Логотип Идель
Бу – тема!

ЮЛДА НИЛӘР БАР ИКӘН: ЮХИДИ ЙОМГАК ЯСЫЙ

2018 елда Татарстанның 17 районында юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле төп күрсәткечләрне киметә алганнар. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең йомгаклау коллегиясе вакытында билгеле булды. Юлдагы вазгыять канәгатьләнерлек, дип белдерде республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.

Саннар ни сөйли?


Ел дәвамында Татарстанда 4580 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, алар 377 кешенең үлеменә сәбәпче булган. Юлда җәрәхәт алучылар саны 5651 кешегә җиткән.

Чын хакыйкать чагыштыруда туа, диләр бит. Юл сагындагылар да һәлакәтләр санын алдагы ел белән чагыштыра: барлык төп өч күрсәткеч – һәлакәтләр, үлүчеләр һәм җәрәхәт алучылар санының да кимүе күзәтелә. Бер генә мисал: 2018 елда алдагысына караганда һәлак булучылар саны 49 кешегә кимегән.

– Һәлакәттә үлүчеләр саны кимү темплары Россия төбәкләре арасында иң югарысы, – диде Ленар Габдрахманов. – Юлда үлүчеләр саны 2013 елдан бирле тотрыклы рәвештә кими. Ул вакыт белән чагыштырсак ике тапкыр диярлек кимү күзәтелә. Һәлакәттә 100 мең кешегә туры килгән үлүчеләр саны, ягъни “социаль куркыныч” дигән төшенчә бар. Татарстанда бу сан (9,68) Идел буе төбәкләре арасында иң түбәне.

“Кызыллар” исемлеге


Татарстанның 10 районында һәлакәт белән бәйле барлык төп күрсәткечләр дә үскән. “Кызыл районнар” исемлегендә – Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Саба һәм Чирмешәнне күрәбез. Моннан тыш 7 район Актаныш, Баулы, Балтач, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Сабада үлем очраклары арткан.

Әлеге исемлеккә эләккәннәр арасында иң күп юл-транспорт һәлакәте – Лаешта (86), үлүчеләр саны Питрәчтә (20) теркәлгән.

Белеп тору өчен


Татарстан юлларында киң таралган һәлакәт төрләре – бәрелү (44 %) һәм җәяүлене бәрдерү (33 %). Барлык күңелсез хәлләрнең 77 %тан артыгы, җәрәхәт алучыларның 735ы шәһәр һәм торак пунктларда теркәлгән.

Ә торак пунктлардан читтә булган һәлакәтләр – куркынычрак. Барлык үлүчеләрнең 68%ы – авыл һәм шәһәрдән читтә булган һәлакәткә юлыгучылар.

Юл һәлакәтендә гаеплеләрнең 76%ы – ир-атлар, 24%ы хатын-кызлар.

Тирәнтен анализ шуны күрсәтә: үлем очрагы белән бәйле һәлакәттә гаепленең якынча портреты болайрак – йөртү стажы 3-7 ел булган 30-40 яшьлек ир-ат. Республикада үлемгә китергән һәр дүртенче һәлакәт шундыйлар гаебе белән килеп чыккан.

Тагыне бер факт: җәрәхәт алучылар булган һәр 11нче һәлакәт Татарстанда яшәмәгән йөртүче аркасында килеп чыккан.

Җомга көнне юлда аеруча сак булыгыз: һәлакәтләрнең 16%ы шул көнне теркәлә. Иң күп очрак – 16:00-18:00 сәгатьләрдә. Ә иң авыр зыян китергән һәлакәтләр төнге 1дән иртәнге сәгать 5ләргә кадәр булган.

Җәяүле сак бул!


Юлда үлүчеләрнең өчтән бере – җәяүлеләр – 111 кеше! Андыйларның 51 %тан артыгы 50 яшьтән өлкәнрәкләр.

Балаларны да кайгыртыйк: 2018 елда 10 яшькә кадәрге – дүрт, 10-20 яшьлек алты җәяүле һәлак булган. Гомумән алганда, ел дәвамында Татарстан юлларында 18 баланың гомере өзелгән.


Нишләргә?


ЮХИДИ идарәсе җитәкчесенең юлдагы вазгыятькә “канәгатьләнерлек” билгесе куюы башкарасы эшләрнең күп булуы хакында кисәтә. “Бишле” билгесе алу өчен 2030 елга юлларда үлем очрагын тулысынча юкка чыгарырга кирәк булачак. Россиядә кабул ителгән 2018-2024 елларда юл хәрәкәте иминлеге Стратегиясенең төп максаты шундый.

– Төп максат – 2024 елга үлем очрагын ике тапкырга киметеп, 116 очрактан да арттырмаска кирәк, – ди Л.Габдрахманов. – Моңа төрле профилактик чаралар, һәлакәт очраклары күп булган урыннарда махсус җайланмалар санын арттыру, инспекторларның тагын да уяулыгы һәм башка күп кенә эшләр хисабына ирешеп булачак.

Интернет та булыша


Юлда иминлек булдыру, һичшиксез, анда катнашучы һәр кешенең уртак бурычы булырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе сүзләренә караганда, “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы киңрәк кулланыла башлаган. Бу инде юл кагыйдәләрен бозуны киметү эшендә киң җәмәгатьчелеккә актив катнашырга мөмкинлек бирә. Әлеге кушымта эшкә җигелгән вакытта юл кагыйдәләрен бозу очраклары буенча видеолар 7 категория буенча гына кабул ителсә, хәзер аларның саны 16га җиткән. Шул рәвешле ел дәвамында Дәүләт автоинспекциясенең җаваплы затлары кушымта аша 48 меңнән артык эш караган.

Халыкның битараф булмавы юлдагы күңелсезлекләргә дә нокта куя. Әйтик, социаль челтәрләрдә ВАЗ-2106 автомобиле түбәсендә пассажирлар йөрткән, ә икенче бер очракта машинага бау белән тагылып йөрүче ике сноубордчының видеосы пәйда булды. Гаеплеләр табылган, җәзасын алганнар...

Йомгак урынына


Татарстан ЮХИДИ идарәсендә узган йомгаклау коллегиясендә ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин да катнашты. “Статистикада уңай якка үзгәреш күзәтелә. Шулай да эшләр күп әле...” – дип башлады сүзен министр. Утырышта “кызу” өлешенең башлануы иде бу. Әмма анысы каләм әһелләре өчен ябык ишекләр артында узды. Хәер, монысы инде бөтенләй башка тарих...

Фәрит Салихов
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев