Логотип Идель
Бу – тема!

ЮЛЛАРЫГЫЗ УҢ БУЛСЫН: ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ӨЧЕН ТАТАРЧА КОТЛАУЛАР

Матур күлмәк, прическа, фотосессия, вальс бию... Болар барысы да чыгарылыш кичәләре белән ассоциацияләнә. Котлауларны онытырга ярамый! Чөнки ансыз кичәнең рәсми өлеше бармый. Ярдәмгә - «Ялкын» килә!




Парталар артында калдылар,
Калдылар балачак еллары
Аттестат – кулларда,
Зур тормыш чакыра
Сезне зур, җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын!






Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште сезне беркөн
Яналыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп життегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз,
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак унай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә, укучылар,
Калабыз без шушы теләктә.







Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,
Безнен йөзне, туган ил йөзен,
Онытмагыз, һәрчак көтә сезне,
Әти-әниләрегезнеӊ нигезе.


Көтә сезне яңа дөнья,
Олы тормыш сукмагы.
Авырлыклар чыкса әгәр,
Бернидән курыкмагыз.


Ата-ана хакы бик зур,
Онытмагыз үзләрен,
Һәрвакыт та истә булсын,
Алар әйткән сүзләре.


Гыйлем туплау җиңел түгел,
Һаман алга барыгыз.
Ни очраса да юлыгызда,
Кеше булып калыгыз!






Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.


Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.


[caption id="attachment_36359" align="aligncenter" width="1180"] Ринат Нәҗметдинов фотосы[/caption]




Күңелкәең һәрвакытта чиста, пакь булсын.
Балакаем, намускаең сөттән ак булсын.


Явызлыкның, алдашуның оеткысы
Ул ак сөтне тапламасын, керсез, саф калсын.


Шуны бел син: зур бәхеткә
Озын, тайгак юллар китерер.
Син бит - минем төзеп китәр,
Матур киләчәккә илтер, алтын күперем.






Кабатланмас мәктәп елларыгыз –
Алар инде артта калалар.
Очар кошлар кебек оягыздан
Сез дә китәсез бит, укучылар.


Мәктәп сукмаклары артта кала,
Көтә яңа юллар, калалар.
Алда сезне олы сәфәр көтә,
Юлыгыз уң булсын, укучылар.


ТАГЫН ДА КҮБРӘК КОТЛАУЛАР – БИРЕДӘ!

[caption id="attachment_36358" align="aligncenter" width="1180"] Ринат Нәҗметдинов фотосы[/caption]



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев