөмкин. Бик матур итеп киенеп тә, аяклар яисә башы аның чын йөзен сата ала. Шулай да, клиентларымны «бу миңа ошый», яки «бу миңа ошамый» дип бүлмим, уртак тел табып эшләргә тырышам.

- Һөнәрегезнең нинди җитешсез якларын билгеләр идегез?

- Бер генә начар һөнәр дә юк, ул гына да түгел: бер генә һөнәрнең дә тискәре яклары юк. Аларның барсын да кеше үзе уйлап чыгара. Еш кына минем белән була торган хәл: син искитмәле күлмәк тегәсең, клиент килә дә, «Мин аның зәңгәр ташлар белән бизәлүен теләмәгән идем», – ди. Синең хезмәтеңне ташлары ошамый дип бетереп ташлаулары бер дә сөендерми, әлбәттә. Тик яхшы дизайнер клиент аның яныннан бәхетле булып китсен өчен барысын да эшләячәк.

- Кечкенә чагыгызда музыка белән дә, рәсем белән кызыксынгансыз, язгансыз да. Болар барысы да иҗатыгызда нинди чагылыш таба?

- Җырчылар «Күлмәк кирәк» дип мөрәҗәгать итсә, мин алардан җырларын тыңлатуларын сорыйм, чөнки аларның нәрсә башкаруы костюмның нинди булачагына турыдан-туры тәэсир итә. Минем өчен һәр сантиметр – сәнгать, аларның һәрберсе мөһим. Бер клиентымның кечкенәдән туенда кызыл күлмәк киясе килгән, тик әнисе моңа каршы икән. Без чыгу юлын таптык: ак күлмәккә кызыл белән матур итеп бизәкләр төшердек.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев