Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ОПЕРАЦИЯ ҺӘМ «НАРКОЗ» ФИЛЬМЫ: ХИРУРГИЯ МОГҖИЗАЛАРЫ

«Хирургия һәм табиблар» дигәч, күз алдыгызга, зинһар, патологоанатом, реплантация ише куркыныч сүзләр, коточкыч мутацияләр, хастаханәнең суык идәннәрен, операция өстәлен китермәгез. Алардан үзем дә куркам, һәм шул сәбәпле монда сүз куркыныч әйберләр турында бармаячак.

Минемчә, медицина өлкәсе һәркемгә кызык. Бу һөнәр турында меңләгән фильм-сериалларның популярлыгыннан гына да аңларга була моны. Өстәвенә, дусларыңның яртысы диярлек «медта» укысын да, табиблар белән кызыксынма ди! Ихлас күңелдән әйтәм, мин – медицина өлкәсендә белгеч түгел, бары кызыксынучы гына. Мин үзем бармакны кире тегеп булганны да яңарак белгән кеше, шуңа бу операцияләр сезне дә уйланырга мәҗбүр итәр дип уйлыйм.

Артистлар олы сәхнәләрдә дә сүзләрен оныталар, ә монда...

«Дневник доктора Зайцевой» сериалын караганда иң истә калган кадр –пациент гитарада уйнаганда аның баш миендәге шешкә операция ясау. Гаҗәп. Кемдер локаль анестезиядән дә курка, ә монда синең ачык баш сөягеңә операция эшлиләр, үзең уен коралында уйный-уйный җырларга да тиешсең. Бәхеттән дә кайгыдан да җырлый адәм баласы, диясе килә. Артистлар олы сәхнәләрдә дә сүзләрен оныталар, ә монда... Бу процесс баш миенең интеллектуаль өлеше зыян күрмәсен өчен кирәк. Сериалда табиблар әлеге авыруга «ялгыш өлешне кисеп ташламас өчен, уяу бул», – дигәннәр иде. Бу сүзләрдән соң, гомумән, күзләрне ачасы килми! Бу ситуация сериал сценаристлары уйлап чыгарган әйбер түгел, ә чынбарлык. Мәсәлән, бер ир кеше шулай операция өстәлендә ятканда «Beatles» уйнаган, һәм табибларга уң кулы тыңламый башлаганын һәм башка үзгәрешләрне әйтеп барган.
Шулай ук операцияләр белән бәйле тагын бер фильм – «Наркоз». Бик эмоциональ фильм, карарга киңәш итәм. Яшь егетнең йөрәгенә операция ясыйлар. Наркоз вакытында аның тәне селкенми әмма аңы уяу, ягъни ул табибларның һәр пычак төрткәннәрен сизә, аларны ишетә, ләкин берни эшли алмый. Тагын бер фобия өстәлде. Медиклар, бу реаль була аламы? Нейросеть бу халәтне «анестезиологический пробел» ди.

Үз-үзеңә операция ясау

«Хирурглар күп очракта туганнарына операция ясамый», – дигән сүзләр йөри, әмма беркем дә үз-үзенә ясарга ярамый дигән сүз әйтми. Очкыч командиры үзе самолетта пасажир булып оча алганны, нишләп табиб үз-үзен дәвалый алмасын ди? Бу процесс ничек үтә соң? Иң беренче тапкыр 1921 елда Эван Клейм исемле хирург үзенә локаль анестезия белән аппендиксына операция ясый. Әлбәттә, әлеге эксперемент вакытында аның янында калган табиблар, шәфкать туташлары да була. 11 елдан соң ул бүсеренә дә үзе операция ясый. Ике очрак та уңышлы уза, хезмәттәшләре әйтүенчә, аның процесста сөйләшеп, көлешеп алырга да көче калган булган.

Кеше эчендәге кешегә операция ясау

Сәер яңгырый әйме? Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлагансыздыр инде. Авырлы Кери Маккартнига карынындагы 7 айлык баласында яман шеш булуын әйтәләр. Һәм эченнән баланы 80% алып (иңсә һәм башына тимичә) операция ясыйлар. Бу операцияне тиз дә ясарга кирәк булган, әмма барысы да яхшы тәмамланган. 10 атнадан соң бала сау-сәламәт туган.

Тагын бер гаҗәеп операцияләрнең берсе – баш миенең яртысын гына калдыру (гемисферэктомия). 9 яшьлек Кэмерон Мотт исемле кызда Энцефалит Расмуссен чире булганлыктан, аның баш миенең уң як ярымшарын алалар, мондый очракларда сул як ярымшар уңының функциясен дә үзенә ала, моның ни рәвешле эшләвен әлегә медицина галимнәре үзләре дә төгәл аңлата алмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев