Логотип Идель
Бу – тема!

«ҮЗ ЮЛЫМ» АКТАНЫШТА ТАБЫЛА!

«ЯЗМЫЙЧА ТОРА АЛАСЫҢ ИКӘН, ЯЗМА. ТИК ТОРМЫШЫҢНЫ ИҖАТТАН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ АЛМАСАҢ, ҮЗЕҢНЕ ҺӘМ КАЛӘМЕҢНЕ ТЫЙМА! ЯЗ!»



Хәтерләсәгез: узган ел «Үз юлым – Своя строка» бәйгесен шундый сүзләр белән башлап җибәргән идек. Ә сезгә – яшьләргә шул гына кирәк булган икән дә бит. Берничә айга сузылган кызу эштән соң берьюлы 33 яшь иҗатчыга яңа юллар ачылды.

Бу бәйгенең, һичшиксез, үзебезнең яхшы гадәтебезгә әйләндерергә кирәк дип уйладык та, II «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясен игълан итәргә булдык.

«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, махсуслаштырылган урта белем, югары белем бирү йортлары студентлары һәм яшь авторлар арасында уздырыла. Бәйгегә 14-25 яшьлек иҗатчыларның эшләре кабул ителә. Оештыручыларның төп максаты – бүгенге прозага кызыксыну уяту, әдәби иҗатка тарту, татар телле әдәбиятны үстерү.

Бәйге «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Ялкын» журналы редакциясе» һәм Актаныш муниципаль районы белән бергәлектә, шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан китап нәшрияты ярдәме белән оештырыла. II «Үз юлым – Своя строка» быел, дөрестән дә, иҗади лаборатория рәвешендә уздырылачак.






Әгәр бәйгедә катнашып үз көчеңне сынарга, бәлки инде узган елгы тәҗрибәне кабатларга, тагын да зуррак уңышка ирешергә теләсәң, иҗади эшеңне yalkin@bk.ru адресына юлларга ашык! Үзең иҗат иткән проза әсәрләрен А4 форматындагы 1дән 30га кадәр бит, 1,5 интервал, Times New Roman шрифты, 14нче кегль таләпләренә туры китерергә онытма. Текстлар татар телендә кабул ителә.







II «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе быел 3 этаптан торачак:


I этап: 2018 елның 1нче май – 15нче июнь аралыгы, иҗади эшләр yalkin@bk.ru адресы буенча «ҮЗ ЮЛЫМ» темасы белән кабул ителә. Конкурс эше белән бергә яңа язылачак әсәрегез турында кыскача мәгълүмат, булачак әсәрегезнең эчтәлеген (лонглайн) язып җибәрергә кирәк.

II этап: 2018 ел, 15-25нче июнь, текстлар остазлар тарафыннан сайлап алына, һәр катнашучы аерым остаз язучыга билгеләнә. Бөтен шартларын да үтәп, гариза җибәргән һәркем III турга үтә.

III этап: 1-4 июль, 2018 ел, финалга узган 10 катнашучы Актаныш муниципаль районында узачак иҗади лабораториягә чакырыла, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, яңа проза әсәре яза. 4 эш көне нәтиҗәсе буенча бер Гран-при һәм 3 призлы урын билгеләнәчәк.

Җиңүчеләрне һәм финалистларны онытылмаслык 4 көн һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Әйдә, дустым, иҗади юлыңны бергәләп эзлик!






Почтага иҗади эшләр белән бергә катнашучы гаризасын тутырып җибәрергә кирәк.
Гариза үрнәге түбәндәгечә:


[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/05/GarizaSvoyaStroka.odt.docx"]


I «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе турында фото, видео, җиңүчеләр һәм конкурсантларның эшләре белән танышыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев