Логотип Идель
Бу – тема!

"ҮЗ ЮЛЫМ": ЯҢА ЮЛЛАР ЯРАБЫЗ /җиңүчеләр/

«Үз юлым – Своя строка» дигән бәйгене моннан берничә ай элек, төгәлрәк әйтсәк, 2016 елның ноябрендә яшь язучылар турында уйлап, игълан иткән идек. Әле иҗади конкурс-лаборатория «Ялкын» журналы редакциясе, «Калеб» яшьләр җыены, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан, Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыяте, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты ярдәме белән оештырылды. Бәйгенең төп максат – татар милләте өчен чын иҗатчылар, яңа энҗе бөртекләре әзерләү. «Ялкын» журналы ярты елга якын яшь язучылар белән эшләде, әдәбиятта яңа буын тәрбияләүгә үз өлешен кертте. Бәйге барышы белән журналыбыз битләрендә дә, сайтта да танышырга мөмкин булды.

Конкурс-лабораториядә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар һәм аларның беренче үрнәк әсәрләрен кабул итеп алдык. Шул әсәрләр нигезендә, һәр катнашучыны махсус остаханәләргә билгеләдек. 2 апрель көнне конкурс-лабораториянең киләсе этабы башланды.

Бәйге шартларын төгәл үтәгән 33 кеше Казанга язучы-остазлары белән очрашуга җыелды. Көн дәвамында 4 остаханә эшләде, яшь язучыларның эшләре бәяләнде, идеаль әсәр язу буенча киңәшләр бирелде.



Апрель дәвамында яшь иҗатчылар атна саен онлайн рәвештә остазлары белән күрештеләр, яза башлаган хикәяләрен укыдылар һәм хаталарын төзәтәттеләр. Нәтиҗәдә, конкурс-лабораториядә катнашучыларның яңа иҗат җимешләре барлыкка килде.

Май башында казыйлар шурасына 30 хикәя тәкъдим иттелде. Конкурс-лаборатория шартлары буенча бер 1нче урын билгеләнергә тиеш иде. Тик бик озак бәхәсләрдән соң, 1нче урынны быелга буш калдырга хәл ителде. Бу катнашучылар өчен зур стимул, яңа әсәрләр язарга, камилләшергә этәргеч булыр дип өметләнәбез. Тик казыйларны куандырырлык эшләр бик күп иде. Шуңа күрә 2нче һәм 3нче урыннарны үзара 6 катнашучы бүлеште.
2нче урын: Вәлиева Регина, Акбирова Назлыгөл, Сабитова Зилә

3нче урын: Рәфидә Галимҗанова, Альбина Хәйруллина, Гүзәл Әхмәтгәрәева.

Бүләкләү танатанасына килгән бер генә катнашучы да буш кул белән китмәде. Һәркемгә «Ялкын»бүләкләре һәм катнашучы таныклыгы тапшырылды.

[gallery columns="1" size="large" ids="15890,15892,15889,15891,15893,15894,15895,15896,15897,15898,15899,15900,15901,15902,15903,15904,15905,15906,15907,15908,15909,15910"]

«Үз юлым – Своя строка» конкурс-лабораториясе җиңүчеләренең һәм катнашучыларының эшләре белән киләчәктә дә «Ялкын» журналы битләрендә һәм сайтта танышып бара алачаксыз.

Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев