Логотип Идель
Бу – тема!

ЮТУБ КАҺАРМАННАРЫ: СИКЕРӘ ТОРГАН КЫЗЛАР

Җәй узып та китте. Кайсыгыз нинди истәлекләр, хатирәләр туплап өлгерде? Фото һәм видео бер якта торсын. Җәй айларының иң-иңнәре тез-терсәк, маңгайда эз калдыра бит ул. Бу юлы шундый батырлык билгеләренә сәбәпче булган иң популяр видеоларга тукталырга булдык.

Интернет челтәрен айкап чыккач, махсус сезнең өчен иң-иң актуаль язмалар рейтингын төзедек. Кызык булса, ссылкалар аша кереп, карап чыгыгыз.

4НЧЕ УРЫНДА


4нче урында – атынчыктан егылып төшүләр. Кем генә атынырга яратмый икән? Шәхсән минем 30 секунд эчендә үк башым әйләнә башлый. Әйе-әйе, гади атынчыкларда да, шуңа артык мавыкмыйм. Ә менә бу язманың төп герое җирнең тарту көче турында онытып җибәргән, күрәсең. Физика кануннарының тормышта бик кирәкле икәнен дәлилләгән күренешләрдән шул аңлашыла, авырлык ноктасы (центр тяжести) шактый файдалы әйбер. Атынчыкта атынганда авырлыкның бар якка да тигез төшүе мөһим, юкса егылып төшәргә дә күп кирәкми. Әлеге видео моны тагы бер тапкыр дәлилли. Ярый әле амплитудасы зур түгел, төшүнең нәтиҗәләре моңсурак булырга да мөмкин иде бит!

[embed]https://youtu.be/sSIRCa0eYC0[/embed]

3НЧЕ УРЫНДА


Биредә тарзанка белән мавыгучыларның видеолары тупланган. Күбесе тиешле урынга барып җитә алмый. Нигә? Чөнки көчләре җитәрлек түгел, ә белемләре тагы да сайрак. Беренчедән, мондый трюкларны өлкәннәр белән бергә генә башкарырга ярый. Икенчедән, энергия кануннарын истән чыгармаска кирәк. Сез билгеле бер көч белән этелеп китәсез. Импульс исә сезне тиешле урынга юнәлтә, әгәр кулны иртәрәк җибәрсәгез – җиргә очып төшәчәксез, Соңга калсагыз, тарзанка кире алып китәчәк.  Өченчедән, тарзанкада тән авырлыгының да артуын онытмаска кирәк. Җиргә иң якын ноктада тизлек һәм энерция көчегез максималь була, шуңа тән авырлыгы өч тапкырга артырга мөмкин. Күпме генә күккә ашкынсагыз да, җир сезне барыбер үзенә тарта, әгәр мускулларыгызга ышанмасагыз, артык мавыкмагыз. Оятка калуыгыз, яралануыгыз да бар!

[embed]https://youtu.be/NZMgajLhICI[/embed]

2НЧЕ УРЫНДА


Биредә шулай ук авырлык ноктасы турында онытып җибәргәннәр. Ә бит физика юләрлекне гафу итми. Кайбер вакыт батырлык белән генә җиңеп чыгып булмый. Әгәр роликларны үз итәргә теләсәгез, ышкылу көче (сила трения) турында истә тотыгыз. Роликлар аны азалта, ә сезнең үз тәнегезне авырлык ноктасына перпендикуляр тота алмавыгыз исә егылуыгызга сәбәп була.

[embed]https://youtu.be/thkBK7YkS7I[/embed]

1НЧЕ УРЫНДА


Ә беренче урында батутта сикерүче бала-чагалар чыгарган бәла-казалар! Биш кыз күңелле итеп вакыт уздырырга уйлый. Сикерәләр, сикерәләр... һәм берсе чыгып оча. Әйе, куркыныч та түгел кебек. Ләкин шуны онытмыйк, батутта берничә кеше сикерсә, кинетик энергия арта, соңгы төшүчегә максималь энергия бирелә, әгәр ул перпендикуляр төшмәсә, батут аны тышка чыгарып атачак. Кыскасы, иң күңелле уен да моңсу тәмамланырга мөмкин, ә батырларны яра бизи дигән сүзгә турыдан-туры ышанырга кирәкми.

[embed]https://youtu.be/_2ZEkLShNKc[/embed]

Эльвира Һадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев