Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЯРДӘМ: СЫНАЛГАН ҮЗТЕРАПИЯ ЫСУЛЛАРЫ

Сәлам! Яз безнең өчен, ни кызганыч, шатлыклы хәбәрләрдән башланмады һәм март аенда күпләр апатиягә, өметсезлеккә бирелде. Мин сезне аңлыйм һәм бу – нормаль күренеш. Әлеге очракта, миңа калса, үз хәлсезлегеңне, ачуыңны һәм кайгыңны кабул итә белү мөһим. Бу нык авыр, тик моңсулык дәрьясына чумып утыру файда китермәс, ә сезнең эшегез һәм, гомумән, сез үзегез бу дөньяга бик кирәк!

Минемчә, бу дөньяны яхшылыкка «өндәү»нең иң нәтиҗәле ысулы –тормышка карата үз мәхәббәтеңне проекцияләүдә! Ул яраткан эшеңне эшләү, якыннарыңа ярдәм итү белән бәйле булырга мөмкин.

Әлеге язмада шәхсән миңа ярдәм иткән үзтерапия ысуллары белән бүлешәсем килә, чөнки җир шарында күпме хәсрәт «яшәсә» дә, сезне үзегездән башка беркем дә коткара алмаячак.

Социаль челтәрләрдән баш тарту

Реаль тормыш белән digital-тормыш нык бәйле, алар үзара үрелгән дә сыман. Мәгълүмати шау-шу – борчылуның беренче һәм иң мөһим баскычы. Мәгълүмат күп һәм ул төрле, ышанычлы материалда да ялган булырга мөмкин, шуңа күрә әгәр дә сезгә социаль челтәрләрдән кабул ителгән мәгълүмат «агымын» контрольдә тоту авыр бирелә икән, бәлки үз аккаунтыңны вакытлыча «сүндереп» торырга һәм мессенджерларда эш, уку, шәхси тормыш белән генә бәйле чатларны калдырыргадыр? Мин үзем күптән түгел digital-тормыштан бераз «артта кала» башладым, һәм бу миңа нык ошады!

Руслар: «меньше знаешь – крепче спишь» диләр һәм 21 гасыр чынбарлыгында әлеге мәкальне мин болай аңлатыр идем: азрак белгән саен, паникага да азрак биреләсең :)

Инсайт: игътибарыңны күбрәк реаль тормышка юнәлткәндә, тирәнрәк сулый башлыйсың, күзләрең дә күбрәк күрә сыман.

Үз маршрутларыңны төзеп, шәһәр/авыл буйлап йөрү

Әлеге хоббины үзем өчен бер ел элек ачтым, баш миендә шәһәрнең шәхси картасы төзелгәч, бер биткә иң-иң яраткан җирләрне язып чыктым, аннан соң ул урыннардан «маршрут» төзедем.

Һәр территориядә кеше үзен төрлечә хис итә, өстәвенә, «территориаль тотыш» безнең менталь сәламәтлек белән бәйле. Шуңа күрә апатия, кайгы, нык борчылу вакытында үзегезне кайчандыр ирекле һәм бәхетле хис иткән җиргә барыгыз. Ул ниндидер парк, яисә ябык территория булырга мөмкин. Шәхсән минем психотерапия – «Бинхартс»та яисә «Пташка»да (кафе исемнәре) капучино эчү һәм аннан соң Лядской бакчасына балалар уйнаганына, яфракларның җилдә назлы һәм җиңел тибрәлүенә сокланып утыру.

Лайфхак: әгәр дә шәһәр буенча бернинди максатсыз йөрү сезгә ошамый икән, маршрутны «кечкенә максатлар» белән тулыландырырга мөмкин. Мәсәлән, почтага барып килү, инде күптәннән кичектергән эшләрне башкару.

p.s. Әгәр дә ул вакытта Римма Ибраһимованың «Яфрак төшкән иде юлга» җырын кабызсаң, тагын да рәхәтрәк булачак!

Төрле көндәлекләр алып бару

Бөтенләй моңсулык дәрьясына баткач, мин үзем өчен «көндәлекләр» илен ачтым. Башта рәхмәтләр көндәлеге алып бардым, һәр кич/иртә: «Мин бу көнгә ни өчен рәхмәтлемен?» дигән сорауга җаваплар яздым, аннан соң үзем өчен «нәни шатлыклар» көндәлеген алып бара башладым (көн дәвамында нәрсә сине шатландырды, шуның турында язу). Беренче көннәрдә көндәлек алып бару җиңел бирелә, аннан соң, гадәттә, бу эшне ташлыйсы килү теләге барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә әлеге шөгыльдә үздисциплина мөһим, кисәтәм!

Кемдер моны шундый мәгънәсез эш дип санарга мөмкин, тик көндәлек алып бару – киләчәккә юнәлдерелгән перспектива, сез аның файдасын вакыт узгач  яхшы тоярсыз.

Минимализм

Мин бәләкәй чактан  ук шопоголизм белән чирле кеше, миңа ниндидер вак-төяк әйберләр белән дә «саубуллашу» авыр бирелә, нык авыр... Тик, шәхси тәҗрибәм күрсәткәнчә, әйберләр азрак булган саен, үзеңне иркенрәк тоя башлыйсың. Бүлмәмне инде үзем өчен актуаль булмаган әйберләрдән бушаткач, шундый җиңеллек һәм табигый сафлык хис иттем.

Гардеробны «чистарту» һәм гомумән өй җыештыру, киемнәрне үтүкләү – болар барысы да монотон эш итеп күззаллана, тик бу шөгыльдә иң мөһиме –процесска тулысынча «чуму».

Паника һәм кайгы – бик авыр халәтләр һәм алардан чыгу юлы – ул эш, үзеңә кызыклы булып тоелган шөгыль табу! Яңа хобби, хәтта идән юу да «Тикток» карап утырудан күптән файдалырак.

Үзегез өчен «борчылу даирәсе» һәм «идарә даирәсе» чикләрен төгәл билгеләгез. «Борчылу даирәсе» – без йогынты ясый алмаган нәрсәләр: кризис, икътисад, сәясәт, кеше фикере һ.б. «Идарә даирәсе» – без контрольдә тота алган нәрсәләр. Мәсәлән: минем кәефем, сәламәтлегем, күнекмәләрем, гадәтләрем һ.б.

Борчылу даирәсен кечерәйткәч, сез идарә даирәсенә күпме энергия, көч азат итәсез, ә ул турыдан туры сезнең хәләтегезгә, эшегезгә йогынты ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев