Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ КУЛЛАРЫМ БЕЛӘН: СЛАЙМ ЯСЫЙБЫЗ

Беркөнне сеңлем минем янга килде дә: «Апа, әйдә слайм ясыйк әле», – ди. Дөресен генә әйткәндә, «слайм» сүзен гомеремдә беренче тапкыр ишетүем иде. Баксаң, ул инде әллә кайчан «сезон хиты» булып өлгергән икән.

«Слайм» яки, гади генә итеп әйткәндә, «лизун» антистресс уенчык икән ул. Беренче слаймнарны 1976 елда «Mattel» компаниясе чыгара башлаган. Үзенең тышкы кыяфәте һәм йомшак текстурасы белән слаймнар сатып алучыларда кызыксыну уяткан. Әлбәттә, бүгенге көндә балалар һәм хәтта олылар арасында да зур популярлык яулаган әлеге уенчыкны кибеттән сатып алып була. Тик аны үз кулларың белән өй шартларында ясауга ни җитә?!

Слаймны өй шартларында әзерләүнең 3 ысулы:

  1. Җилем (клей) нигезендә ясалган слайм


Кирәк булачак:

– ПВА җилене (50 г чамасы)

– сода (1 аш кашыгы)

– су (100 мл)

– буягычлар (монысы инде билгеле бер төс кертер өчен)

Кирәкле суның яртысын клей белән болгатабыз, шунда ук буягычны да кушабыз. Ә калган суда соданы эретәбез һәм ике массаны бергә кушабыз. Антистрессыбыз әзер!

  1. Пластилин нигезендә ясалган слайм


Кирәк булачак:

– пластилин (100 г чамасы)

– желатин (1 кап)

– су (50 мл)

– куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү (газ белән эшләргә туры киләчәк)

Желатин өстенә салкынча су салып, аны берәр сәгатькә читкә алып куябыз. Аннары шушы массаны, газга куеп, кайнап чыгарлык дәрәҗәгә җиткерәбез дә салкынчарак урынга озатабыз. Пластилинны су парында тулысынча эретеп бетерәбез дә ике массаны бергә кушабыз. Һәм менә безнең слайм әзер дә булды!

  1. Шампунь нигезендә ясалган слайм


Кирәк булачак:

– шампунь (100 мл)

– су (100 мл)

– крахмал (200 г)

– буягыч (монысы артык мөһим түгел)

Бер савытта крахмалны су белән кушып, төерләре беткәнче яхшылап болгатабыз. Аннан шушы массага шампунь һәм буягычны салабыз. Әзер слаймны, өстен каплап, 12 сәгатькә суыткычка озатабыз. Бу ысул иң җайлысы, минемчә!




Слайм ясау ысуллары бик күп. Интернетта ниндиләре генә юк аның! Мин исә составына зарарлы химикатлар кермәгәннәренә генә игътибар итәргә тырыштым. Гади уенчык кына булса да, сак булырга тырышыгыз!

Лилия Гыймазова, Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев